Туганайлар

Бетмибез без!

Газетабызның 7 нче санында (14 апрель 2016 ел) "Зәй конференциясеннән соңгы уйланулар" дигән язма басылды. Язманың авторы Василий Васильевның үзенә шалтыратучылар да, редакциягә шалтыратучылар да, сайтта үз фикерен калдыручылар да шактый булды. Комментарийларның күбесендә, анда язылган фикерләрне хуплауларын, дәлилләр белән килешүләрен белдерсәләр, сайтка кергән бер укучы, автор белән килешмәве турында...

Газетабызның 7 нче санында (14 апрель 2016 ел) "Зәй конференциясеннән соңгы уйланулар" дигән язма басылды. Язманың авторы Василий Васильевның үзенә шалтыратучылар да, редакциягә шалтыратучылар да, сайтта үз фикерен калдыручылар да шактый булды. Комментарийларның күбесендә, анда язылган фикерләрне хуплауларын, дәлилләр белән килешүләрен белдерсәләр, сайтка кергән бер укучы, автор белән килешмәве турында гына түгел, ә керәшен дигән халыкның бөтенләй булмавы турында язып куйган иде.

Менә ул комментарий:

Алим 2016 04 12 20:13

Телсез халык (нация) булмый. Эшләпә киеп кенә, үзең телсез булсаң, халык булып булмый шул. "Керәшен" дигән нация (халык) юк һәм булмаячак та. Киләсе переписьта керәшеннәр булмаска да мөмкин - урысларга әйләнеп бетеп баралар. Безнең күршеләребез керәшеннәр булсалар да, әбидән башкалары, берсе дә татарча (пусть булсын керәшенчә), бер сүз дә әйтү түгел, аңламыйлар да...

Әлеге комментарий белән танышкач, мәкаләнең авторы - Василий Васильев газета аша Алимга җавап бирергә булган. Түбәндә аның җавабын урнаштырабыз.

Без бит менә - исән

Киләсе перепись вакытында керәшеннәр булмаска да мөмкин, дисез Сез, Алим әфәнде! Ә кем аркасында соң алар үткән переписьлар вакытында керәшен булып языла алмадылар? Уйлап карагыз әле. Тел белмәгән өчен түгел, ә авыллары-авыллары белән, өстәгеләр кушканга, аларны татар дип язып чыгып киттеләр бит. Дөрес, кайберәүләр, карап торып, үзләрен керәшен дип яздырттырды. Тик аларны да карандаш белән генә билгеләп куйдылар. Кайсы гына авылга килеп, урамда очраган кешедән сорасаң да, үз авылында күпме кеше яшәгәнен, алар арасында күпмесе керәшен икәнен әйтеп бирә ала. Без үзебез ирле-хатынлы һәм тагын бер кызыбыз гына керәшен булып язылдык. Калган ике малаем белән бер кызым - Чаллыда, Зәйдә, Лениногорскида яшәгәннәре, перепись белән йөрүчеләр керәшен дип язмагач, үзләрен рус итеп яздырдылар. Моңа алар гаеплеме?

1926 елда халык санын алганда, Татарстанда 9904 (керәшен бессермен, нагайбаклар белән бергә - 120 мең) керәшен, 900 мең мишәр, 26 мең татар теркәлгән.

"По данным Центрального отдела кряшен Наркомнации РСФСР, общая численность в 1920 году было около 350 тысяч человек кряшен", - дип язылган "Образование Татарской АССР. Сборник документов и материалов" исемле җыентыкта ( Казань, 1963, с.180. Приложение 4).

Төрки телләр төркеменә керүче христиан динендәгеләр арасында сан ягыннан иң күбесе - чуашлар. Алар - 2 миллионга якын дип исәпләнә. Керәшеннәр саны, хәзерге вакытта төгәл билгеле булмаса да, 700 мең тирәседер, дип исәпләргә була. 1920 елларда 350 меңләп керәшен булгач, алар бит инде, башка халыклар кебек үк, ишәйгәннәрдер, ә 18 меңгә калып, үлеп бетмәгәннәрдер. Без бит менә - исән!

Салават Фәтхетдинов бер очрашуда: "Татарстанда татар булу җиңел, башка җирдә татар булып кара син," - дигән. Чөнки күп җирдә татар атамасы яман мәгънәдә кулланыла. Төркиядә яшәүче татарлар үзләрен шимал төркие (төньяк төркие) я Казан төркие дип йөртә. Татар сүзеннән ясалган "татарчик" исеме Төркиядә кан эчүче черкине аңлата. Андый черки тешләүдән эләккән бизгәкне дә "татарчик авыруы" диләр. Финляндиядә яшәүче татарлар да финнәргә үзләрен "Казан төрекләре" дип күрсәтәләр. Үзләренең татар түгеллекләрен аңлатып, "Казан төрекләре кемнәр?" дигән китап та бастырып чыгарганнар. Финляндиядә татар дип чегән халкын атыйлар.

Менә шулай, Алим әфәнде. Без, керәшеннәр, берничек тә татар исеме белән йөртелә алмыйбыз. Чөнки татарларга да бу атама ялгыш кына бирелгән. Без үзебез генә булып кала алабыз. Сез әйткәнчә, бетәргә дә җыенмыйбыз әле. Ә телебез бетүгә борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бу - ике халык өчен дә уртак "боль". Татарлар арасында да, керәшеннәр арасында да балаларына туган телләрен өйрәтмәүче әти-әниләр гаебе ул. Моны инде бергәләп төзәтергә кирәк.

Хөрмәт белән,

Василий Васильев, Зәй районы

Федоровка авылы тумасы

Урыс икәнсең урыс, татар икәнсең татар бул!

"Алим иптәш! Сез язган комментарийны укыгач, мин дә үз фикеремне әйтергә булдым.

ТОЦ (Татар иҗтимагый үзәге) күтәрелгән елларны мин дә, Мирсәет исемле бер танышым да ТОЦ утырышларына йөрдек. Шулай сөйләшеп утырганда, әлеге иптәшем урысларны сүгепме-сүгә. Алар гына безне шушы хәлгә калдырды, алар гына безне, халык буларак, бетерде, ди. Тыңлап утырдым да: "Син кеше белән танышканда, үзеңне кем дип таныштырасың әле? Михаил Михайлович, дипме? Үз исемеңне үзең яшерәсең. Өеңдә татарча сөйләшәләрме? Балаларың туган телдә аралашамы? Ә әниең нинди телдә сөйләшә? Урысча беләме ул?"

"Өйдә русча гына сөйләшәбез. Әнием авылда, ул татарча гына сөйләшә. Балалар әбиләре белән аралашы алмый - бер-берләрен аңламыйлар," - ди Мирсәет.

"Соң үзең һич югы өеңдәгеләргә ана телеңне өйрәтмәгәч, безнең бәлагә башка халыклар гаеплеме инде," - дип сорыйм. Эндәшми.

Телне югалтуыбызга да, гореф-гадәтләребезне санга сукмавыбызга да, катнаш никахлар төзүебезгә дә бары үзебез генә гаепле. Бөтен нәрсә семьядан тора.

Ә менә перепись вакытында керәшен булып язылу-язылмау мәсьәләсе бездән тормады. Халык санын исәпләүгә тартылган хезмәткәрләр дә, җирлек башлыклары да моны бик яхшы белә. Хәер, моны Сез үзегез дә беләсез. Керәшеннәрнең барлыгын, татарлардан үзгә булуларын күрү өчен керәшеннәр белән якыннан аралашу җитә. Моның өчен тарих китабы битләрен актарырга кирәк түгел. Анда барыбер дөресен язмыйлар.

Алим иптәш! Сез - татар икәнегезне, без - керәшен икәнебезне, руслар - рус икәнлекләрен онытмыйлар, үткәннәрен, туган телләрен кадерләп саклыйлар һәм, күкрәк киереп, мин - шул, шул халыктан, дип әйтәләр икән, халыклар үзара дус, тату яшәячәк, бер-берләрен хөрмәт итәчәк. Үзебезнең гаепне башкаларга аударсак, билгеле, бу хәл җүнлегә илтмәячәк. Киләсе перепись вакытында керәшеннәр үзләрен башка халык итеп яздырмасын өчен, өстәгеләрнең дә безне танулары кирәк. Без шуңа өмет тотабыз".

Александр Ермаков, Зәй шәһәре

Тагын укы:

Зәй конференциясеннән соңгы уйланулар

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: