Туганайлар

Бер күрешү- бер гомер

Туган якка кайттым әле менә, Сагындырган читтә гел йөреп. Хатирәләр уяу, һәр тыкрыктан Балачагым чыга йөгереп... Барыбызга да таныш бу җыр. Аны тыңлаганда, хатирәләр яңара, тамак төбенә төер утыра, күзләргә яшь тула. Бу әле безгә - гомер буе туган авылында яшәгәннәргә шулай. Ә читтә гомер кичергәннәр нишли икән бу җырны...

Туган якка кайттым әле менә,

Сагындырган читтә гел йөреп.

Хатирәләр уяу, һәр тыкрыктан

Балачагым чыга йөгереп...

Барыбызга да таныш бу җыр. Аны тыңлаганда, хатирәләр яңара, тамак төбенә төер утыра, күзләргә яшь тула. Бу әле безгә - гомер буе туган авылында яшәгәннәргә шулай. Ә читтә гомер кичергәннәр нишли икән бу җырны тыңлаганда?! Бигрәк тә туган авылында кайтыр нигезе беткән, әти-әниләре күптән бакыйлыкка күчкәннәргә? Әгәр инде үзең дә алтмышның, җитмешнең, хәтта сиксән-туксанның да теге ягында булсаң? Ә күңел бит һич картаймый, ул һаман да шул ук бала, шул ук үсмер, шул ук яшь-җилкенчәк булып кала. Ә авылга кайтасы, балачак үткән Ык буйларын, яшьлек узган урамнарны күрәсе килә. Дус-ишләр, авылдашлар белән бер күрешеп сөйләшәсе килә. Авылыннан читкә чыгып киткән, чит якларда яшәп, гомерләре шунда үткән күпме кешенең яшерен хыялыдыр бу. Бик теләсәң, хыяллар тормышка аша, диләр. Чыннан да, шулай икән.

Ике авылдаш-классташ Архипов Борис белән Чернова Галина, сабантуй бәйрәмендә очрашкач: "Эх, гомер бик тиз үтә, бөтенең бергә җыйналып, бер очрашу оештырсаң иде ул," - дип сөйләшә. Бу теләкне таныш-белешләргә, дус-ишләргә җиткерәләр. Шунда ук хуплап, күтәреп алучылар да табыла. Озак еллар Түбән Кама шәһәрендәге химия заводларының берсендә җитәкче урыннарда эшләгән Архипов Борисның җиңел кулы белән әлеге чараны үткәрү өчен эш төркеме төзелә. Әлеге оештыру төркеменә авылда яшәүче бертуган Сарсазова Любовь белән Сарсазова Нина, аларның Чаллы шәһәрендә яшәүче сеңелләре Кашапова (Сарсазова) Галина, Назаров Альберт (Түбән Кама), Упаев Михаил (Яр Чаллы), Юзманов Маркел (Түбән Кама), Чернова Тамара (Яр Чаллы), Хабирова (Сизова) Раиса (Минзәлә) керә. Эшне дөрес бүлешеп башкаргангамы, очрашу бик матур һәм җанлы үтте.

Кайтучыларның күбесе өлкән яшьтә булуларын искә алып, аны мәктәп бинасында, өстәл артында үткәрү урынлы булыр, дип санады оештыручылар. Әлеге чараны мәктәптә үткәрергә рөхсәт иткәннәре өчен, Минзәлә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Габдуллин Наил Сәйман улына, Аю төп белем бирү мәктәбе директоры Галимов Айрат Мирзаһит улына, Яңа Мәлкән балалар бакчасы мөдире Нуриева Ләйсән Рәис кызына чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.

Бәйрәмгә килгән кунаклар барысы да үз күчтәнәчләрен төяп кайткан иде. Бәйрәмне оештыруга Мәлкән авылында туып-үскән, бүгенге көндә бизнес белән шөгыльләнүче егетләребез Пузырев Маркел, Петров Руслан, Упаев Альберт, Буранов Альберт, Назаров Олеглар зур өлешләрен кертте. Изгелек җирдә ятмый, үз яхшылыклары әйләнеп кайтып, эшләре тагын да гөрләп барсын егетләребезнең! Табын әзерләргә дип, Лидия Асанова һәм Лифа Черновалар Чаллыдан алдагы көнне үк кайтып җиттеләр. Балалар бакчасы пешекчесе Мифтахетдинова (Гурьева) Ирина белән аның сеңлесе, авылыбызның алдынгы савымчысы Мусина (Гурьева) Ира әзерләгән ризыклар искиткеч тәмле булды. Халык билгеләнгән сәгатьтән бик күпкә алдан җыела башлады һәм кунакларның саны ике йөздән артып китте. Каян гына кайтмаганнар иде мәлкәнлеләр! Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт белән бергә Казан, Ижау, Сарапул, Мәскәү, Пермь, Кемерово шәһәрләреннән дә булдылар.

Программаны озак еллар Мәлкән авылы мәдәният йорты директоры һәм Минзәлә мәдәният бүлегендә методист булып эшләгән кызыбыз Чернова Тамара алып барды. Үзе эшләгән дәвердә авыл клубын гөрләтеп торган, җитмешенче елларда ук районда гына түгел, республикада да беренчеләрдән булып керәшен фольклор ансамблен оештырган Тамара Прокофьевна һәр кешенең күңелен кузгатты. Программасын ул тулысынча Әхмәтгалиева Лиза Зәки кызының шигырьләренә нигезләп төзегән иде. Туган җирнең кадерен һәм туган авылның газизлеген бәгырьләргә үткәрерлек итеп әйтеп биргән әлеге шигъри сүзләр бәйрәм мизгелләре белән бик тә туры килде.

"Мәлкәнәй" керәшен фольклор ансамбленә нигез салучылардан Асанова Татьяна һәм Львова Галина түтиләр Мәлкән авылында гына җырлана торган урам көйләрен башкардылар. Кечкенәдән таныш көйне ишетүгә, күпләрнең күзләрендә яшь тамчылары ялтырады... Кемерово шәһәреннән кайткан сиксән яшьлек Асанов Александр дәдәй үзенең кушаматы - Бүре Минәе дигән атама турында дәмәк сөйләп, авылдашларны көлдереп алды. Сугыш кырларыннан кайтмый калганнар да, туган нигезләрен таратмыйча, туган җиребезгә армый-талмый хезмәт куйган авылдашлар да искә алынды монда. Озак еллар районыбызда җитәкче урыннарда эшләгән Мәлкән кызы Раиса Хабированың истәлекләргә бай чыгышын да кунаклар җылы кабул итте. Матур сүзләр, истәлекләр очрашуга кайткан авылдашларыбызның матур җырлары, музыкаль күчтәнәчләре белән аралашып барды. Роза Юзманова, Лидия Асанова, Фәрсия Карташовалар башкарган матур җырлар, Альберт Назаровның бәгырьләргә үтәрлек итеп, баянда уйнаган көйләре әле дә күңелдә яңгырап тора. Ә инде биюләр башлангач!.. Таягын ташлап, 93 яшьлек Назаров Алексей дәдәй дә, яшьлегенә кайткандай, биеп китте.

Мәлкәнлеләр очрашуына Минзәлә кунаклары: мәдәният йорты директоры Энҗе Хәкимова, баянчы егет Әбүзәр Җәлилов, җырчы Илназ Хисмәтуллин, музыкант Рамил Рахмановлар да кайтып, бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр.

Көндезге унда башланган очрашу кичкә кадәр дәвам итте. Ул көнне хисләр өйләргә генә сыймады, җыр-моңнар клуб яны мәйданында таңга кадәр дәвам итте. Бу көнне берничә гасырлык тарихы булган Мәлкән авылына, гармун моңнарына кушылып, тарихы, үткәне, яшьлеге әйләнеп кайткандай булды. Очрашуның матур узуына сөенгән оештыручылар инде яңа идеяләр, яңа планнар белән янып яши.

Л.М.Әхмәтшина (Калинина)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: