Туганайлар

Бар яктан да талантлы

17 октябрьдә талантлы җырчыбыз, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, Казан федераль университеты профессоры, Татарстанның филармоник джаз-оркестры җитәкчесе Лидия Әхмәтова үзенең күркәм юбилеен каршылый. Башкаручы, композитор, галим, педагог Лидия Әхмәтова тормышта нинди? Якыннары, гаилә членнары аны ничек кабул итә? Шул турыда юбилярның якын кешеләреннән, укучыларыннан белештек.

Хатын

Рөстәм Әхмәтов, ире:

- Минем хатын - эш аты, ул гомер буе бер эштән курыкмады, теләсә нинди йөкне җигелеп тартты. Талантлы кеше бар яктан да талантлы була, дип тә әйтәләр. Минем хатын җыр сәнгатендә генә түгел, гаилә тормышында да талантлы. Хатыннар да бит төрле була. Кем өчендер хатыны дус, кем өчендер сеңел, кем өчендер пешекче, кем өчендер тагын әллә кем... Ә Лидия ул - әни. Әниемне алыштырырдай кеше булганы өчен түгел, ә аналык инстинктының аңарда бик көчле булганы өчен. Аның балаларга, туганнарга, гомумән, кешеләргә булган яратуы чиксез, мин шул кайгырту, наз эчендә яшим. Туганнар, дигәннән - юри санаганым булды: бергә яшәвебез дәверендә бездә аның ягыннан да, минем яктан да 50 (!) туганыбыз яшәп чыккан икән. Читтән кайтканнары да, авылдан килгәннәре дә - барысы да бездә торды. Яшәү шартлары нинди булса да - тулай торактамы, фатирдамы - сыйдык! Лидиянең к унакчыллыгы, ачык йөзе бар туганнарны, дусларны җыйнап, барлап торды.

Авылда туып-үскән кыз да буларак, идеаль хатын ул. Өйдә тәртип, табын корылган, балалар каралган булды. 10 квадрат метрлы, газ ягыла торган пичле уч төбе кадәр бүлмәдә яшәдек без. Бер-бер артлы ике бала туды. 90 нчы еллар, юклык, дефицит заманалары. Үзе бәйләде, үзе текте, чикте, макрамега кадәр үрде ул. Балалар кечкенә, кибетләрдә кытлык вакытында конфетларга кадәр ясады! Ул конфетларның тәме әле дә тел очында тора. Мин Суворов училищесында духовой оркестрда хезмәт иттем. Ул, төннәрен бала карап, минем йокымны саклады.

Консерватория залында, беренче курста укыганда күреп алдым мин аны. "Менә шул кыз минеке булса иде!" дип сокланып карап тордым. Икенче тапкыр концертта күрдем, аларның курсы вокал буенча зачет бирә иде. Карале, дим, үзе әле матур җырлый да икән! Читтән генә бер-беребезгә елмаешып йөри башладык. Аның укытучысы Клавдия Захаровна белән минем укытучым Геннадий Федорович ирле-хатынлы иде. Алар, безнең бер-беребезгә симпатияне сизеп, " бигрәк пар килгәнсез" дия башладылар. Мин Лидиягә баш-аягым белән гашыйк булдым. Озак кына аралашмый тордык.

Мин, консерваториягә кадәр үк музыка училищесы бетергән егет, уку белән бергә Суворов училищесы оркестрында да эшли идем. Нинди бәхет! Суворов училищесыннан миңа бүлмә бирделәр! Яңа өйгә хуҗабикә кирәк иде, һәм мин Лиданы эзләп киттем. Ачкыч биргән көнне Лиданы алып та кайттым. Бүлмәгә иң беренче булып ул атлап керде. Аның бер туганы су сипкеч машинада эшли иде, шуңа төяп, Лиданың әйберләрен алып кайттык. Шулай итеп, Ульяновлар урамындагы 150 еллык иске йортның кечкенә генә бер бүлмәсендә оя кордык.

Кайбыч районының Саравыл авылына Лидиянең әти-әнисе янына, аның кулын сорарга кайткан көнне дә бүгенгедәй хәтерлим. Безне Лидиянең әтисе, алты балалы семья башлыгы

Алексей Макарович каршы алды. "Кем буласың?" "Киявегез булам", дим, бар булган татарчамны эшкә җигеп. "Утыр. Менә туегызга фәлән кадәр акча бирәм, бүтән юк". Сүз шулай кыска булды. Миңа, дулкынланып, төрле сорауларга, катлаулы сынауларга әзерләнеп кайткан шәһәр егетенә, болай кабул итү бик гади тоелды. "Нишләп сез миннән берни дә сорамыйсыз?"- дидем. "Син Салих Сәйдәшевкә охшагансың. Син миңа ошыйсың, мин сиңа ышанам",- диде. Әтисе дә, әнисе Александра Тимофеевна да бик гади, эчкерсез, киң күңелле кешеләр иде.

Консерваториянең ректоры Нәҗип Җиһанов, атаклы остаз Шәхсәнәм Әсфәндиярова Лидиянең талантын күреп алып, югары бәяләделәр.

1985 елда улыбыз Илдар, 1987 елда кызыбыз Адилә туды. Кызыбыз туар алдыннан Лидияне консерваториядән чыгарырга дигән приказ чыкты. "4", "5" билгеләренә генә укыган, бөтен фәннәрдән өлгергән студентны консерваториядән чыгаруның сәбәбе - аның икенче баласына авырлы булуы иде. "Я укысын, я бала үстерсен. Ул инде җырчы булмаячак",- диделәр. Бу вакытта инде Нәҗип Җиһанов вафат, консерваториядә яңа җитәкчеләр иде. Мин бөтен Казанны урап, юристлардан, судьялардан кирәкле информация җыеп, Гражданлык Кодексын өйрәнеп, хат белән ректорга к ердем. Чыгару турындагы приказны ертып атып, академик ял бирү турында яңа приказ яздылар. Диплом алып чыкканда, без ике балалы яшь специалистлар гаиләсе идек.

Лидия өчен бар нәрсә - өй, эш, балалар, иҗат - барысы бергә үрелеп бара. Бу дөрестер, дим мин. Тик моның өчен зур көч, күп энергия кирәк.

Җырчылар белән яшәве авыр, диләр. Лидия белән яшәве җиңел! Өйләнешкәндә беренче шарт итеп, мин аның җырлавын куйдым. Ул аның Ходайдан бирелгән таланты. Без сөеп-сөелеп кавыштык, мин монысы өчен дә Ходайга рәхмәтле, һәм инде 33 ел яраткан хатыным белән бәхетле тормышта яшим.

Кодагый

Зәйнәп Яруллина, кодагые:

- Кодагыем гел үзем төсле, мин аны сеңлем урынына күрәм. Без аның белән хәтта бер көнне туганбыз, дөрес, ул миннән төгәл 10 яшькә кече. Шатланып туганлаштык, рәхәт итеп, җырлашып яшибез. Кеше безнең дуслыкка, туганлыкка шакката. Ул шулкадәр гади, кече күңелле, күрешсәк, сөйләшеп туймыйбыз. Ярдәмчел, туган җанлы ул, кешегә үзенең соңгы әйберен бирә торган юмарт күңелле. Улым Ленар өчен сөенәм. Кодагый аны улы урынына күрә. Оныкларыбыз өчен шатланып туя алмыйбыз.

Улым Кайбыч районында Ульянково хуҗалыгында управляющий булып эшләде. Сабантуйга артистлар чакырырга уйлаган. Рөстәм кода белән киленебез Адилә бәйрәм программасы килешү өчен аның белән очрашуга килгәннәр. Шул очрашу безгә туганлыкка юл ачты.

Кунакка кайтсалар, чиккән сөлгемне алып, капка төбенә чыгып, ипитоз белән каршы алам. Кодагый үзе дә шундый ул, подъезд төбенә үк чыгып тора. Күршеләре белән дә бик матур йөрешәләр, аларга барган көннәр зур бер бәйрәмгә әйләнә. Лидия кодагыема карап, үзем дә җырлый башладым. Аның шундый үзенә йоктыра, ияртә торган ягы бар. Китапханәдә эшләгән җиремнән, Апас культура йортында ветераннардан фольклор коллектив оештырып җибәрдем. Кодагыем киңәшләре белән дә, репертуар белән дә булыша. Ветераннар арасында узучы "Балкыш" республика смотр-конкурсында гел катнашып киләбез. Репертуарыбызга "Сандугач сайрыйдыр кайларда", "Кәвәл авылы көе" җырларын да керттек.

Бик яратам, хөрмәт итәм, горурланам. Хатын-кыз бәхетеннән аермасын аны Ходай. Анысы булса, калганы була.

Әни

Илдар Әхмәтов, улы:

- Без балачактан ук иҗат дөньясында кайнадык. Әни, әти белән бергә, сәхнә тормышы белән яшәдек. Ияреп, гастрольләргә йөрдек, сәхнә артында, залда тамаша карадык. Аларга карап, үзебезнең дә музыкант буласы килде. Джаз музыка мәктәбендә Анатолий Василевский оркестрында уйнадым, соңрак педагогия университетының музыкаль факультетында бәрмә уен кораллары классын бетердем. Әниемнең мине музыкант итәсе килде, ләкин мин күбрәк техникага, яңа информацион технологияләргә тартылдым. Ул мине аңлады, кирәкле кыйммәтле техника, камераларны алып бирде, миңа ышанды. Ә бүген мин инде аның командасында, видеорядлар, видеосюжетлар эшләү белән шөгыльләнәм. Юбилеена дип клиплар төшердек, аларны тамашачы экранда күрә алачак. Нинди әни дигән сорауга, ирләрчә кыска, конкрет итеп әйтәм: дөньядагы иң яхшы әни!

Остаз

Эдуард Данилов, Энергетика университеты һәм Казан Федераль университеты студенты:

- Мин Лидия Алексеевна белән 2012 елда таныштым. Ул үзенең студентлары белән Кукмара районына фольклор экспедициягә килгән иде. Мин укыган Село Чура мәктәбенә керделәр, шунда мине дә чакырып алып җырлаттылар. Ул мине Казанга укырга килергә чакырды. Мин физика фәнен яратуымны һәм шушы өлкәдә специалист булырга теләвемне әйттем. Шулай эшләдем дә. Мәктәпне тәмамлагач, Энергоуниверситетка укырга кердем. Җырларга теләү теләге дә кимемәде, физик-лирик дип минем кебекләр турында әйтәләрдер инде. Беренче курсны тәмамлагач, параллель рәвештә КФУның музыкаль факультетына, Лидия Әхмәтова классына укырга барып кердем. Ул мине беренче көннән ук үз баласы кебек якын итеп каршы алды.

Ул үз эшенә чын күңелдән бирелгән зур профессионал һәм студентларында да сәнгатькә мәхәббәт уята. Таләпчән дә була белә. Вокал дәресләре бик кызыклы уза безнең. Мин ү зем өчен моңа кадәр бик үк таныш булмаган яңа дөнья, керәшен сәнгате дөньясы ачтым. 4 ел буена ул оештырган "Сәлам" студентлар ансамблендә шөгыльләндем. Кайда гына булмадык без! Җөридә "Питрау" фестивалендә, Чувашиядә "Урмай" конкурсында, күпсанлы республика, Халыкара фестиваль, конкурсларда катнашып, күбесендә солист буларак та чыгыш ясадык. Зәй, Кайбыч районнарында фольклор экспедицияләр оештырдык. Хәзер дә дәресләр алып, эшне дәвам итәбез. Ул мине, керәшен егете дә буларак, үтә дә якын итә. "Урмай моңы" конкурсында I дәрәҗә лауреат (Урмай, 2015), Галия Кайбицкая исемендәге Бөтендөнья вокалистлар конкурсында II дәрәҗә лауреат (Казан, 2016) булдым, "Кукмара кышы" вокал конкурсында (Кукмара, 2016) Гран-при яуладым. Минем җиңүләр - Сезнең дә җиңүләр, хөрмәтле Лидия Алексеевна, минем уңышлар - Сезнең уңышлар! Рәхмәт Сезгә! Сәламәт булыгыз!

Людмила БЕЛОУСОВА

язып алды

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: