Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бакалыда Троицкий фестивалендә керәшен фольклор ансамбльләре чыгыш ясады - фото

27 сентябрь көнне Башкортстанның Бакалы районында фольклор коллективларның IV төбәкара Троицкий фестивале узды.

Зур чарада керәшен мәдәниятен Татарстанның Мамадыш районыннан "Җиңгәчәйләр", Башкортстанның Бакалы районыннан "Сөнәкәй", "Туганайлар" һәм башка ансамбльләр тәкъдим итте.

Фестивальнең ачылу тантанасы Бакалы районының мәдәният сараенда узды. Биредә кунакларны һуш исле ипи һәм тоз белән каршы алдылар. Кунаклар өчен «Табигатьнең юмарт бүләкләре», «Ачык һавадагы музей» күргәзмәләре һәм халык осталарының эшләнмәләрен сату оештырылды. Шулай ук биредә керәшен, рус, башкорт, татар, чуаш һәм мари этноишегаллары да булдырылган иде. Кунаклар әлеге матурлык белән хозурланып кына калмыйча, тәмледән-тәмле төрле милләт ризыклары белән сыйлана да алды.

Троицкий фестиваленең гала-концерты район мәдәният сараеның сәхнәсендә гөрләде. Фольклор ансамбльләр халкыбызның матур җыруларын яңгыратып, тамашачыда соклану хисләре уятты. Бәйрәмдә катнашучыларга дипломнар һәм фестивальнең истәлекле сувенирлары тапшырылды.


Фото: "ВКонтакте" Бакалы мәдәният йорты группасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев