Туганайлар

Багражның яшь әбиләре

Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Нәкъ тә бүгенге тормышыбыз яхшы, тыныч булсын өчен төнне-көнгә ялгап эшләгәннәр алар

Минем әби-бабаларым инде исән түгелләр. Нык сагындыралар. Бабай белән нарат посадкасыннан печән чапкан вакытлар, ә әбинең аркамнан шап-шоп итеп яратулары инде бик еракта калсалар да, бер дә истән чыкмыйлар. Нинди генә өлкән кеше белән аралашсам да, үземнекеләрнең җылысын тоям.

Күптән түгел Зәй районына командировкага баргач та, үтә дә чая, авырлыклар кичерсәләр дә, Ходай биргән тормыштан ямь табып яшәүче әбиләр белән аралашырга туры килде. Авылдашлары аларны, исемнәренә туры китереп, Сарсаз-Багражның Анна Германы белән София Ротаруы дип йөртәләр. Чыннан да, Анна Минеева белән Софья Васильева шәп җыручылар һәм бер дә тиктормаслар икән. Тута белән сеңелнең йортлары да юл аркылы, күрше генә тора. Софья түтинең бакчасындагы матур ял итү урыннында бергәләп сөйләшеп утырдык.

- Җыручылар, дигәч тә инде, концертлар куеп йөрмәдек. Ә менә аш-сулардан, туй мәҗлесләреннән калмадык инде. Тамадасы да, ашап-эчүчесе дә, җырлаучысы без булдык. Элек туйлар галәмәт шәп уза иде ул, - дип, көлешә-көлешә сүз башладылар.

Анна түтигә киләсе елга сиксән тула икән, сеңлесенә күптән түгел генә җитмеш алты булган. Икесенең дә карап торырдай бишәр балалары бар. Бабайлары гына инде күптән бакыйлыкка күчкән икән.

- 43 яшемдә биш бала белән тол калдым. Картым үлгәннән соң да, унсигез ел кайнана белән тордым, аның унбер елын сукыр булды ул. Ышанучы кеше иде, гел ураза тотты, аерым пешердем аңа. Яшь чакта эшләмәгән эш калмады инде, озак кына сыер савучы булдым,- дип сөйләп китте Анна түти.

Беренче класска укырга кергәч, басудан борчак чүпләгәнен һәм җиденче классны тәмамлаганнан соң, дуңгыз фермасында эшли башлавын да искә төшерде ул.

- Бер үзем генә торам. “Чирли калсаң, алып китәбез, монда төшеп карамыйбыз”, дип кенә торалар балалар. Чирләргә куркыныч, өеңне ташлап китәргә кирәк булачак,- ди Анна түти, уены-чыны белән.

Әбиләр хәзер үзләре дә Олы көн уразаларын тотарга тырышалар, чиркәүгә йөриләр, өлешләр алалар икән.

Софья түти дә гомерен колхоз эшенә багышлаган: 12 ел сыер сауган, 27 ел дуңгызлар караган.

- Картым киткәнгә 20 ел булды инде. Аллага шөкер, балалар күп, бәйрәмнәрдә өй оныклар белән тула. Күрше егетләренә чыктык бит без кияүгә. Башта Анна чыкты. Ул әйбәт килен бугач, мине дә, бик риза булып, яхшы каршы алдылар, - дип сүзгә кушылды Софья түти.

Әллә дус, әллә иптәш, әллә туган, әйтеп тә булмый. Шундый якын без. Әле беребездә кунак булабыз, әле икенчебездә, - ди алар.

Гомер буе эшләгән хатыннар, әле дә зур-зур бакчаларында казыналар икән. Уңышлары да шәп, Софья түти безгә күчтәнәчкә шалканнарын да биреп җибәрде .

Авыл клубында уздырылучы чаралардан да калмаучы түтиләргә, шулай бер елны Әниләр көнендә Казанны күрү бәхете дә елмайган. “Камал театрында булдык, концерт та карадык, Дуслык йортында сыйландык та әле”,- дип сөйләделәр, бик канәгать калып. Казан нәрсә инде ул, җитмештән узгач, Үзбәкстанга барып та, “приключение” ясап кайтканнар әбиләр.

- Үзбәкстаннан килеп, әйбер сатып йөрүчеләр бар бит. Менә шулар белән танышып, дуслашып киттек. Алар бездә бераз торгаладылар, я товарларын калдырып китәләр иде. Рәхмәт йөзеннәндер инде, үзләренә кунакка чакыра башладылар. Без – ике әби, моннан билетлар алып, поезд белән юлга кузгалдык. Анда бик кызу булса да, көн саен мунча ягып, кунак иттеләр, - дип сөйләп алды Анна түти. 

- Баруын бардык, ял да иттек, кунак та булдык. Менә кайта алмый азапландык бит. Миграционный картабыз юк икән, шуның аркасында, кире кайтырга поездга билет ала алмадык. Көн саен балаларга шалтыратып, килеп алыгыз безне, диеп йөдәттек, - дип көлә-көлә сүзгә кушылды Софья түти.

Шулай берара йөри торгач, үзбәкләр боларны этә-төртә вагонга кертеп утыртканнар. Билетлары булмагач, “куян” булып, ике вагон арасындагы тамбурда чиләккә утырып кайтканнар әбекәйләр. Шунда ук, алар белән бергә, Россиягә “шабашкага” килүче җиде-сигез үзбәк тә булган әле.

-  Без Америкага кадәр дә барырга риза, чакырып торсыннар да, алып кына барсыннар, - ди түтиләр.

Картаямыни соң йөрәк, маңгайлар сырланса да, дип җырлыйлар. Еллар узган саен, сәламәтлек кенә какшый шул. Сәламәт булганда гына күңел көр. Язмамның капка төбенә кадәр чыгып, кул болгап, озатып калучы киң күңелле геройларына да тән сихәтлеге телим.

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: