Туганайлар

"Айбагыр"дан ялкынлы сәлам! - видео

23 июль көнне "Айбагыр" этнолагеры сигезенче тапкыр керәшен балаларына үз ишекләрен ачарга җыена.

Быелгы смена 23 июльдән 12 августка кадәр булачак. Ул быел да Мамадыш районының Соколка авылы янында Кама елгасы буенда урнашкан “Кама” стационар лагеренда узачак.
Әлегә "Айбагыр"ның оештыручылары булачак сменага әзерләнә. 6 июль көнне "Айбагыр"ның вожатыйлары Мамадыш районында очрашты. Шунда ук алар булачак айбагырчыларга видео-сәлам дә яздырып җибәрделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: