Туганайлар

Ай, икегез, икегез!

Ходай парларны яратканда, бер уңганга - бер ялкау, бер матурга - бер ямьсез, бер акыллыга - бер җүләр дигән кагыйдәдән чыгып эш иткән, диләр. Арада, сирәк кенә булса да, икесе дә бертөрлеләре дә килеп эләккән (пар җитмәгәннәндер инде). Чаллы шәһәрендә гомер кичерүче Кудряшовлар семьясы нәкъ менә шундый - икесе дә...


Ходай парларны яратканда, бер уңганга - бер ялкау, бер матурга - бер ямьсез, бер акыллыга - бер җүләр дигән кагыйдәдән чыгып эш иткән, диләр. Арада, сирәк кенә булса да, икесе дә бертөрлеләре дә килеп эләккән (пар җитмәгәннәндер инде). Чаллы шәһәрендә гомер кичерүче Кудряшовлар семьясы нәкъ менә шундый - икесе дә бертөсле: уңган, булган, матур, акыллы. Июль ае - Кудряшовлар өчен икеләтә шатлыклы ай. Петр Александровичка 8 июльдә - 60, Нина Григорьевнага 18 июль көнне 55 яшь тулды.

Көчле шәхесләр Петр Александрович күп еллардан бирле Чаллы шәһәрендәге В. Д. Поташов исемендәге Техник колледжны җитәкли. Мәгариф өлкәсендә Бөтенроссия конкурсы җиңүчесе, "Мәгарифтә лидер - 2012" исемен йөртүче, 2008, 2010 елларда "Ел директоры" титулын яулаган җитәкче. Аның уңышларын саный китсәң, кәгазь җитмәс иде.

Җәмәгате - Нина Григорьевна да хезмәт җимешләре буенча Петр Александровичтан калышмый. Ул күп еллардан бирле Чаллыдагы Керәшен атнакөн мәктәбен җитәкли. Буш урында үзләре оештырып, ничә буын керәшен мәктәбе балаларына этник тәрбия һәм белем биреп чыгарган бу педагог алдында баш иярлек. "Өч тиенгә" шундый хезмәткә алынучыларны, ул эшне бөтен җанын биреп башкаручыларны хәзерге заманда, кызганычка каршы, бик сирәк очратасың. Нина Григорьевна үз тәҗрибәсен башкалар белән дә бик теләп уртаклаша. Моның өстенә, ул әле Техник колледжда татар теле укытучысы, китапханәче вазифаларын да башкара.

Чаллыда Кудряшовлар семьясын керәшен хәрәкәтенең активистлары буларак беләләр. Бер генә керәшен бәйрәме дә алар ярдәменнән башка үтми. Юбилей көннәре уңаеннан, Кудряшовлар җылы сүзләрне күпләп ишеткәннәрдер, матур теләкләрне күпләп кабул иткәннәрдер. Якыннары, дуслары, балалары безнең газета аша да алар турында сөйләргә, аларга карата хөрмәтләрен белдерергә, рәхмәт хисләрен җиткерергә булдылар.

Шәп авылдаш, шәп туган

Людмила БЕЛОУСОВА - Татарстан Керәшен оешмасы башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе:

- Петр Кудряшов - минем туганым да, авылдашым да, фикердәшем дә. Безнең бабаларыбыз бертуган. Тик без аларны белмибез. Минем бабай Апанас Ибаны сугышның башыннан азагына кадәр үтеп, Җиңүгә килеп җиткәндә хәбәрсез югалган, аның бабасы Апанас Көҗмәсе, сугышка алынып, фронтка да җитмичә, Суслонгер лагеренда үлеп калган. Бу зур югалтулар туганнарны тагын да берләштергән, без бер йодрык булып үстек. Алты балалы ишле семьяда үсеп, бүгенге көндә алар өч кенә бөртек калдылар. Балачактан ук өч туганын югалту ачысы да, бәлки, Петр Александровичны башкалар хәленә керә белүче, олы йөрәкле кеше итеп формалаштыргандыр. Хәзерге көндә ул тутасына да, сеңлесенә дә олы терәк, таяныч булып яши. Петр Александрович холкы буенча әтисенә - безнең Саңка җизнигә охшаган. Ул да шулай ипле, җайлы, бөтен кеше белән уртак тел таба белүче кеше иде. Үз ягы туганнарын гына түгел, хатын ягы туганнарын да бердәй якын итеп, тотып торучы ул, Дәү дәдәләре.

Әле күптән түгел зираттан (Сарман районы Түбән Чыр- шылы авылы) әйләнеп килдек. Иң каралган кабер өсләре - аларның якыннарыныкы. Язулы ташы да бар, чәчәге дә утыртылган, тирә-ягы да тәртиптә. Аларның да артык вакытлары юктыр, югыйсә. Чаллыда эшлиләр, Ләкедә йорт җиткерделәр. Менә шулай, кайберәүләр кебек, дөнья көтәбез, дип, чабып йөреп, мәңгелек йорттагыларын онытмыйлар, атна саен кайтып торалар.

Нина Григорьевна белән бик тә пар килгәннәр. Берсендә җитеп бетмәгән сыйфатны икенчесендәге белән тулыландырып, бер җан, бер бөтен булып яшиләр. Андыйлар турында, "бер-берсен ясадылар", диләр.

Керәшен оешмасының да ышанып таяныр тоткасы алар. Үзләре генә түгел, өй эчләре белән шул эштә кайныйлар. Моннан егерме ел элек Чаллыда ничек керәшен мәктәбе ачылганын хәтерлим әле. Аленага ул чакта 7 яшь иде. Николай Ипеевның җәмгыятьне җитәкләгән чагы. Чәченә зур ак бант беркетелгән Аленаны, кулына кыңгырау тоттырып, Николай Петровичның иңөстенә утырттылар. Кыңгырау тавышы бөтен дөньяга ишетелсен, дип, и-и тырышты, балакай. Шул чакта кичергәннәре күңеленә нык уелып калгангадыр инде, Аленаның тормышында керәшен дөньясы әле дә үзәк урынны били. Ул бүгенге көндә Чаллы керәшен яшьләренең лидеры, "Айбагыр" этнолагеренда вожатый булып эшләде, быел да килергә җыена.

Үз балаларын гына түгел, Атнакөн мәктәбе балаларын да актив, бөтен керәшен чараларында катнаша торган итеп тәрбиялиләр алар. Женя Петров дигән егетне генә алыйк. Моңарчы лагерь баласы булып кына ял иткән Женя быел инде үзе вожатый булып эшләячәк. Керәшен укытучылары иң күп булган урын да ул лицей. Кудряшовларның үзләреннән, кызлары Аленадан тыш, монда Чаллы керәшен җәмгыяте идарәсе членнары Николай Ипеев, Григорий Батаев та эшли. Петр Александрович җигелгән йөкне бергәләп тарталар. Олы юбилейлары котлы булсын! Туганнарына, авылдашларына, керәшен оешмасына да терәк, кирәк булып, бергә матур итеп әле озак-озак яшәсеннәр. Күңелләре сүрелмәсен, йөрәкләрендәге утлары сүнмәсен, алдагы тормышларында да уңышлар юлдаш булсын үзләренә.

Менә дигән дус

Иван ИВАНОВ - дуcты, авылдашы:

- Петр белән бер-беребезне белә-белгәннән бирле дус инде без. Беренче класска да бергә кердек, Югары Чыршылы мәктәбен дә бергә бетердек. Минзәлә педагогия училищесына баруны да бергәләп утырып хәл иттек. Минзәләдә тетя Марусяда фатирда яшәдек, авылдан
килгән малайларны өнәмәүче шәһәр егетләренә дә "отпор" биргәләргә туры килде. Хәтта күзебез төшкән кызларыбыз да уртак була иде. Күңеле киңлектәндер инде, һәрвакыт ул миңа юл биреп килде. Анысы дустыма җиңел бирелмәгәндер, мин моны хәзер генә тулысынча
аңлыйм. Менә шулай, яшьтән үк башкаларга кыенлык китермим, дип яшәде ул. Шундый ук булып калды да. Петр үз тырышлыгы белән зур уңышларга иреште. Мәгариф системасында җитәкче, мәктәп директоры, колледж директоры булды. Титуллы исемнәр алды. Тик беркайчан да моның белән мактанмады, эреләнмәде.

Күрше авылга - Югары Чыршылыга йөреп укыдык. Кышкы бураннарда минем: "Әйдә, бүген барып тормыйк әле", - диюемә, үтергеч караш ташлап, портфеле белән битен каплый иде дә, буранга каршы атлый иде. Ә без, ышыкланып, аның артыннан. Үзе юаш күренсә дә, лидерлыгы көчле иде.

Петр армиягә китү белән, әтиләре үлде, бераздан әнисез дә калдылар. Никадәр кыенлык килде аның өстенә. Бирешмәде. Университетка кереп укып чыкты, башка туганнарын да кайгыртты. "И-и, нинди бәхетле син, синең әти-әниең бар", - дип әйтә иде ул миңа. Бу сүзләрнең мәгънәсен мин әле хәзер - үзем дә папа-мамасыз калгач кына аңладым.

Минзәләдә укыганда группада 25 кыз, 5 малай идек. Авторитеты бар, кызлар тарафыннан да игътибар зур булды. Берсе белән дә бәйләнешмәде, үз мәхәббәте - Нинасының үсеп җиткәнен көткәндер инде.

Нина Григорьевна белән икесен дә олы юбилейлары белән котлыйм. Алдагы көннәрендә дә бәхетләре тулы булсын.

Әти-әниемә сокланам

Алена КУДРЯШОВА - кызлары:

- Әти-әниемә безне аякка бастыру җиңел булмагандыр. Һәр ике яктан булышыр кешеләре юклыгын исәпкә алсаң да, аларга нинди кыенлыклар кичерергә туры килгәнен чамалап була. Гомергә ике-өч эштә эшләделәр, аның өстенә, җәмәгать эшләре дә күп иде.

Бүгенгедәй хәтеремдә: 90 нчы еллар уртасы. Шулай тырыша торгач, миллион сумнары җыелып (ул чактагы миллион), әтием машина алып кайтты - иске генә "Москвич - 412". ЗЯБ поселогында яшәгән чак. Әти машинасына утырып йөреп киткәч, бөтен ишегалды белән карарга чыктылар. Без дә шунда басып торабыз. Ул вакыттагы шатлыгымны, әтием белән горурланганымны күрсәгез! Борылып-борылып карыйм
кешеләргә, янәсе, күрәсезме, ул - минем әти!

Бер-берләренә карата ямьсез сүз әйткәннәрен, кычкырышканнарын хәтерләмим. Алар минем өчен иң үрнәк гаилә, һәм үземнең дә тормышымда әти кебек кеше очраса ярар иде, дип телим.

Авылда аунап үскәнгәме, шәһәрдә торсалар да, авылга тартылды алар. Өлкәнәйгән көннәрендә авылга кайтып, үз өйләрендә тору теләкләре бар иде. Әкрен генә шул максатларына атлый тордылар. Акчалары артса, төзелеш кирәк-яраклары алдылар, бакча үстерделәр. Аллага шөкер, әкренләп, теләкләренә ирештеләр: авылда хәзер өебез бар. Аларның шулай бал корты кебек бертуктамый эшләүләренә, эштән тәм табуларына сөенәм дә, сокланам да мин. Ходай исәнлекләреннән, бер-берләреннән генә аера күрмәсен. Иң кадерле кешеләребез - папа һәм мама! Бәйрәмнәрегез белән Сезне!

Язып алды Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: