Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылларда халыкара кошлар көнен билгеләп үткәннәр

1 апрель – Халыкара кошлар көне. Ул ел саен үткәрелә торган интернациональ экологик бәйрәм.

Яз җитүен барыбыз да көтеп алабыз. Без генә түгел, канатлы дусларыбыз да язны сагына. Җылы яклардан кайтучы кошкайларны без дә көтәбез. Алар белән яңа өметләр, яңа хыяллар күңелдә туа. Кошлардан башка дөнья ничек күңелсез булыр иде. Кошларны саклыйк, оялар ясыйк, җимлекләр элик!

Шушы уңайдан, күп кенә авыл мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә бәйрәм ясаганнар.

“Бүген без балалар бакчасында "Кошлар көне" уздырдык. Төрле уеннар уйнадык, шигырьләр сөйләдек. Ясап алып килгән сыерчык ояларын балаларның әтиләре бакчадагы агачларга урнаштырдылар. Балалар белән сыерчыкларның оя сайлауларын күзәтәбез”, – дип хәбәр иттеләр Кукмара районының Үрәсбаш балалар бакчасы хезмәткәрләре.

“Китапханәдә нәни китап укучыларыбыз белән кошлар көне уңаеннан "Күчмә кошлар - язның беренче хәбәрчеләре" дигән экологик әңгәмә үтте. Чарада кошлар турында китапларга күзәтү ясалды, кошлар турында сораулар бирелде, уеннар уйналды”, – дип язды Марина Халикова Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев