Туганайлар

Авылдашлары өчен янып яшәгән...

Утыз ел авылда фельдшер булып эшләгән, 1979 елда СССР сәламәтлек саклау отличнигы исеменә лаек булган Мария Чукурумова 87 яшенә җитсә дә, туган авылы Кибәчтән, ире Иван белән 60 елга якын гомер кичергән нигезеннән аерылырга җыенмый

Мария Ивановна... Кызлардай җиңел гәүдәле, яшьлегендәге чибәрлеген җуймаган түти, үзе белән, әнә шулай таныштырды. Ничек инде, кушаматсыз керәшен була димени?! Уем телемнән дә ычкынды. “Япь-яшь килеш авылга эшкә кайткач, картлар да “Мария Ивановна” дип эндәштеләр. Башлангычта укыганда, улым да кайчак шулай әйтә иде”, – дип уены-чыны белән җавап бирде түтием. Төрле як керәшеннәрнең сөйләшләре төрлечә, ә Кибәчтә “к” хәрефен каты итеп, басым ясап сөйләшәләр икән.

Без килгәндә, Мария түтинең Волжскида яшәүче улы Геннадий белән килене Тәнзиләнең кайткан чагы иде. Өендә Мария Ивановна ялгызы гына яшәсә дә, балалары гел кайтып йөри. Килене ашарга әзерләп, юасын юып, җыясын җыештырып китә. Аны юкка гына мактамый икән түти, Тәнзилә пешергән күзикмәкнең тәме әле дә авызда тора. Бакчаларында чия, груша куаклары, помидор һәм башка яшелчә үстерәләр. Көннәрен шулар арасында үткәрүче Мария түти бакчасын күңел юанычы дип саный...

Гаиләдәге биш баланың дүртенчесе булган Мария туган авылындагы җидееллык мәктәптән соң, 12 чакрым ераклыктагы Янсуарга йөреп урта белем ала. Биле, аяклары авыртудан җәфаланган әнисенә ярдәм итәр чарасы булмаган кыз, кечкенәдән үк, табиб булырга хыяллана. Әмма Казан дәүләт медицина институтына керү имтиханнарының беренчесендә үк төшеп кала. Үзе шикелле 70ләп абитуриент бәхетенә, институт карамагында фельдшерлык училищесы ачыла. Шунда өч ел белем алган Мария үзләренең Теләче районына (ул чагында Кибәч шул район составына кергән) кайтып, башта – Саушта, аннары Кәвәлдә эшли.

Армия хезмәтеннән соң колхозда кассир булып эшләүче Иван белән очрашып йөри башлауга, егет: “Бер авыл кешеләре без, бер-беребезне беләбез, озак йөрмим, сине үземә алам”, – ди. Нәтиҗәдә, 1957 елның июлендә Кибәчтә яңа гаилә барлыкка килә.

Ире белән өй алырга җыенганлыктан, бар булган хезмәт хакын айның аенда каенаналарына кайтарып бирә бара Мария. Бу вакытта әле аның Кәвәл медпунктында эшләгән чагы. Яшь килен торфтан кайткан кызлар өстендәге жакетка кызыга. Аена 48 сум хезмәт хакы алучы Мария өчен 40 сумлык жакет буй җитмәс хыялдай тоела. Бик озак икеләнеп йөргәннән соң, бу хакта сүз ката, өйдәгеләр каршы килми.

“1959 елда кайттык торырга. Күрше авылдан Казанга күченүче бер гаиләнең өйлек бурасын сатып алдык. Йортны каенанамнар ихатасында салдык,– дип сөйли Мария Ивановна. – Шуңа да бер генә кыш чыктым каенанамнарда. Сыер бозавы да, сарык бәрәннәре дә өйдә иде ул чак. Ә идәннәре сап-сары. Каенанам Мария бик тә чисталык яратты. Ул миңа ике чиләк су алдыра иде: идәнне башта – бер катка, ә аннан соң икенчегә юарга кирәк. Каенатам Евграф иртә үлгән. Әтисе үлгәндә ирем Иван өч яшендә генә булса да, үзләрен раскулачивать иткәнне хәтерли иде. Аларның кладовойларын – сепарат аерта торган бинага, ә йортларын мәктәпкә әйләндергәннәр. Булган инде заманалар, каенанамны берсеннән-берсе бәләкәй өч бала, авыру ир белән куып чыгарганнар. Әти-әнисе аларны менеп алган”.

Кибәчтәге акушерка Казанга күченеп киткәч кенә Мариягә үз туган авылына эшкә кайту җае чыга. 1100 кеше яшәүче, җидееллык мәктәбендә 400 бала укучы, колхозында 40лап тракторчы, икешәр сменада эшләүче 35 сыер савучы булган Кибәчнең гөрләп торган еллары... Мария кайтыр алдыннан гына диярлек, медпунктка янкорма төзеп куялар, анысы – бала табучы хатыннар өчен.

“Медпунктта фельдшер Роза Гордеева, травматолог Ольга Золина, санитарка Дүсә эшли иде. Алар инде дөньяда юк. Медпункт бит ул авыруларны булдырмау өчен тиешле профилактика үткәрә торган учреждение. Бала тудымы, прививка ясадык. Ай саен мәктәпкә барып укучыларны тикшердек. Халыкта трахома авыруы күп. Айга бер мәртәбә шуны дәваладык. Һәр сыер савучыны, механизаторны медицина тикшерүе узарга алып бардык. Сыер савучыларны “санпост”ка укыттык. Укучыларны медицина хезмәткәрләре көнендә ел
саен районга ярышка барырга әзерләдек. Гел беренчелекне алдылар. Халыкны беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәттек. Еллык эш нәтиҗәләре буенча алдынгы булганлыктан, район авыллары фельдшерларын безнең Кибәч медпунктына җыеп үткәрәләр иде җыелышларны. Ничек барысына да җитешелгәндер”, – дип хезмәт еллары турында иркенләп сөйләде Мария түти.

Үзара аңлашып, киңәш-табыш итешеп яшәгән бу тырыш гаиләдә ир белән хатын. “Авылда беренче телевизор да без- дә булды. Аны 1961 елда сатып алдык. “Урал” мотоциклын да, беренчеләрдән булып, без алдык. Ирем бик булган кеше иде, кулыннан бар да килде. Эшләгәндә балалар  мине күрмәделәр дә, каенанам карады, – дип искә төшерә Мария Ивановна. – Тәрбияле булып үстеләр. Улыбыз Геннадий Казан химия-технология институтын тәмамлагач, 20 ел инженер булып эшләде. Әтиләрен инсульт аяктан еккач кына башка эшкә күчте. Кызыбыз Галина сигез класс бетергәч тә Казанга чыгып китте. Кооператив техникумда белем алып, сәүдә өлкәсендә эшли. Тырышып дөнья көтәләр”.

Эшкә бар күңелләрен бирергә әти-әниләреннән өйрәнгәннәрдер. Мария үзе, төн уртасында килеп ишек шакысалар да, медикаментлар тулы сумкасын, халатын алып, тизрәк чыгып йөгерә. Үз сәламәтлеген куркыныч астына куеп булса да, башкаларга ярдәм итә... 1986 елның яңгырлы сентябрь төнендә аңа бер авырлы хатынны илтергә туры килә. Алар утырган машинаны трактор Пановка юлына кадәр тарттырып чыгара да, кирегә борыла. Хатынны исән-сау илтеп табиблар кулына тапшыргач, кайтыр юлга кузгалалар. Тик тау менгәндә машиналары ава... Мариянең бу икенче мәртәбә авариягә очравы була. Шуннан соң сәламәтлеге бик нык какшый. Ә шулай да ул эшләвен дәвам итә, хәтта пенсиягә чыккач та, ике-өч ел халыкка медицина ярдәме күрсәтеп йөри. “Миңа түләмиләр, пенсиядә исәпләнәм”, дип, кешене кире борып җибәрә алмый Мария Ивановна...

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үткән республикабызның ямьле Питрәч төбәгендә үзенең бар гомерен авылдашларының сәламәтлеген саклауга багышлаган Мария Чукурумова әнә шулай, бүгенге көнгә шатланып, узганнары белән горурланып тыныч кына яшәп ята.

Фирая МОРАТОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: