Туганайлар

“... Ат бәйләрлек алтын багана...”

Кеше дөньяга үзенә генә хас җылы, якты нур белән туа. Кемнәрдер, тормышның сикәлтәле елларыннан һәм бормалы юлларыннан үткәндә югалып, куркып калып, салкынаялар, сүнәләр.

Кайберәүләр, күңелләрендәге яктылыкны гомер буе тирә-яктагылар белән бүлешеп, яна-яна, сокланып туймаслык йолдызга әйләнәләр. Дөньяда андыйлар, сирәк булмаса да, күп түгел. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, республиканың Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, профессор Николай Дунаев (Наил Дунаев) нәкъ тә шундыйлардан. Йөзенең аклыгы диңгездәй тирән зәп-зәңгәр күзләрендә, елмаю тулы иреннәрендә, һәрбер җыерчыгында, туктап борылып каравында, чак кына кул болгавында, атлап китүендә, әйткән сүзендә дә чагыла аның. 3 май көнне 80 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаган Николай Дунаев әле бүген дә, сәхнәдә тудырган образлары аша халкыбызның йөрәкләренә бәлзәм булып ирешеп, нур иңдерә.

Талант - табигатьтән

Артист үткән юл тигез генә булмагандыр. Без - Николай Ивановичның оныклары буыны, шактый нәрсәләрне аның дуслары, яраткан тамашачысы, китаплар, сәхнә геройлары аша гына беләбез. Әйе, без Наил Дунаевның күптөрле образларын тамаша кылып, алар белән тәрбияләнеп, сәнгатькә гашыйк булып үскән тагын бер буын. Еллар узган саен, үрнәк булган карендәшебез үткән серле сукмакларны ныграк барлыйсы килә. Зәй районының Әхмәт авылында Иван дәдәй белән Ульяна түтинең бөтен гаиләсендә дөньяга килеп, балачагы авыр сугыш елларында узса да, таланты һәм тырышлыгы аны Мәскәүгә, Щепкин исемендәге Югары театр училищесына укырга өнди. Үз дигәненә ирешеп, сәнгатькә, язмышына тугры калган легендар шәхес безне һәрвакыт үзенә тартып тора.

Данлыклы Зичә буенда уйнап, балык тотып, һәрбер талның кунып сайрар кошын таныган, чүнниктәге умарта кортларының гөжләвен, һәрбер үләннең тәмен, урман-болыннарның исен гомерлеккә йөрәк түрендә йөртүче гап-гади авыл малаеның язмышына театр язылуы, бәлки, очраклы гына да түгелдер. Табигать белән бергә сулыш алган кеше генә, минемчә, тирән психологик кичерешләрне, йөздән артык сәхнә героеның (тискәреме ул, уңаймы) хис-тойгыларын, холкын тормышчан, ышандырырлык итеп тамашачыга ачып бирә белә. Алай гына да түгел, Николай Дунаев тудырган образларының язмышы белән сәхнәдә яши. "Тискәре геройларның да тирәндә яшерелгән уңай якларын ачарга тырышам", - ди ул. Артист репертуарындагы кайсы гына рольне алсаң да, шаккаткыч дөньяга чумасың. Акъегет - "Ай тотылган төндә" (М.Кәрим), Нияз - "Соңгы хат" (Х.Вахит), Фигаро - "Фигароның өйләнүе" (А.Бомарше), Газиз - "Хуш, Назлыгөл!" (М.Байҗиев), Подхалюзин - "Агай-эне ак мыек" (А.Островский), Бәхтияр - "Канкай углы Бәхтияр", Гөргөри - "Гөргөри кияүләре" (Т.Миңнуллин), Мирвәли - "Өч аршын җир" (А.Гыйләҗев), Җиһанша - "Зәңгәр шәл" (К.Тинчурин), Күрше - "Бичура" (М.Гыйләҗев), Ногман - "Мәхәббәт турында сөйләшик" (И.Зәйниев) һәм башкалар - Наил Дунаев иҗат иткән, театр тарихының алтын фондын тәшкил итәрдәй образлар.

Николай Иванович актерлык хезмәте белән бергә театр өчен рус һәм чит ил авторларының пьесаларын дә тәрҗемә итә. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгы буенча укыта. Шулай итеп, республикабыз үсешенә гаять зур өлеш кертә. Шушы араларда гына Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Николай Дунаевны "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән дә бүләкләде.

 

Ак дәдәй

Николай Дунаевның 80 яшьлек юбилей кичәсе Галиәсгар Камал театрында аншлаг белән үтте. Актерны котларга якыннары, дуслары, карендәшләре, якташлары һәм яраткан тамашачысы зур-зур чәчәк бәйләмнәре белән килде. Пәрдә, инде 20 елдан артык Камал сәхнәсенең йөзек кашы булган "Гөргөри кияүләре" спектакленә нигезләнеп әзерләнгән "керәшен Дунае" турындагы тамаша белән ачылды. Очраклы гына түгел бу - безнең матур йола, гореф-гадәтләребезне сәхнәдән ачып биргән Гөргөри образы иң уңышлыларының берсе булып санала. Кичәнең беренче бүлеге артистның театр сөючеләр күңелендә калган рольләрен искә төшерде. Сәхнә түрендә - "егетләрски" буй-сын, ташып торган азарт белән Николай Дунаев! "Браво!" - дип, залдан алкышлар яңгырый. Ә мин, үз чиратымда, "Күзләр тимәсен!" - дип, хозурланып утырам. Үзе кебек гаҗәеп якты, аңлатып бетермәслек җылы кичә булды бу.

Дәүләт җитәкчеләре исеменнән рәсми котлау һәм Президент бүләге булган "Форд" автомобиле ачкычларын тапшыру миссиясен, дулкынланып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова башкарды. Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең котлау хатында "Николай Дунаевның иҗаты - халкыбыз горурлыгы", - дигән юллар бар иде. Яраткан карендәшебезгә дәүләт җитәкчеләренең дә ихтирамы зур булу сөендерә.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Иван Егоров исеменнән оешманың исполком җитәкчесе Людмила Белоусова котлап, Николай Ивановичны "өлкән карендәшебез", "ак дәдәбез" дип атады. Асыл киңәшләрегез, төпле фикерләрегез безнең өчен бик кыйммәт, дип, сәламәтлек теләде. Тормыш иптәше Татьяна Григорьевна белән бергәләп оешманың рухи терәген тәшкил итүләрен дә ассызыклады. Ир-атның уңышында хатын-кызның роле чиксез зур, диләр. Чыннан да, әлеге матур парның бер-берсенә булган ихтирамы һәм игътибары алдында баш иябез. Бәхетле әни-әти, яраткан әби-бабай булуларына сокланабыз. Без - яшь буын, сезнең акыллы сүзләрегезгә, киңәшләрегезгә аеруча да мохтаҗ.

Карендәшебезне котлап, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Макаров думбыра кылларын чиртеп, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев "Уңган ирләр" җырын яңгыратты. Чыннан да, аның кебекләрне безнең халык җырларга салган. "Ат бәйләрлек алтын багана" - нәкъ тә Дунайга туры килә. "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбленең юбилярга бүләге дә соклану уятты.

Кичәнең икенче бүлеге артистны котлауларга корылган иде. Зәй районы хакимияте вәкиле Илнар Хафизов юбилярга туган авылыннан кайнар сәлам җиткереп, якташлары белән чиксез горурлануларын искәртте. Мамадышлылар да Николай Ивановичны үзләренеке кебек итеп котлады. "Театр сәнгатенә керткән әйтеп бетергесез өлешегез өчен район халкы Сезне хөрмәт итә, ярата. Мамадышның брендына әверелгән "Питрау" керәшен мәдәнияте фестиваленең иң матур, иң төп бер бизәге булган "Кряшен Чибяре" конкурсының алыштыргысыз жюри рәисе дә Сез. Бергә чәчәбез, бергә урабыз, сугабыз", - диде Мамадыш районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов. Кичәгә тагын бер ямь өстәп, "Кряшен Чибяре - 2009" таҗына лаек булган Алина Кәримова (Прокофьева) юбилярыбызга багышлап матур җыр да сузды.

 

Артист. Остаз. Щепкинчы

Татарстанның төрле дәүләт театрлары җитәкчеләре йә үзләре, йә аларның артистлары профессор Николай Дунаевның укучылары булганга, аның педагоглык сыйфатлары ассызыкланды. Чыннан да, шәкертләре Татарстан, Оренбург һәм башка театрларда әйдәп баручы артистлар. Алар театр сәнгатенә юл ачкан остазлары белән горурланалар, чиксез зур рәхмәт белдерәләр.

Сәхнәгә сабакташларын котларга легендар щепкинчылар чыгу мизгелен тамашачы алкышлар белән каршылады. Кайчандыр театр сәнгате ишекләрен бергә ачып кергән гап-гади шук кызлар-егетләр, сирәгәя барсалар да, бүген дә бергә, мәдәниятебезнең бәяләп бетергесез аксакаллары. Барлык сабакташлары исеменнән Николай Дунаевны якташы Рабит Батулла котлады. Сүзен, Дунайны үз итеп, якын итеп, бераз шуклык белән дә "Микулай дәдәй" дип башлады ул. Баксаң, Батулла бер яшькә кече икән. Мәскәүдә узган студент елларын, яшьлек хатирәләрен искә төшерде. Дөньяда булган дүрт холыкка, тагын берне - Дунайныкын - "зәйматик" дигәнен дә өстәргә кушты. "Зәйматик" - үҗәт дигәнне, бернигә карамый максатына туры баручы, дип аңлатты ул. "80 яшь - картлыкның яшьлеге генә, 90 - үсмер чагы, картлык 100дә генә җитә", - дип, дустына озын гомер теләде.

Юбилярны котларга Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары сәхнәгә чыгып басты. Алар исеменнән, театр директоры Илфир Якупов белән баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев сөйләде. "Труппада Наил Дунаев кебек артист булу - театр өчен зур бәхет. Голливуд көнләшерлек! Аның кебек нечкә күңелле артист бүтән юк. Ул сәхнәдә чын күз яшьләре белән елый торган бердәнбер ир. Сәхнәдәге вакыйгаларны шулкадәр ихластан кичерә",- диде Фәрит Бикчәнтәев.

Николай Дунаев кичә азагында әйткән рәхмәт сүзендә үзенең татар илендә яшәве белән һәм аның җитәкчеләре белән горурлануын белдерде. Картлык-яшьлек турында шагыйрь Гәрәй Рәхимнең (Гөргөринең) көчле шигырь юллары белән сөйләде.

"... Күкрәп атлап ярсу атлар килә,

Яшь егетнең җыры ишетелә.

Тегә белсәң, кием тузмый ул,

Картаймасаң, яшьлек узмый ул..."

 

Ярларына дәшеп, дулкыннарын кагып торучы иксез-чиксез дәрьядай талантлы карендәшебез булу белән без бик бәхетле. Николай Иванович, Сез - зур үрләр яуларга дәртләндереп, илһамландырып торучы якты маягыбыз. Сәламәт булып, өр-яңа образлар белән тагын бик күп еллар безне куандырып торыгыз!

 

Юлия ГУБИНА

Алиса Спиридонова фотолары

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: