Туганайлар

Җаны сөенеп торсын

Исән булса, 6 нчы февральдә Олы җырчыбыз Раиса Тимофеева чираттагы туган көнен билгеләп үткән булыр иде. Аны хөрмәт итеп, туган көне белән котларга килгән карендәшләрен: "Нишләп йөрисез, карт кешегә бәйрәм мени инде ул туган көн?" - дигән шелтәле сүзләр белән каршылар, ә үзенең өстәле сый-нигъмәттән сыгылып торыр иде. Әйе, сөекле...

Исән булса, 6 нчы февральдә Олы җырчыбыз Раиса Тимофеева чираттагы туган көнен билгеләп үткән булыр иде. Аны хөрмәт итеп, туган көне белән котларга килгән карендәшләрен: "Нишләп йөрисез, карт кешегә бәйрәм мени инде ул туган көн?" - дигән шелтәле сүзләр белән каршылар, ә үзенең өстәле сый-нигъмәттән сыгылып торыр иде.

Әйе, сөекле җырчыбызны соңгы юлга озатканга да тиздән өч ел була. Гел безнең арада яшәр, көчле характеры, җор теле, акыллы сүзләре белән безгә һәрвакыт дөрес юнәлеш биреп торыр, беркайчан да китмәс кебек иде. Андый шәхесләр дә китә икән шул. Аларның да әллә никадәр башкарасы эшләре, җиткерәсе сүзләре ярты юлда чәчелеп кала икән. Хәлләнеп китсәм, истәлекләр, мемуарлар язармын, дигән иде...

Үзләре китсәләр дә, алар турында хәтер кала. Алар әйткән фикерләр афоризмга әйләнә. Кирәк моментта шул акыллы сүзләрне искә төшерәсең, аларга таянасың. "Без керәшеннәр сан ягыннан күп түгел. Нишләсәк тә, гамәлләребез уч төбендәге кебек күренеп тора. Ничек тә матур яшәргә, кеше көлдермәскә иде безгә," - дип әйтергә ярата иде ул.

"Татарстан радиосы" директоры Рафаэль Ильясов Раиса Григорьевна турында болай сөйләде: "Филармониядә, ансамбльдә эшләгәндә дә аның белән гел очрашып тордык. Гастрольләргә дә бергә йөрдек. Раиса апа өен дә, күңелен дә чиста, саф тотучыларның берсе иде. Гаҗәеп намуслы итеп яшәде, кешеләргә карата игътибарлы, ярдәмчел булды. Андагы кешелек сыйфатларына һәрвакыт сокланып яшәдем," - диде ул.

Үзе дә матур яшәде, башкалардан да шуны көтте. Күбәләккә әйләнгән җаны бүген дә яхшы эшләребезгә куанып, начарларына әрнеп, безне күзәтеп йөри торгандыр.

Редакциябез почтасына Раиса Григорьевна турында язылган хат килде. Аны Чаллыда яшәүче ветеран-укытучы 92 яшьлек Анна Ивановна Бустрякова язып җибәргән.

Күңелемдә саклана

"Авылдашым, яраткан җырчым Раиса Тимофеевага бу көннәрдә 87 яшь тулган булыр иде. "Татар радиосы"ннан җыр тыңлаган чакта, йөрәге тибүдән туктаган. Өстәлгә таянган килеш, күзләрен йомган. Ялгызы гына яшәгән кеше өчен, болай китү - бәхетле китү ул. Барыбыз да, озак ятарга туры килмәсен иде, дип телибез бит. Ул да шуны теләгәндер.

Раисаның әти-әниләрен дә беләм. Бик тәртипле кешеләр иде. Тутасы - Галина белән бер класста укыдык. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр хат алыштык. Авыр чир аны якты дөньядан иртә алып китте. Раиса Чаллыга күченеп кайткач, аның белән телефон аша гел сөйләшеп тордык. Йөрешеп булмады - икебезнең дә аякларыбыз авырта иде.

Раиса белән аралашу - бер бәйрәм иде. Бигрәк тә соңгы вакытта керәшен дөньясында барган үзгәрешләргә куана иде ул. "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле оешуын ишеткәч, шатлыктан, төне буе йоклый алмадым, дип сөйләгән иде бер чак. Телевизордан аларның чыгышларын күргәч, тагын шалтыратты. Сөенече белән дә, көенечләре белән дә бүлеште. Халыкчан булсыннар, халыктан ераклаша күрмәсеннәр, дөрес итеп биергә өйрәнсеннәр, дигән теләкләрен әйткән иде Раиса ул вакытта.

Георгий Ибушевның җырлавын яратты. Гомумән, алар бер-берләрен аңлыйлар, хөрмәт итешәләр иде. Бервакыт телефон трубкасын алам - теге башта шундый дулкынланган тавыш ишетелә. "Мин бүген яшьлегем белән очраштым," - ди ул, каушаулы-сөенечле тавыш белән. Бераз тынычлангач сөйләп бирде. Телевизордан Алина Прокопьева дигән яшь башкаручыны күрсәткәннәр икән. Керәшен җыры җырлаган. "Нәкъ минем тавыш, нәкъ минем яшь чактагы гәүдә-кыяфәт, йөрәгем урыныннан купты," - дигән иде ул чакта. Телевизордан Алинаның җырлаганын ишеткәч, алар арасындагы охшашлыкны мин дә күрдем.

Раиса Тимофеева - киң диапазонлы шәхес иде. Ул бик күп күренекле кешеләрне белә, һәрберсе турында бары уңай сүз генә сөйли, яхшы якларын гына күрсәтә иде.

Үзе турында кайгыртмады, ә менә башкалар турында гел кайгыртып яшәде ул. Аяклары авыртып, өйдән чыкмаса да, кирәкле кешеләр белән телефон аша сөйләшеп, күпләргә ярдәм итте. Авылдашы Варвара Касакина, үзе үлгәч, гәүдәсен Борды зиратына алып кайтып җирләүләрен сорый. Ниндидер каршылыклар килеп чыга. Раиса Григорьевна мәсьәләне бик тиз хәл итә. Варвараны үзе теләгән урынга җирлиләр. Бер-берләреннән ерак түгел, икесенең дә гәүдәсе авыл зиратында ята.

Раисаны искә алмаган көн сирәктер. Сөйләшкәндә, сүз үзеннән-үзе аңа барып тоташа. Яхшы кешеләр, үзләре китсәләр дә, күңелдә хәтер булып яшиләр. Раиса Тимофеева - шундыйлардан. Җырында да "Матур булсын, матур булсын, матур булсын бу тормыш," - дип җырлый иде, "Матур булды, матур булды, матур булды тормышы", дип җырларлык аның турында. Үзенә "Халык җырчысы" исеме бирелмәсә дә,халык өченгә чып-чын халык җырчысы иде ул".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: