Туганайлар

Андыйлар җиргә сирәк туа

12 март көнне Зәй районының Югары Баграж авылында якташыбыз - чаңгыда чабу буенча Олимпия чемпионы Федор Петрович Симашевка багышланган кичә булды. Ул - спортчының тууына 70 еллыкка бәйләп үткәрелде. Һәр төбәк үзенең күренекле кыз-егетләре белән таныла. Федор Симашев - туган авылы Югары Багражны гына түгел, Зәйне, Татарстанны чит илләргә таныткан...

12 март көнне Зәй районының Югары Баграж авылында якташыбыз - чаңгыда чабу буенча Олимпия чемпионы Федор Петрович Симашевка багышланган кичә булды. Ул - спортчының тууына 70 еллыкка бәйләп үткәрелде.

Һәр төбәк үзенең күренекле кыз-егетләре белән таныла. Федор Симашев - туган авылы Югары Багражны гына түгел, Зәйне, Татарстанны чит илләргә таныткан күренекле асыл затыбыз. Исән чакта үзе бу төбәкнең данын еракка ишеттергән булса, хәзер инде аның исемен мәңгеләштерү, оныттырмау - якташларының бурычы. Шушыны аңлап, Симашевны олылау, хөрмәт итү йөзеннән оештырылды әлеге кичә.

Клуб эче халык белән шыгрым тулы иде. Бу - үзе үк багражлыларның күңелләрендә Федор Петровичка карата тирән хөрмәт с аклануын күрсәтә. К ичәдә Зәйдән килгән олы кунаклар да катнашты. Кайбер истәлекләрне газета укучыларга да җиткерәсе килә. Чөнки Федор Симашев кебек кешеләр - безнең кавемне бизәп торучылар. Андыйлар җиргә сирәк туа.

Зәй төбәге Республиканың спорт үзәгенә әйләнәчәк

Рәзит Кәримов - Зәй районы башлыгы:
- Юбилей кичәсенең нәкъ менә Югары Багражда узуы бик дөрес. Бүген ул авылдашларын, дусларын ишетеп, сөенеп ята торгандыр. "Андагылар" б арын да тоя, диләр бит. Зәй районында җитәкче булып эшли башлавыма әле күп вакыт үтмәде. Бөтен нәрсәне өр-яңадан өйрәнергә туры килә. Шул ук исәптән, атаклы кешеләрне дә. Зәй - андыйларга бай. Ә Федор Симашев - иң масштаблылардан - үз төбәген ул дөньяга таныткан шәхес. Олимпия һәм дөнья чемпионы, 5 тапкыр кышкы Универсиада, 12 тапкыр СССР чемпионы исемен яулаган. Шундый танылган зат булуына карамастан, үзе бик тә тыйнак булып калган кеше. Үзе турында язарга теләгән журналистларга ул һәрвакыт башкаларның ничек җиңүгә ирешүләре, нинди җитез булулары хакында сөйли, ә үзе турында саран гына бер-ике сүз әйтеп куя.

Зәйдә Симашев узган чаңгы юлы эзсез юкка чыкмады. Федор Симашевлар нигез салган "Ялта - Зәй" комплексы - бүгенге көндә Россиякүләм танылган спорт урыны. Узган елның октябрь аеннан агымдагы елның мартына чаклы монда йөзләгән исәптә чаңгы турнирлары узды. Яңа елдан соң тагын бер чаңгы прокаты базасы ачтык. Республика спорт министрлыгы уңышларыбызны күрә, кирәк чакта ярдәм дә итә. Федотово буенча зур проект эшләнде, монда Россиякүләм иң катлаулы трасса булачак. Ә дөнья чемпионнары шушы Югары Баграж һәм аның янәшә-тирәсендәге авыллардан үсеп чыгар, дип ышанабыз.

Мәктәбегездә бүгенге көндә 18 генә бала укый, аларның санын арттырырга, мәктәпне саклап калырга, Олимпия чемпионнары тәрбияләп бирергә язсын.

Бәләкәйдән үк чаңгы белән дус булды

Евдокия Павлова (Симашева) - Федор Симашевның тутасы:
- Без ишле семьяда үстек. Әллә ни иркәләүләр эләкмәде. Федорга җиде яшь тулгач, әти аның үзенә атап чаңгы ясап бирде. Ул чакта олыраклардан ни калса, кечерәкләр шуны кия, уенчык булса, шуның белән уйный торган иде. Ә монда - үзенә атап, өряңа чаңгы. Йоклаганда да янәшәсенә куеп ята иде, бик яратты ул чаңгысын. Җилдәй җитез шуарга да шул чакта өйрәнде. Мәктәп директоры Шәйхулла абый Шәяхмәтов - беренче тренеры булды. Үзебездә 7 классны бетергәч, 15 чакрым ераклык тагы Түбән Биш мәктәбенә йөреп укыды. Кыш көннәре, билгеле, әлеге араны чаңгыда уза, җәен - җәяүләп.

Бүгенгедәй хәтеремдә аның Түбән Биш мәктәбен тәмамлап кайткан көне. Өйгә кош тоткандай кайтып керде. Кулында - китап. Исеме - "Яшь чаңгычыларны әзерләү" дип атала. Укытучысы Антонида Николаевна үз куллары белән тапшырган икән. "Чаңгыда йөрүеңне ташлама. Тренировкаларыңны дәвам итсәң, Европа чемпионы була алачаксың. Моның өчен бөтен мөмкинлегең дә бар", - дип тә әйткән.

Армиягә алынгач, аңа Себердә хезмәт итәргә туры килде. Ил чикләрен саклаганда да ул чаңгысыннан аерылмаган. Шунда ук ярышларга да катнашкан. Шул чакта аны тренер булып эшләүче Виктор Бучин Мәскәүгә "Динамо" клубына чакыра. Б еренче җ иңүләре ә нә ш улай башланды. Гомер буе туган җанлы булды, барыбызга булышып торды. Аны искә алмаган көнебез сирәк, бик сагынабыз.

Иптәшләре хәтерендә ул нинди?

Михаил Краснов - спорт мастерына кандидат, Симашевның укучысы:
- Федор Симашев бик күп кешене зур спорт юлына чыгарды. Аның белән аралашырга, төрле темаларга с өйләшергә җ иңел и де. Тормыш
иптәше дә спортсмен, кызлары да спортсмен булып үсте. Бу яктан да үрнәк булдылар. Бу тормыштан бик иртә китте, шунысы кызганыч. Әле никадәр спортсмен тәрбияләп үстерер иде. Безнең бурыч - аның турындагы истәлекләрне онытмау һәм оныттырмау.

Рәшит Ханнанов - спорт мастеры, Зәй районы "Байрак" авылыннан:
- Федор Симашев турында беренче тапкыр Саппорода барган Олимпия уеннары вакытында ишеттем. Үзебезнең якташ өчен сөенүләремнең чигечамасы булмады. Бераздан, илебез чемпионаты барганда, Сыктывкар шәһәрендә очрашырга туры килде. Өстенә ак футболка кигән иде. Зәй ягыннан икәнемне белгәч, аерата якын итте. Озак кына сөйләшеп утырдык. Гади, эчкерсез кеше иде. Өстендәге ак футболкасы кебек, эче дә ак моның, дигән уй узган иде башымнан ул чакта. Хәзер дә минем күз алдына әнә шундый булып килеп баса.

Зәйгә кайткач та, Эдуард Галиев белән "Ялта-Зәй" не күтәрү буенча күп эшләделәр. Чаңгы ярышлары элек Красноярскида, Сыктывкарда
узса, хәзер инде алар Зәйдә уза. Монда, билгеле, Федор Симашевның да өлеше зур.

Эдуард Галиев - Татарстан чаңгы спорты һәм биатлоны Федерациясе вице президенты:
- Федор Симашев, гап- гади авыл малаеның Олимпия чемпионы була алуын үз мисалында күрсәтмәсә, кем белә, бу төбәктән шулкадәр спортсмен үсеп тә чыкмаган булыр иде. Күпме яңа исемнәр барлыкка килде. Сезнең авылдан гына да Николай Симашев, Петр Коронов, Михаил Краснов, Афанасий Кондратьевларны атап була. Күрше авылдан Рәшит Ханнанов тагын. Бер төбәктән күпме спорт мастеры һәм кандидаты! Күптән т үгел Т атарстан беренчелегенә узган чаңгы ярышында авылдашыгыз Петр Коронов 30 чакрым араны икенче булып килде. Аңа да атаклы якташының рухы ярдәм иткәндер, дип уйлыйм.

Сезгә, авылдашларына зур рәхмәт әйтәсем килә: менә дигән музей оештырдыгыз, стела ясаттыгыз. Аның турындагы истәлекләрне кадерләп саклыйсыз. Бөтен җирдә дә мондый кадерхөрмәтне күрсәтмиләр. Битараф калган, геройларын белмәгән төбәкләрдә дә булырга туры килә безгә. Андый урыннан тизрәк качасы, үзебезнең киң күңелле кешеләребез янына кайтасы килә. Зәй - менә шундый киң күңеллеләр ягы. Бүген бу сәхнәдән тагын бер күңелле хәбәрне ишеттерәм: "Коннобалетная академия" дип ачылган, аннан Балалар спорт мәктәбе дип йөртелә башлаган спорт йорты бүгеннән Федор Симашев исемен йөртәчәк. Бу турыда приказ чыгарылган инде.

Илдус Илдарханов - журналист, "Чаңгы юллары" китабы авторы:
- Мин Федор белән 1968 елдан таныш. 1992 елга кадәр гел аралашып тордык. Нинди генә темаларга сөйләшмәдек тә, кемнәрне генә сүкмәдек икән шул вакыт эчендә. Гаделсезлекләрне күреп, йөрәге өзгәләнә, бөтен нәрсәне күңеленә якын итеп ала иде ул. Шуңадыр да, якты дөньядан да бик иртә китеп барды. Югары Баграж, аның кешеләре турында шулкадәр күп белә, яратып сөйли иде. Бу якларга икенче юлы кайтканда, ЗәйСарман олы юлының Багражга таба борылышында Федор Симашев исеме язылган багана булсын иде, дип телим. Плитада: "Бу авылда Олимпия һәм дөнья чемпионы Федор Симашев туып үскән", - дигән язу да булыр, дигән өметтә калам.

Юбилей кичәсе җыр-шигырьләрбелән үрелеп барды. Монда катнашкан һәр кешенең күңелендә Симашевның исән түгеллегенә үкенеч белән беррәттән, шундый кешенең авылдашы булу өченгә горурлану хисе дә булгандыр, дип уйлыйм. Бәйрәмне йомгаклап, Югары Баграж мәктәбе директоры Николай Иванов кичәгә килүчеләргә рәхмәт әйтте, барлык кешене чәй өстәленә чакырды.

Татьяна МИРОНОВА
Зәй районы Югары Баграж авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим