Туганайлар

Җан азыгы

61 еллык гомеремне барлап утырганда, бернәрсә дә очраклы гына түгел, ә барысы да Ходай кулында икән, дигән фикергә килдем. Ходай һәркемгә бары тик тиешлесен бирә. "Туганайлар" гәҗитенә эшкә килүем дә очраклы гына булмаган.

50 яшемә кадәр керәшеннәр белән аралашмадым, диярлек, чөнки, минем тирәмдә алар юк иде. Балалар үстергән чорым Менделеев шәһәрендә узды. Анда, керәшеннәр күп булса да, оешма да, зур аралашу да булмады. Нәкъ тә "Туганайлар"га килгәч халкыбызны тирәнтен өйрәнә башладым, карендәшләр белән белгән нәрсәләремне бүлешергә җай чыкты. Татар авылында үскәчтен, үземне белә башлаганнан бирле, "кем соң мин?", "кем соң без?" дигән сорауларга җавап эзләп яшәдем. Шактый гына материаллар да тупладым, укыган китапларым да күп иде. Редакция мине үзе эзләп тапты. Мин филолог түгел, ә сызым-рәсем укытучысы. Татар теленнән этнография дәресләре дә укытып йөрдем. Шуның өчен, миндә язу сәләте бардыр, дип ышанып җитә алмадым. Ходай миңа ниндидер ачкыч тапкан, әнә шул ачкыч белән мин ачылдым да, яза башладым. Тормышны ничек кабул итсәм, шулай яздым. Политика, зур урыннарда утырган кешеләр һәм спорт ише темаларга яза алмадым, язасым да килмәде. Гап-гади һәм иҗат кешеләре турында яздым. Гомумән, мин кечкенәдән үк кул сәнгатенә гашыйк кеше. Аннан соң, миндә борынгылык, музей чире дә бар. Бу өлкәне дә газета битләрендә яктырттым.
Хезмәттәшләрем, Мария Мартыновадан кала, барысы да татар иде. Корректор булып эшләүче Фәнзилә Солтанова "И, Валя, ал инде үзеңә иман битен, бездән булмый бит ул",- диде. Нәселебездә поплар да, монашкалар да бар, денсез булмасак та, минем өчен дин ул вакытта калын пәрдә артында иде әле. Гәҗитнең проектын уйлаганда ук, иман полососын керткән кешеләргә зур рәхмәт. Изге китаплар, иманнар турында керәшен гәҗитенең язуы, аның иң зур казанышы, дип саныйм. Без бит Казандагы Тихвин чиркәве настоятеле отец Павел Павлов бастырган иман кенәгәләрен халыкка таратыштык. Редакциядә буклетлар, кечкенә генә китапчыклар ясап, кая гына юнәлсәк тә, шуларны алып барып, өч тиенгә генә саттык. Шулай итеп, иман полосасына тотындым, ул һәр сан саен чыга иде. Үзем өйрәндем, белгәннәремне гәҗит битләренә дә чыгара башладым. Ул вакытта газета укучылар белән элемтә яхшырак иде. Карендәшләр сорау, киңәш-тәкъдимнәр белән шалтыраттылар, яздылар. Иман битен Фәнзилә белән эшләдек, аңа рәхмәтем чиксез. Ул, татар кешесе була торып, "Туганайлар"да керәшеннәрдән дә ныграк кайгыртып эшли иде. Мин дә аңламый торган керәшен хәрефләренә, сүзләренә, әллә ничә справочниктан, словарьдан карап, халыкка дөрес итеп мәгълүмат бирде. Бу дөньяда күпме яшәп, аның кадәр дә төгәл, пөхтә кешене күргәнем дә, белгәнем дә юк. Һәртөрле эшкә зур җаваплылык белән карый торган кеше ул.
Биредә эшләү тагын бер зур вакыйга - күңелемә якын батюшка - Керәшен Сәрдәсе чиркәве священнигы Димитрий Сизов белән танышуым белән бәйле. Алла кешесе буларак якын кабул иттем аны, күп тә үтми, тормыш иптәшем Василий белән миңа кабен дә койдырды ул. Гәҗиттә иман битен эшләгәндә дә, сорауларыма җавапны ул бирде. Отец Павелга шалтыратырга ничектер кыенсынаидем, чөнки ул миңа буем җитмәстәй олы кеше булып тоелды.
Пенсиягә кадәрге иң рәхәт вакытым - "Туганайлар"да - җаным теләгән эш белән шөгыльләнгән чорым. Хезмәттәшләремә саулык-сәламәтлек телим, Ходай биргән гомерләрен рәхәт итеп яшәсеннәр. Миннән соң килгән яшьләргә иҗади уңышлар, финанс иминлеге телим. Газета укучыларыбыз да "Туганайлар"ны ташламасыннар. Ни дисәк тә, безнең бердәнбер гәҗитебез ул, ярдәм итеп торсыннар, дигән теләктә калам.
Валентина МАКСИМОВА,
корреспондент

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: