Туганайлар

“Амадиннар ” безнеңчә сайрады

30 октябрь көнне Казан шәһәренең “Спорт һәм туризм академиясе”нең концертлар залында “Амадиннар” дип исемләнәнгән, туган телдә башкаручылар конкурсының финалы гөрләде

 Конкурсны  Казан  дәүләт  энергетика  университеты һәм Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе оештырды.

 Кемнәр соң алар, “амадиннар”? Бу сорау мәкаләне укый башлаган һәрбер кешедә тугандыр. Зоология һәм дә биология фәннәрен яратып укыган кешеләр әйтер, амадин  –  тукучылар  отрядына  кергән  кечкенә  генә кош  чык ул. Табигатьтә бу кошчыкларны Африка, Австралия, Көньяк Азия киңлекләрендә очратырга була. Бу кошчыкларны җырчылар төркеменә дә кертәләр. Матур көйле тавышлар чыгаручы амадиннарның җырлары күбрәк сызгыруны хәтерләтә, дип хәбәр итә Интернет чыганаклар. Димәк, амадин – моңлы тавыш чыгарырга сәләтле булган төрле төстәге кечкенә кошчык. Шулай да, конкурс бит җырныкы. Нигә соң бу кошчыклар исеменә җыр конкурсы аталган? Биредә катнашучы конкурсантларның да, профессионаллар булмасалар да, һәркайсының үз моңы, үз менталитеты, үз культурасы булудандыр, мөгаен. Монда катнашучылар да яшьләр, алар әле, бәлки, алга таба, үз халкының сандугачлары да булып китәрләр?!

Финал концерты алдыннан катнашучылар профессиональ күнекмәләрен арттыру өчен кызыклы мастер­классларда катнашты. Шул көнне мин дә, финалистлар белән танышып кайтыйм әле дип, Халыклар дуслыгы йортына юл тоттым. Шунда Тыва Республикасыннан ары килгән Эрес Санчай­оол белән танышып киттек. “Казанда бу айда инде икенче тапкыр булуым. Беренче тапкыр “Төрки халыклар фестивале”ндә катнашкан идем. Ә икенче тапкыр бу конкурска килдем”, ­ диде Эрес.  Минем керәшен газетасыннан килүемне белгәч, “Мин керәшеннәр белән  таныш.  Узган  фестивальдә  таныштым”,  –  диде ул. 

Эресның  остазы  да  “Бермәнчек”  ансамбленең  художество җитәкчесе Эльмира Кашапова булып чыкты. Чыгышы вакытында да “Бермәнчек” ансамбленең музыканты ярдәм итәчәк, диде ул. Финалда Эрес ике музыкант белән берлектә чыгыш ясады. Берсесе “Бермәнчек” ансамбле музыканты булса, икенчесе консерваториядә укучы егет булды. Алар Себер, Монголия, Тибет халыкларына хас булганча тамак белән җырлап, “Эне­Сай” (Енисей буйлап) җырын башкардылар.

Конкурста катнашучыларны өч остазга бүлергә булганнар. Болар – Татарстанның атказанган артистлары Эльмира Кашапова, Эльмира Кәлимуллина, “Мураками” рок ­төркеме солисткасы Диләрә Ваһапова булып чыкты. Алар һәммәсе дә һәрбер катнашучы белән очрашып, аларның  чыгышларына  ниндидер  үзенчәлек  өстәү өстендә эшләгәннәр. Остазларның конкурска карата фикерләрен беләсем килде.

Эльмира КӘЛИМУЛЛИНА:

­ Минемчә, бу бик кирәкле конкурс. Хәзерге заманда тел югала бара, туган телдә сөйләшүчеләр кими. Күреп торам, яшьләрнең дә мондый конкурсларда катнашасылары килә. Барлыгы 140 заявка кабул иттек без. Алар һәрберсе дә үз туган телендә җырлый. Бу минем өчен бик сөенечле вакыйга. Чөнки мин дә аларның мәдәниятен, культурасын икенче яктан күрә башладым.  Аларның  карашын,  фикерләрен ишеттем.

Безнең биш төрле номинация бар. Һәрбер  катнашучы  индивидуаль, һәркемнең үзенә генә хас тавышы, тембры, әзерләнү дәрәҗәләре дә төрле. Шул критерийлар буенча 17 финалистны бүлеп алдык. Алдан 14 финалист кына кабул итәрбез, дип карар кылган идек. Тик без уйлаганча гына килеп чыкмады, тагын 3 номер өстәргә туры килде. Чөнки катнашучылар бик талантлы, үзенчәлекле кешеләр. Алар белән без ныклап эшләдек. Һәрбер гаризаны җентекләп, команда белән карадык. Кайберләренең файллары ачылмады. Аларны эзләп табып, элемтәгә кереп, гаризаларын карадык. Бик мәшәкатьле, тик бик куанычлы, күңелле эш булды бу.

Һәрберебез  дә  үзенә  команда  җыйды.  Финалистларны сайлаганда наставниклар арасында бәхәсләшү, ниндидер  тартышу  да  булмады.  Катнашучыны тыңлыйсың да, “Әһә, бусы минеке”, дисең. Ничектер шулай үзеннән­үзе бүленде. Миндә, Диләрәдә алтышар финалист, Эльмира Кашапова үзенә җиде конкурсант кабул итте. Һәрберсе белән индивидуаль эшләдек.

Җырны ничек итеп бирергә, чыгыш вакытында нинди образ тәкъдим итәргә – барысын да җентекләп карадык. Номерларга ниндидер үзенчәлек өстәү өстендә эшләдек. Без чыгышларны үзгәртмәдек, ә бары тик төрле алымнар белән баеттык кына.

Моңа  кадәр  мондый формадагы,   мондый эчтәлекле   бәйгеләрдә, проектларда  катнашканым булмады. Әгәр дә бу проект бер ун ел элек барлыкка килгән булса, мин бик теләп гариза биргән булыр идем. Чөнки мин үз  туган  телемне,  тарихымны яратам. Бу конкурс белән чагыштырырдай башка конкурсларны әлегә белмим. Бу Россиядә  бердәнбер,  шундый үзгә формада оештырыла торган конкурс. Мәсәлән, армән рус телендә, татар украин телендә җырлый. Сәхнә түрендә халыклар дуслыгы чагыла.

Финал концерты ике өлештән торды. Беренче өлешендә  финалистлар  үз  чыгышларын  жюри  членнарына, тамашачыларга тәкъдим итсә, икенчесе катнашучыларны бүләкләү булды.

Һәрбер “амадин” кечкенәдән ишетеп үскән әби­-бабаларының җыруларын башкарды. Бу конкурсның максаты – туган телдә башкарылган җырларны популярлаштыру. Барлыгы финалда керәшен, татар, рус, украин, чуваш, француз, казах, башкорт, тыва, нагайбак һәм мордва халыкларының телләре яңгырады. Болар – Татарстан, Тыва, Чувашия, Башкортстан республикалары һәм Чиләбе өлкәсеннән килгән конкурсантлар.

Һәрбер чыгыш бер­берсеннән стиле, жанры, эчтәлеге белән аерылып торды. Кайсыдыр эчтәлеклерәк, профессиональ яктан яхшырак булды, дип карау да дөреслеккә туры килмидер. Һәрберсе аерым игътибарга лаек иде.

Иң  беренче  булып  сәхнәгә  составларына  2016  елның  “Кряшен  чибяре”  –  Татьяна  Ефремова  кергән “Зәкәрия” ансамбле чыкты. Алар “Кәрия­Зәкәрия” татар халык җырын башкардылар. Бу җыр битбокс һәм гармун астында башкарылды. Матур, заманча, һәм иң мөһиме – Зәкәрияләрчә, чын күңелдән. Ни дип әйтим. Булдырдылар! “Зәкәрия”  “Заманча башкаруда халык җыры” номинациясендә җиңүче булды.

“Зәкәрия”ләрдән берничә номерга гына калышып, быелгысы  елның  “Кряшен  чибяре”  Алиса  Исакова чыкты. Алиса үз туган авылы Дүсмәт көен сузды. Консерваториядә  укучы  катнашучылардан  бернәрсәсе белән дә калышмады. Алисага алда уңышлар телисе генә кала!

Алисадан соң сәхнәдә Чаллы шәһәреннән ары килгән Владислав Агапов күтәрелде. Ул “Автор җыры” номинациясендә чыгыш ясады. Тик җыры үзенеке түгел, әтисенеке. Ул Виталий Агапов авторлыгындагы “Керәшен халкым минем” җырын башкарды.

Владиславтан  соң  сәхнә  түренә  Нәҗип  Җиһанов исемендәге  Казан  дәүләт  консерваториясенең  этномузыкология бүлегендә укучы кызлар – Вероника Барышникова һәм Алина Ахметшина­Майорова чыкты. Вероника Чиләбе өлкәсеннән килеп укучы нагайбәк кызы. Бәлки, шуңададыр, Алина белән берлектә нагайбәк җырын башкарырга уйлаган. Җыр барышында Алина думбрада, Вероника тандырда уйнады. Кызларның чыгышлары зур дәрәҗәгә лаек дип табылды. Аларга “Инструмент астында халык җыры” номинациясендә беренче урын бирелде.

Конкурсның төп бүләген “Автор җыры” номинациясендә “Мама” җырын башкарган мордва кызы Юлия Рахманюк алды.

Унҗиде  финалист  арасында  өч  катнашучының керәшен яшьләреннән булуы күңелдә горурлык хисе уятты. Килгән кунаклар да, тамашачы да моңа игътибар  итте,  “керәшеннәр  булдыра”  дигән  соклану сүзләре ишетелде. Татарстан өчен генә түгел, Россия дәрәҗәсендә уникаль конкурс булды бу. “Амадин”нарыбыз, шушы кечкенә кошчыкның төрле төстәге каурыйлары кебек, балкысыннар, аларга матур, якты юл телик!

Фото: Милена Новикова

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: