Туганайлар

“Алтын фонд”ның алтын әбиләре

Көннәр, еллар бер-бер артлы узып кына тора. Кичә яшәеш өчен мөһим булган күп нәрсәнең бүген инде кирәге калмады.

"Бигрәк "ускоренный" заманада яшибез, - дия торган иде әбием. - Элек районга барып кайтырга бер көн кирәк иде, хәзер урындыкта утырып, өйдән чыкмый гына, унбиш минутта әллә никадәр сораулар чишеп аталар". Шулай... Бүген барыбыз да шул алны-артны белми чабучы замана арбасыннан төшеп калмаска тырышабыз, дөнья куабыз. Ә менә бераз туктап, узган юлга борылып, Ходайга шөкер итеп, күңел тынычлыгы турында уйланучылар арабызда күпме икән? Матди байлыкка гына түгел, рухи байлыкка да мохтаҗ бит адәм баласы.

Бирде дөнья кирәкне…

Бүген гомер буе авыр эштә эшләп тә, дөньяның киңлеге, туган җирнең һәм мәхәббәтнең яктылыгы, бөеклеге турында бер генә минутка да шикләнмичә, аларга дан җырлаучы түтиләр турында сөйлисем килә. Алар Мамадыш районының гүзәл бер почмагында урнашкан Кумырык авылында инде сиксән яшьләрен ваклыйлар. Марҗый, Начтый, Татый түтиләр - әле дә авылның алтын тоткалары. "Тормыш баштан сыйпамаса да, Ходай озын һәм вакыйгаларга бай гомер бирде",- ди алар. Өчесе дә Кумырык кызлары, аннан киленнәре булганнар. Кечкенәдән үк җирдә эшләп чыныкканнар. Инде картайган көннәрендә дә авылдан, туган туфрактан аерыласылары килми - үзләре генә яшәп яталар.

"Урак урганыма да исем китми, 13-14 яшьлек чакларымда тракторларга солярка, су ташучы булып ничек йөрдем икән, шуңа аптырыйм. Безнең басулар таулы да елгалы. Атым белән ничек итеп шунда берәр җиргә аумаганмын икән, - дип, балачагын искә ала сиксән ике яшьлек Начтый түти Павлова. - Кышын, 25-30 чакрым ераклыктагы Лубянга барып, урман кисәргә дә туры килде. Шуннан берәр томыран кисәге күтәреп кайта идек. Электр да, газ да юк заманалар - өйне җылытырга, ашарга пешерергә кирәк бит".

Шулай еллар уза торып, авыл хатыннары яңарышларны да, үзгәртеп коруларны да бергәләшеп кичерә. "Электрлы булган еллар, ияләшкәнче, әллә ничек, сәеррәк тоелды. Нинди күлмәк кияргә аптырап, җыртыгы булса, яктыда күренер диеп, борчыла да идек",- диләр. "Колхозда нинди эш бар - бөтенесе дә безнең җилкәдә. Ничә сарай җиткергән идек - берсе дә калмады, таратып бетерделәр хәзер. Урманнан таш чыгарып, аны носилка белән ташыдык. Идел буеннан ком алып кайта идек. Башка андый хәлләр, эшләр була күрмәсен, Ходай сакласын. Хәзерге кеше ул авырлыкларга чыдамый", - ди Начтый түти. Олыгайган көнендә дә тик утыруны белми - тавыклар асрый, хәтта, бакчасындагы печәнен дә үзе чаба.

"Ындыр табакларын да гөрләттек. Өстебезгә кигән күлмәкләребез дә үзебез суккан, теккән иде бит. Җитенне башта ат юлына салып, ефәкләндерә идек, шуннан соң гына җерли идек", - дип сүзгә кушылды сиксән дүрт яше белән баручы Татый түти Куркина. Шунда ук Начтый түти: "Хәзер генә эрлиләр аны, ә без җерли идек",- дип тә искәртте. "Җәен көненә 20-30 көянтә су ташый идек, кышын чишмәгә төштек", - дип сөйләүләрен тыңлагач, каян килгән бу хатыннарга шулкадәр көч, диеп шаккатам. Өстәвенә ашарларына да булмаган. "Алабута ашап үстек, аңа карап үлмәгәнбез. Әле хаман да, шөкер, үзебез дә алабута кебек нык",- дип такмаклыйлар түтиләр. Хәзерге газлы, сулы рәхәт тормышка сөенеп туймыйлар. "Кыш көне дә үзебез генә торабыз, карлар яуса көрибез, көри алмасак, балалар кайтып түгеп бирәләр",- дип, шөкер итәләр.

Юанычка - җыр

Бетмәс эшкә, ялангачлыкка, ачлыкка чыдар өчен нинди юаткычлар таба идегез, дим әбиләргә. Бүгенге рәхәтлеккә чыдый алмаганнар, аракыдан, әллә нинди төрле коткылардан куаныч таба бит. "Безнең яшьлектә берәүнең дә исереп, кеше көлдереп, җирдә аунап ятканы булмады. Гаиләне туйдыру, илне алдынгылар рәтенә чыгару өчен эшләдек. Элек болынга кышлык печән әзерләргә төшә идек. Беләсезме, өч пар гармун була иде анда. Җырлап төшә идек, җырлап менә идек. Бар булган шатлык-борчуларыбызны җыр белән әйтеп, сахраларга тараттык. Арганны да җырлап баса идек. Печәннән кайтып, кичке уенга җыела торган идек. Ул чакта уеннар авылда берничә җирдә була иде",- дип хәтирәләрен яңартты Мария түти Ефремова. Араларында иң өлкәне ул - сиксән алты белән бара. Бүгенге көндә улы белән гомер итә. Менә дигән алты оныгына сөенеп туймый.

Сулдан уңга: Анастасия Павлова, Татьяна куркина, Мария Ефремова

Корычтай нык табанлы, ефәк кылдай нечкә күңелле түтиләр, "Кумырык" ансамбле булып оешып, 2002 елдан чыгыш ясый башлыйлар. Әбиләреннән өйрәнгән җыруларны халыкка чыгарып кына калмый, матур сәхнәләрдә дә җырлап, ләззәт алалар. "Күрше якын-тирә авыллар, районнар, шәһәрләр - берсе дә калмады. "Керәшен җыру әйтә" фестивалендә икенче урын алып кайттык. Крутушкаларда уйнап җырладык. Алабуга, Кукмара, Әлмәт, Казан, хәтта, Башкортстанга кадәр барып җиттек,- диләр. - Нагайбакка да чакырдылар. Район башлыгы Анатолий Иванов та бик кыстаган иде. Аңа каршы, "Без карт әбиләрне андый ерак юлга врач белән җибәрергә кирәк бит", дидек. "Врачын да табабыз, теләсәгез, тагын әллә кемнәр белән җибәрәм, ерак карендәшләребезне күреп кайтырсыз",- дигән иде кана Анатолий Петрович. Йөрәк җитмәде чыгып китәргә, үз хәлебезне үзебез беләбез шул",- диләр түтиләр, көлешеп, шул ук вакытта моңланып та.

Без дә җырларга ай оста түгел,

Безнең хәтеребез дә җуялган.

Хәтерләребез генә җуялмас иде,

Безнең яшьләребез дә олайган.

Кумырыкның сикәлтәле юллары...

Элек шаулап-җырлап торган Кумырык авылында бүген нибары 30 хуҗалык кына калган. Узган гасыр башында, халык күплектән Кумырыкта өй салырга да урын булмаган, шулай ук, ул чакларда, замана тәртипләре белән, яңа туган малайлардан кала, кызларга имана җирләре дә бирмәгәннәр. Үстерәсе балаларын жәлләп, 100 ләп хуҗалык яхшы тормыш артыннан Красноярск якларына вербовка белән чыгып китә. Шунда төпләнеп, бүген Красноярск өлкәсенең Перов районына караган Комаровка авылына нигез салалар. Моннан берничә ел элек, зур, матур алманың кайчандыр икегә бүленгән өлешләре елашып күрештеләр, бер-берсенең туган нигезләрен барлап сөенештеләр. Красноярскидагы нәсел дәвамчылары ата-баба җирен күрергә кайтты. "Хәзер санап ятам: киткәннән калганы да 130лап булган - авыл нык иде",- дип сөйли Мария түти. Чиркәүләре дә зур булган, тик заманында аннан ашлык склады ясаганнар, аннан клуб иткәннәр. Чиркәү-клуб җимерелергә җиткән мәһабәт бина булып, авыл башында басып тора.

Хәзер әбиләр зур бәйрәмнәрдә күрше Юкәче авылы чиркәвенә барып келәү итә икән. Заманында авылдан яшьләр чыгып китүгә юлсызлык проблемасы да зур этәргеч ясагандыр. Гомер буе юлсызлыктан интеккән Кумырык авылы, ниһаять, быел асфальт юллы булды. Бәлки, пенсиягә чыгып, кире туган нигезләренә кайтучылар, авылга икенче сулыш та өрдерер?

Кумырык түтиләре, гомер юллары нинди генә сикәлтәле булса да, әле бүген дә чая, шат күңелле, Ходайның биргәненә шөкер итеп яшиләр. Бары тик белгән җыруларын өйрәтеп калдырырдай яшьләрнең юклыгына күңелләре төшә, борчыла. "Авылда балалар юк, шәһәрдән кайтканнарга кызык түгел, барысы да телефон-планшетка төртелеп утыралар",- диләр. Җырлар теркәп барган берничә дәфтәрләрен кызларына тапшырганнар.

Бүген халкыбызның бай мирасын саклаучы әбиләребез арабыздан акрынлап китеп бара. Үзләре белән бер эпоханы алып китәләр... Ә бит алардагы күңел һәм хәтер байлыгы керәшеннәрнең "алтын фонд"ын тәшкил итә. Безгә, яшьләргә, бүгенге белән элеккене бәйләп торган күперләрне, ничек тә булса саклыйсы, яклыйсы иде бит. Соңга гына калмыйк...

Юлия ГУБИНА, 2017

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: