Туганайлар

Алмагачларың сагына

1930 нчы елның 19 январе. Качмануның чатнама суыкларыннан өй бүрәнәләре шартлап ярыла. Мондый вакытта урамга чыгып йөрмәвең хәерлерәк: салкын битләрне, колакларны өтәләп кенә калмый, кием эченә дә бик тиз үтеп, өшетә башлый. Шундый көндә, бәйрәмгә тагын бер шатлык өстәп, Комазан башындагы Ивановлар гаиләсендә чираттагы балалары дөньяга аваз сала һәм сабыйның...

1930 нчы елның 19 январе. Качмануның чатнама суыкларыннан өй бүрәнәләре шартлап ярыла. Мондый вакытта урамга чыгып йөрмәвең хәерлерәк: салкын битләрне, колакларны өтәләп кенә калмый, кием эченә дә бик тиз үтеп, өшетә башлый. Шундый көндә, бәйрәмгә тагын бер шатлык өстәп, Комазан башындагы Ивановлар гаиләсендә чираттагы балалары дөньяга аваз сала һәм сабыйның кырыс дөнья буйлап тормыш юлы башлана. Аңа Петр диеп исем кушалар.


Тырыш кына түгел, зиһенле бала да булып чыга Петр. Туган авылы Комазан башында башлангыч мәктәптә гел яхшы билгеләренә генә укый. Ил өстенә олы афәт килгәндә, Бөек Ватан сугышы башланганда аңа унбер яшь була. Бөтен яшьтәшләре белән бер рәттән, ачлы-туклы гына яшәсәләр дә, үгез җигеп җир сөрергә дә, тырмага да чыга. Ат җигеп Мамадышка икмәк тә ташый. Басуда бригадирның уң кулы булып та йөри. Мәктәптә математиканы су кебек эчүче үсмергә иптәшләренең хезмәт көннәрен теркәп баруны да йөклиләр. Өстәвенә, урак урып, ялчыгып төшке, кичке ашка туктаган авылдашларының сугыш михнәтләреннән, югалту ачыларыннан кырыслана башлаган күңелләрен тальян моңнары белән дә эретә ул. Дүсмәт мәктәбен тәмамлаганнан соң, Мамадыш педагогия училищесына юнәлә. Анда укыганда да, дәресләр бетүгә авылына юнәлә, дусларын кичке уеннарда җырлатып биеткәннән соң, бер-ике сәгать кенә черем итеп ала да, яңадан егерме чакырымдагы Мамадышка кайтып китә.

Педучилище тәмамлаган Петр Ивановны Тәкәнеш районы мәгариф бүлеге Керкәвеч мәктәбенә билгели.

- Мәгариф бүлеге мине 1950 нче елны Керкәвечкә җибәрде. Мәктәп директоры шатланып каршы алды. Фатир мәсьәләсен әйткәч, бер урамда узган ел килгән укытучы кызыбыз фатирда тора. Барып кара әле. Килешсәгез, шунда урнашырсыз, диде. Ул фатирны бик тиз таптым. Анда Федосия Максимовна яши булып чыкты. Уку елына әзерләнү өчен алданрак килгән икән. Бер ел укыткан да. Уртак телне тиз таптык. Фатир хуҗасы да каршы килмәде. Беренче һәм өченче сыйныфларны - миңа, икенче һәм дүртенчеләрне Федосия Максимовнага бирделәр. Бик тату яшәдек. Керкәвеч мәктәбендә барысы 400гә якын бала укый иде. Икенче елны, каникулдан килсәм, Федосия Максимовна өстәл янында киң маңгайлы, калын чәчле, ачык йөзле бер егет белән сөйләшеп утыра. Авылдашы икән. Петр Иванов белән шулай таныштым. Аңа үзебездән ерак түгел генә фатир табып бирдек. Дуслашып киттек. Шулай да Федосия Максимовна белән Петр Ивановичның мөнәсәбәтләре башкачарак, җылырак булды. Бераздан алар өйләнештеләр. Петр Иванович белән икебез фатирларны гына алыштык.

Берничә елдан аларны Җөригә күчерделәр, - дип хәтирәләре белән уртаклашты күренекле мөгаллим, мәктәп директоры Петр Ивановның тууына 85 ел тулу уңаенннан аның туган авылы Комазан башы мәдәният йортында үткәрелгән искә алу кичәсендә яшьлек дуслары һәм хезмәттәшләре, мәгариф ветераны Нурания Галимуллина.


Берничә елдан Федосия Максимовна белән Петр Иванович Ивановлар Ылыя (Комаровка) башлангыч мәктәбенә күчереләләр. Петр Ивановичка мәктәп директоры вазыйфасы йөкләнә.

Мәгариф ветераны Анастасия МАКСИМОВА истәлекләреннән:

- Алар 1958-59нчы уку елында Җөридән күчеп төштеләр. Мин 2нче сыйныфта укый идем. Башта Федосия Максимовна классында булдым. Аннан Петр Иванович укытты. Ул мәктәп бакчасын зурайтып, анда җиләк-җимеш агачлары утырта башлады. Агач төпләрен казуны безгә тапшырдылар. Иртәнге якта көн кояшлы, җылы иде. Әкренләп салкынайтып җибәрде. Юка киенгән булганмындыр инде, аякларым туңа башлады. Бер заман бөтенләй түзәрлек хәлем калмады. Моны Федосия Максимовна да күреп алган икән. Җылынырга мәктәпкә кертеп җибәрде. Бүтән чыга алмастыр бу бала эшкә, дип уйлаганнардыр. Аякларга җылы кергәч, агач утыртырга чыктым. Федосия Максимовна белән Петр Иванович гаҗәпләнеп калдылар, аннан елмаеп җибәрделәр. Үзем балалар укыта башлагач та, Петр Ивановичка күп мөрәҗәгать итә идем. Аның методик ярдәмлекләре бик күп иде. Гел булышты, киңәшләрен бирде.

Үзе дә Комазан башы авылында туып-үскән, озак еллар Мамадыш районының данлыклы Җәнлек совхозы урта мәктәбенә җитәкчелек иткән Илья Григорьевич Волков менә нәрсәләр сөйләде:

- 42 ел буена "Таң" колхозына рәислек иткән Зәйнулла абый Һадиуллин Комазан башын "Портфельлеләр авылы" дип йөри иде. Федосия Максимовнаның дәдәсе Николай Максимов та Тәкәнеш районында мәгариф бүлеге мөдире булып эшләде. Түбән Камада төзелешләр башланып анда күчерелгәч, 1нче санлы мәктәпне төзетеп, аның директоры булды. Районның август киңәшмәләрендә Петр Иванович җитәкләгән Ылыя мәктәбен гел үрнәк итеп күрсәтәләр иде. Анда берничә тапкыр семинарга да алып бардылар. Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында ук мәктәп яны участогыннан алынган уңышны сатып акча эшләделәр алар. Территорияләре гел чиста, чәчәкләргә күмелеп утырыр иде. Кеше буларак, Петр Иванович оста анекдотчы иде. Кичке уеннарда кызларны биеткән көен дә хәтерлим әле. Ул елларда Комазан башында гармунчылар бик күп иде. Ылыя балаларын да гармунда уйнарга өйрәтте.

Петр Ивановның 1970нче елда "Совет мәктәбе" журналының бер санында басылган мәкаләсеннән өзек: "Безнең Ылыя (Комаровка) мәктәбе тәҗрибә участогының мәйданы 0,8 гектар, аның әйләнәсендә декоратив агач һәм куаклар утыртылды, койма белән әйләндереп алынды. Анда 200 төпкә якын алмагач, 50 төп чия, 540 төп карлыган, 37 төп крыжовник, 1000 төптән артык кура җиләге бар, 350 квадрат метр мәйданда виктория һәм чәчәкләр үстерелә. Бәрәңге һәм яшелчә бакчасы мәктәптән читтәрәк, елга үзәнендә. Аның мәйданы - 0,30 гектар."

Менә шушы кадәр җиләк-җимешне, яшелчәне 7-11 яшьлек 50-60 бала үстереп, карап торганнар. Ул чорларда ук инде Ылыя мәктәбе үзфинанслауга күчә. Ашханә бинасы җиткерелеп, балалар мәктәптә бушлай ашатыла, уку әсбаплары белән тәэмин ителәләр, тырышларга бушлай кино карау бәхете дә елмая, алар төрле тәм-томнардан да авыз иттерелә. Башлангыч мәктәп кенә булса да, укучыларны кызыксындыруның төрле критерийлары да эшләнгән була анда. Балаларның укулары да, хезмәттә катнашулары да исәпкә алына. Ылыя авылының күпме кешесе әлеге мәктәп аша узган. Петр Ивановның эш тәҗрибәсен өйрәнергә Татарстан, Башкортстан, Удмуртиядән күп тапкырлар мәктәп директорларын алып киләләр. Кырык яше дә тулмаган килеш ул "Татарстан АССРның атказанган укытучысы" дигән Мактаулы исем белән бүләкләнә. Мондый олы, дәрәҗәле исемнәрне бит ул елларда бик сирәкләргә генә, анда да пенсиягә чыгар вакытлары гына җиткәч, 55 һәм 60 яшьлек юбилейлары уңаеннан гына бирәләр иде. Ылыяда иң беренче телевизор мәктәпкә сатып алына. Аннан тапшырулар карарга мәктәпкә бала-чагалар да, өлкәннәр дә җыела башлый. Җитәкчеләр арасында дәрәҗәсе югары булгач, йорт, каралты-кура җиткерүчеләр аңа төзелешкә агач, такта юнәтергә булышуын үтенеп тә мөрәҗәгать итәләр. Һәм ул барысына ярдәм кулын суза.

Кызганычка каршы, рәхимсез авыру Петр Ивановичны 1972нче елда арабыздан алып китә. Ике кызларын, өч улларын Федосия Максимовнага үзенә генә олы тормыш юлына чыгарырга язган булган икән шул. Олы йөрәкле ана аларны әтиләре үрнәгендә ил-көн өчен кирәкле, игелекле шәхесләр итеп тәрбияли. Олы кызлары Клара төзелештә хезмәт куйды. Олы уллары Иван да әти-әнисе юлыннан китеп, хезмәт эшчәнлеген укытучы буларак башлап җибәргән иде. Озак еллар Мамадыш районы кулланучылар җәмгыятен җитәкләде, аны Татарстан һәм Россия күләмендә алдынгы урыннарга чыгарды. Уртанчы уллары Анатолий да төрле җитәкче вазыйфалар башкарды. Соңгы елларда муниципаль районыбыз башлыгы. Районның, Мамадышыбызның чын патриоты ул. Аның шәхси тырышлыгы белән генә Мамадыш шәһәре күп тапкырлар Татарстанның иң төзек торак пункты дип табылды, 2013нче ел нәтиҗәләре буенча Россия күләмендә беренче урынны яулады. Улы Раджив белән әти-әнисенең туган авылларына гел ярдәм кулы сузып торалар. Комазан башы авылына хәзер асфальт юл керә. Изге "Олы чишмә"ләре халыкка шифалы суларын бирә башлады. Федосия һәм Петр Ивановларның төпчек уллары Николай да Мамадышыбызда бик күп игелекле эшләр башкара. "Чулпан" иминият компаниясе филиалына да җитәкчелек итә, урамнарга, йортларга су кертү белән дә шөгыльләнә ул. Анатолий Петровичның җәмәгате Маргарита Семеновна да Комазан башы авылында туып-үскән. Ул да туган ягына ярдәмнәрен күрсәтеп тора.

- Бер вакытта да болай дулкынланганым юк иде. Кичә барганда күңел тулып, яшьлек елларымны искә алып утырдым. Әти, яшь кенә булса да зур уңышларга ирешкән. Әни 44 ел балаларга белем бирде. Бүген зиратка кайтып, каберләренә баш идем. 44 ел эшләү дәверендә әнинең бер генә баланы да ярдәмче интернат мәктәпкә җибәргәне булмаган. Дәресләрдән алып калып та укыта, кич кенә кайта иде,-дип искә алды һәм кичәне оештыручыларга, анда чыгыш ясаучыларга рәхмәтләре ирештерде Анатолий Петрович. Кичәдә Петр
Иванович белән Федосия Максимовнаның укучылары, дуслары чыгыш ясады, аларның яраткан көйләре һәм җырлары башкарылды, бу матур парга багышлап Валерий Шрыков иҗат иткән җыр яңгырады.

Минневәрис МИНГАЛИЕВ,
Мамадыш

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим