Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алина ДАВЫДОВА: «Карьерам — балам кебек»

Җырчы карендәшебез Алина кыю адымнар белән, эстрада дөньясында танылып килә. Үзенә генә хас сөйкемлелеге, гадилеге булган ачык күңелле Алина ДАВЫДОВА белән әңгәмәбез – керәшенлек, иҗат юлы турында.

— Алина, «Кряшен чибяре» конкурсында җиңү яулагач кына, сине керәшен кызы буларак белә башладылар. 
— Бу конкурс турында, очраклы рәвештә, Артур Поляковтан ишеттем. Ул миңа «әйдә, катнашып кара» дип әйтте. Яшермим, керәшен дөньясы белән таныш түгел идем. Конкурска әзерлек вакытында үзем өчен тарихыбызны, йолаларны ача башладым, җыруларыбызга гашыйк булдым. Конкурстан соң, Марина Карпова белән бергә яздырган «Керәшен кызлары» җырыбыз тиз популяр булды. Хәзер репертуарымда керәшен җырулары да бар, аларны аеруча яратып башкарам. 

— Сәхнәдә сине кайчан керәшен күлмәгеннән күрербез икән?
— «Кряшен чибяре»ндә сәхнәгә әбиемнең киндер күлмәгеннән чыксам да, сандыктагы әбиләр күлмәген киеп тамашачы каршына чыгарга әзер түгел мин. Ләкин аларны заманча стильдә күрсәтәм. Сәхнә киемнәрем арасында керәшен киеме элементлары, бизәнү әйберләре, тамакса, түшлек тә бар. 

— Тормышыңны ничек җыр белән бәйләргә булдың?
— 3 яшьтән җырлыйм. Әти мине музыка мәктәбенә йөртте. Иҗат юлыннан китүемдә аның өлеше зур. Әүхәдиев исемендәге колледжда укып бетергәч, консерваториягә керергә уйладым, ләкин алмадылар. Эстрада җырларына өстенлек бирү теләге Казан дәүләт сәнгать институының Салават Фәтхетдинов классына китерде. 

— Салават Фәтхетдинов белән дә шул вакытта эшли башладыңмы?
— 2010 елда уку йортында имтиханнар бирдем дә, авылга кайтып киттем. Әби белән чәй эчеп утырам, Салават җыр театрына чакырып, Альфред абый шалтыратты. Тиз генә машина табып, туп-туры, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына киттем. Салават абый җырларын тыңлап үскән Алина аның белән бергә эшли башласын инде! Шундый дәрәҗәле җырчы янында басып торуы гына да шатлык. Шулай итеп, Салават җыр театрында 4 сезон эшләдем.

— Җырчы Салаватны бик таләпчән диләр.
— Тышкы яктан усал булып күренсә дә, күңеле йомшак, ярдәмчел. Киңәш сорап килсәң, булыша. Бар нәрсәне туры бәреп әйтә торган кеше. Минемчә, ул башкалар күмәгәнне күрә ала. Аның белән эшләү тормышымда аерым бер урын алып тора. 

— Ул вакытта үзең генә дә концертларда чыгыш ясагансыңдыр?
— Салават абый белән эшләгәндә дә тик тормадым. Альфред абый миңа күп җырлар язып биргән иде. Репетициягә иртәрәк килеп, шунда җырларымны кабатлый идем. Андагы кешеләр, хәтта, ишекләрне ябып куялар иде, чөнки тавышымны тыңлый алмаганнар, җырлавым начар булган (көлә). Салават абый да «барыгыз, җырларга өйрәтегез әле аны» дип әйтә иде. Чөнки колледжда без классик әсәрләр, романслар, аряләр өйрәндек, шуң эстарда җырлары башкару башта миңа авыррак булды. Әле һаман да өйрәнү юлында, чөнки вокалист үз тавышы өстендә гомер буе эшләргә тиеш.

— Мактаганы булдымы соң?
— Узган ел сезон концертында «Молодец!» дип әйтте. Шунда беренче тапкыр ишеттем, ничә ел үткәч кенә. Минем үсешне күргән дип уйлыйм. Анда аның концертында керәшен җыры башкардым. Попури итеп, ике җырны кушып ясадык. Шуннан соң «Алина, менә бу – синеке» диде. 

— Хәзер бэк-вокалда җырлап торучы кызлар турында нәрсә уйлыйсың?
— Минем өчен ул дәрәҗә иде, бар җанымны биреп эшләдем. Ә хәзер кызлар «мин артта гына җырлап торырга тиешмени?!» дигән кебегрәк тоталар үзләрен. Күңел биреп эшләү юк. Аларның үзләрен инде хәзердән үк чын йолдыз дип хис итүләрен аңламыйм. 

— «Ямльле» төркеменең солисткасы да идең бит әле син.
— Анда мин 5 ел эшләдем. Үзем эшләгәндә ул төркемне танытуга зур өлешем керттем. Халыкчанлык алып килдем дип саныйм. Төркемдә халык җырлары өчен дә мин җаваплы идем. 5 ел эчендә «Ямьле»дә рухи яктан да үстем.

— Аннан китүеңнең сәбәбе?
– Бу төркемгә килгәндә, үзем генә дә җырлаячакмын дип алдан әйтеп куйдым. Минем өчен сольный карьера – балам кебек. Кайда гына эшләсәм дә, аны паралель алып барырга тырыштым. Җырлар яздырдым, үзем генә дә чыгыш ясый идем. Идеяләремне чынга ашырасым килде. Үзем генә сәхнәгә ешрак чыга башлагач, алар яратып бетермәде. Соңгы елларны төркемдә бер-беребез арасында бик күп ризасызлыклар килеп чыга башлады. Хәтта, эшкә барасы килмәгән вакытлар булды. Мине халык югалтканын аңладым, чөнки социаль челтәрләрдә бик күп хатлар килә башлады. Шунда, үз-үземә, «вакыт бара, нәрсә дә булса эшләргә кирәк» дидем. Акча өчен түзеп эшләүче түгел мин. Миңа төркемдә кысан була башлады, ниндидер бер рамка эчендә иҗат итәм кебек тоелды. Шуңа киттем. Ачу сакларга тырышмыйм. Хәзер алар белән аралашмыйбыз.

— Үзең генә эшли башлау куркытмадымы?
– Төркемнән киткәч, үзең генә сәхнәгә чыгу авыррак шул. Синең үзеңне генә «җырчы Алина Давыдова» дип белеп бетермиләр. Репертуар тупларга кирәк, кеше арасында күренергә. Ә шулай да мин үземне җилкәмнән авыр йөк төшкәндәй хис иттем. Бер ишек ябылгач, икенчесе ачыла. Очраклы рәвештә, «Егетләр» инстурменталь төркеме белән таныштым. Аларга чыгышларын оештырырлык кеше кирәк булган, ә миңа – музыкантлар. Күптәннән шундый идеям бар иде: инстурменталь ансамбль белән эшләү, чыгыш ясау. Яңа ел алдыннан гына эшли башласак та, кыска вакыт эчендә бик күп җиргә чыгыш ясарга чакырдылар. Без төрле телдә «кавер»лар башкарабыз.

— «Бәрмәнчек», Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә дә эшләдең бит әле.
— Дәүләт җыр һәм бию ансамбле — беренче эш урыным. Анда 1,5 ел эшләдем. Колледжда чакта, фольклордан укытучы Венера Гәрәева тәкъдиме буенча, шунда җырларга эшкә кердем. Ләкин күңелем ятмады, минеке түгеллеген аңладым. «Керәшен Чибяре»ндә җиңгәч, мине «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт ансамбленә алып баручы буларак чакырдылар. Артур Владимировичка, Эльмира Вафичевнага рәхмәт, тәҗрибәм булмаса да, ышанып тапшырдылар. Анда эшләгән 7 елда халыкны тоя белергә, импровизация ясарга да өйрәндем.

— Тамашачыга яравы авырмы?
— Тамашачы бит матурлыкны гына күрә, ә аның артында күпме хезмәт яшерелгәнен җырчы үзе генә белә. Хәзер тамашачыны гаҗәпкә калдыру да кыен. Гел ниндер яңалык кирәк, үзеңнең «фишка»ң да булырга тиеш. Хәзер мин – җыр сәнгатендә шактый әзерлекле артист, ләкин бу – чик түгел, ә алдагы иҗатка зур бер этәргеч. Артист хезмәте ул – һәрвакыт сәхнәдә, халык каршында булу, танылу, аңа хезмәт итү.

— Социаль челтәрләрне дә актив алып барасың.
— Анысын да калдырмаска тырышам, чөнки алар аша да кеше минем иҗатым белән таныша. Виртуаль дусларымның яхшы комментарийларын күргәч, тагын да күбрәк эшлисе килә. Аеруча, әтием Олег Давыдов белән бергә төшергән видеолар меңнәрчә карау җыя. Ул гармунда уйный, мин — җырлыйм. Күптән түгел социаль челтәремдә «Алина спой!» дигән рубрика да ачып җибәрдем. Төрле җырларга «кавер»лар яздырам.

— Ирең дә иҗат кешесе дип беләм. Икең бер өлкәдә эшләү авыр түгелме?
— Ирем Салават җыр театрында эшли. Ул аның концерт директоры. Ирем, гомумән, медиа кешесе түгел, скромный, артык камералар, аның турында сөйләгәнне яратмый. Икебез дә бер өлкәдә эшләгәч, җиңелрәк. Чөнки ул мине бик яхшы аңлый. 

— Тормыштагы һәм сәхнәдәге Алина аерыламы?
— Әлбәттә! Өйдә мин тынычрак. Камерага, сәхнәдә гел елмаеп йөрсәм дә, өйдә тыныч кына ял итәргә, йокларга яратам. Шулай энергия, көч җыям. 

— Җырчы булмасаң, кем булыр идең?
— Тәрбияче. Мин балаларны бик яратам. 1,5 ел балалар студиясендә дә эшләп алдым әле. Бәләкәй балаларга, уеннар аша, география, математика, җыр дәресләре укыттым.

— Иҗатыңда яңалыклар көтеләме? Алинаның үз концертлары да булыр, бәлки?
— Яңа җырлар яздырып, клиплар төшерү белән шөгыльләнәм. Образлар, җырлар ягыннан экспериментлар ясарга телим. Халыкчан, заманча булсын ул. Киләчәктә сольный концерт оештырырга уйласам да, җиренә җиткереп эшләргә телим. Бүген үк эшләргә була, ләкин аңа эчемнән дә әзерлек хисе кирәк.

– Әңгәмә өчен рәхмәт, Алина. Иҗат уңышлары сиңа!

 

Блиц сораштыру:

— Буш вакытта нишлисең?
— Өй җыештырам. Чисталык, тәртип яратам. 

— Энергияң бетсә, нәрсә ярдәм итә?
— Йокы. Кофе.

— Илһам чыганагың?
— Тамашачы, аның яхшы сүзләре. Эш нәтиҗәсе.

— Тормыш девизың?
— Бернәрсәгә карамастан, бар да яхшы булачак.

— Үзеңне 3 сүз белән тасвирла.
— Кире, максатчан, принципаль.

— Күңел төшенкелеге булса...
— Бу вакытлыча гына дип, үз агымына куям.

 

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев