Туганайлар

Алексей Колчерин: Ӧмӧт жактысы жактыртсын

Казан каласынын Тихвин Алла Анасы исмендяге кряшен чиркяве настоятеле Алексей КОЛЧЕРИН Рождество белян котлады

Ике мен жыллардан артык, жырак Вифлеем жирлярендя, кешелек дӧньясенен Коткарыучысы булачак  Сабый, Ходайыбыз Иисус Хритос туа. Ул бу дӧньягя кызмятчеляр тулы падша каралтысында тӧгӧл, терлеклярне ышыклау ӧчӧн жаракланган тау кыуышлыгында килгян. Аны биляӱгя Арыу кыз – анасы Изге Мария билягян. Шуннык белян, Коткарыучыбыз безгя туганда ук  жыуашлык, тюземнек ӱрняге кюрсяткян.

Дӧньягя Коткарыучы туу сӧйӧнӧчен пяриштяляр вифлеемнын кӧтӧучеляреня житкезгян, ӓм алар ин беренче булыб Сабый-Христоска килеб башырганнар. Кӧн чыгышыннан жондозчылар килеб, бюляклягянняр: падша ӧчӧн диб – алтын, Алла ӧчӧн диб – ладан, адям ӧчӧн диб – смирна биргянняр. Ирод падша белян Иудея житякчеляре, ачыулары чыгыб, жана тыуган Сабый белян анын  Анасын жук итяргя телягянняр,  аммя Ходай изге жамагатны казалардан саклаган.

Изге Евангелиедян дӧньягя Коткарыучы килеӱ турындагы жулларны укыб, бӧгӧнгӧ кӧнгя кюз салгач, абтырашта каласын: каян киля безгя бу кадяр азгыннык? Без, христианнар, дӧньягя бары жактылык, тынычлык, сӧйӧнӧч кня китерергя тейеш. Христос туган сӧйӧнӧч белян жакыннарыгызны котлагыз, изгелек кылырга ашыгыгыз!

Бу жакты кӧннярдя барыгызны да бяйрямнярнен бяйряме – Туым кӧнӧ белян котлойым! Ӱзегезгя, жамагатларыгызга саулык, иминнек телейем. Жана тыуган Христос тормошогызны ышаныулык, сӧйӧулек, ӧмӧт жактысы белян жактыртсын! Бяйрям белян!

Алексей КОЛЧЕРИН,

 Казан каласынын Тихвин Алла Анасы исмендяге кряшен чиркяве священнигы

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: