Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александр Ибушев 49 ел гомерен балалар укытуга багышлаган

Шәтке урта мәктәбендә директор булып эшләүче Александр Ибушев 49 ел балалар укыта

Александр Алексеевичка барлыгы 3 мәктәптә эшләргә туры килде. Төньяк флотта хезмәт итеп кайткан егет Сатыш 8 еллык мәктәбенә физкультура укытучысы итеп билгеләнә. Мин аның мәктәп ишек алдына килеп кергән вакытын әле дә күз алдында тотам: диңгезчеләргә генә хас булган искиткеч буй-сын, ышанычлы, бик җитез адымнар   һәм һәр яшүсмернең хыялы булган матрос формасы. Без аның белән бер сәгать эчендә дуслашып та өлгердек һәм шул дуслык 49 ел дәвам итә. Ул Сатыш мәктәбендә нибары 2 ел эшләде, ләкин шушы кыска гына вакытта да Сатышта бүген дә искә алырлык тирән эзен калдыра алды. Мәктәптә физкультура укыту, авылда яшьләр белән спорт эше тамырдан үзгәрде. Ул оештырган кышкы спартакиада төнге 12ләргә кадәр бара иде. Ә Сатышта ул вакытта хәтта иң гади спорт залы да юк иде бит. Янгын очрагына дип буылган буа хоккей мәйданчыгына, ату тирына әверелде, спорт залы һәм фотография лабораториясенә дә урын табылды. Бу лаборатория укучылар өчен генә түгел, ә авыл яшьләре өчен дә аерыла алмый торган урын иде. Мин бер әти кешенең: ,,Нинди кеше ул Ибушев, малай атапарат кирәк дип тинтерәтә“, - дип мәктәпкә килгәнен оныта алмыйм. Бала “фотоаппарат” дип әйтә белмәгән вакытта ук  лабораториягә йөри иде. Шул ук вакытта яшь укытучы Алик һәм Әлфия клуб каршындагы үзешчәннәр арасында да иң активлар иде.

Сатышта беренче чыныгуларын алган, гаиләсен корган һәм читтән торып уку өчен югары уку йортына кергән егетне Шекше мәктәбенә география һәм физкультура укытучысы итеп күчерделәр. Шекшедә эшләгән вакытта Александр Алексеевич үзен Татарстан күләмендә таныта алды. Ул биредә ике хоккей командасы туплап, аның «Молния» командасы Республика чемпионы исемен яулады, хәтта алар даны еракларга киткән Шәткенең «Гром»ын да оттылар. Язмыш шулай инде, берничә елдан аңа шул «Гром» өчен җанытәне белән тырышырга туры килә. 1984 елда Шәтке 8 еллык мәктәбенә директор булып билгеләнгәннән соң аның педагогик таланты, хуҗалык эшләренә сәләте, спортчы үҗәтлеге тулысы белән ачылды.

Ул эшләгән чорда, 1987 елда 8 еллык мәктәп урта мәктәпкә әверелә. Хуҗалык ысулы белән мәктәптә ашханә, яшелчә үстерү өчен теплица, мәктәптә транспорт булдырылды һәм алар өчен гараж төзелде. Болгавыр 90 елларда, ике кирпеч табып, аңа акча түли алмаган чорда, Шәткедә райондагы иң зур, барлык уңайлыклары булган спорт залы төзелү, директорның нинди дәрәҗәдә булуын тулысынча ачыклап бирә. Шәткедә 1968 елда ук төзелеп Татарстан, Россия ярышларында җиңү яулаган «Гром» хоккей командасы 80 елларда яулаган үрләренән бераз чигенә башлады. Аны, фәкатъ кешеләрнең тырышлыгына гына корылган булуы, заманнан артка калдырды. Шул чорда команданы заманча җиһазландырырга туры килә, ә 2001 елда киенү-чишенү бүлмәләре белән заман таләпләренә җавап бирерлек хоккей мәйданчыгы сафка басты. Бүген элекке «Гром»ның җиһазланышын Шәтке мәктәбенең музеенда һәм Теләче боз сараенда күреп, баш чайкап гаҗәпләнергә генә кала. Александр Ибушев мәктәп тормышында бөтенләй булмаган яңа тармак – экологик белем һәм тәрбия бирүне кертә алды. Бу юнәлештә мәктәп федераль университет белән тыгыз элемтәдә тора һәм алар белән берлектә мәктәптә семинарлар, конференцияләр үткәрү традициягә әверелде. Профессорлар И.Т.Гайсин, Г.Х.Хаҗиев, Ә.Г.Мусин һәм география кафедрасы доцентлары, экология үзәге вәкилләренең укучылар алдында чыгыш ясаулары гәдәти күренеш булды, мәктәп экологик белем бирү буенча республиканың фәнни-методик үзәгенә әверелде. Республикада үткәрелгән ЭКО-лидер конкурсында да мәктәп беренче урынны алды, ә укучысы география фәне буенча республика олимпиадасында җиңүче булды. Шуларның нәтиҗәсе буларак, мәктәп экологик белем һәм тәрбия бирүдә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен 2021 елда Татарстан Республикасының 1 дәрәҗәле Дипломы белән бүләкләнде. Шушы хезмәтләргә бәйләп, ул җәмәгатъ эшләренә дә вакыт таба алды. Александр Алексеевич Саба районы вакытыннан ук район Совететы депутаты, район Советы президиумы члены. Хәзерге көндә дә район Советы депутаты, комитет члены. Мин район турында шактый мәгълүматлы кеше, ләкин 30 елдан артык депутат булып торган кешене хәтерләмим.

Бүгенге көндә Александр Алексеевич Шәтке ветераннар оешмасы белән дә бик уңышлы җитәкчелек итә. Шушындый фидакарь хезмәт югары оешмалар тарафыннан да югары бәяләнде. Ул 1991 елдан Халык мәгарифе отличнигы, 2017 елдан Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исемнәрен йөртә. 2008 елда “Мәгәриф каршындагы казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнде. Алган Мактау грамоталарын язмыйм, чөнки санап бетерү мөмкин түгел, алар Төньяк диңгез флотыннан башланып, 50 ел буена Александр Алексеевичны озата баралар. Александр Алексеевичның Сатыш мәктәбендә корган гаиләсенең дә 50 еллык юбилее  якынлашып килә. Алар Әлфия белән бик матур, тыныч тормыш белән  яшәделәр һәм ике ул тәрбияләп үстерделәр. Балалар инде тормышта үз урыннарын алдылар. Ләкин ... Ни эшлисең, тормыш һәрвакыт гел уңай гына булмый, ходай шулай язгандыр, һәркемгә бер авырлык китереп чыгара. Матур гына яшәгәндә, Әлфиягә дә рәхимсез авыру бөтен явызлыгы белән ябырылды. Тик бу хәл дә аларның тормышында, читтән карап торганда  бернинди авырлык та китереп чыгара алмады бугай, ә калганы һәркемнең йөрәгендә. Калган һөнәрләренә өстәп, Александр Алексеевичка врач та, медбрат та, санитар да булырга туры килде һәм килә. Барысына да өлгерә, барысына да тырыша, тик Әлфия генә авырлык сизмәсен. Аларның тормышы бик күпләр өчен үрнәк һәм соклангыч. 70 яшен тутыручы Александр Алексеевичка саулыксәламәтлек, эшендә уңышлар, тормышында бәхет, йөрәгенең тагын да мәрхәмәтле, кешелекле булып калуын телик. Язмамны Муса Җәлил сүзләре белән тәмамлыйсы килә. Мин күп күрдем филдәй кешеләрне, Киң күкрәкле, тимер бәдәнле, Тик күрәсе иде эше белән Кеше булган иң чын Адәмне. Ә андый кеше  безнең арада.   

Сәлмән Гыйльмиев, "Теләче информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Жизни! Гордимся! ?????