Туганайлар

Александр Филипповны сагынабыз, юксынабыз...

Күренекле журналист, шагыйрь, язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Сергеевич Филлиповның арабыздан китүенә дә ике ел вакыт үткән

“Бүген ирем - Александр Сергеевичның вафатына - 2 ел. Ике көн кебек үтте дә китте. Бик тә юксынабыз, сагынабыз. Менә "Туганайлар" газетасын күтәреп кайтып керер кебек, көтеп-көтеп яшим. Сезне хөрмәт итте, тырышты бик күп җылы хезмәтләре өелеп калды. Сезгә кайнар сәламнәремне җибәрәм, уңышлар телим”,- диеп язган безгә Александр Филипповның  тормыш  иптәше Клара Мәрдановна. 

Әйе, без дә карендәшебез Александр Сергеевичны юксынабыз, сагынабыз.   Үзе исән вакытында   бер кочак күтәреп килгән әсәрләренең әлегә кадәр басылмаган “Карт имән” дип аталган әсәрен тәкъдим итеп,  рухына бер иман булып ирешсен иде дигән теләктә калабыз.

Карт имән

Авыл артындагы биек калкулыкта, гөмбәздәй ябалдашын тирә-якка җәеп, карт имән шаулап утыра. Аның яшен белүче кеше юк. Гомерендә күпне күргән ул: яңгырларын да, җилләрен дә, зилзиләләрен дә, эссе челләләрне дә, карлы-бозлы салкын кышларны да, кан һәм күз яшьләрен дә...

Талчыккан юлчылар аның күләгәсенә утырып һушланганнар, хәл җыйганнар. Канлы сугышларда, мәгънәсез атыш-суешларда, ачлыкта-ялангачлыкта, нахак бәлаләр тагып илдән сөрелгәндә якыннарын югалткан бик күпләр әнә шул ялгыз карт имәнгә карап моңсуланганнар. "Син дә ялгыз, мин дә ялгыз...", дип, җырлар сузганнар.

Еллар үткән саен имән үзенең тамырларын тагын да тирәнгәрәк батырган. Ә чикләвекләр, кыргый җәнлекләрне куандырып, ел саен имән төбенә коелган, яфраклар ничәмә-ничә гасырлар буена һаман да ниндидер сихри көй көйләп, шыбырдашканнар.

Офыкта гарасат болыты күренә. Дөнья күргән ил картлары, көчлерәк җилдән үз өй түбәләре очып китәргә торуга карамастан, имән турында кайгыралар. Табигатьнең бу төбәктәге гүзәл матурлыгын, үткәннәрне һәрвакыт искә төшереп торучы чал тарихны югалтудан куркалар алар.

- Гарасат килә, гарасат. Имәнебез каршы тора алса, без түзәрбез. Имән әрәм булмасын, имән, - дип кайгырышалар кешеләр.

Гарасат салам, кабык түбәләрне туздырып ыргыта. Имән ботакларын шыгырдата, кәүсәсе-ние белән йолкып ыргытырдай кылана, имән төбенә коелган чикләвекләрне калкулык өстенә сибеп ташлый. Яшенләп, яңгыр коеп китә.

Икенче елны авыл кешеләре калкулыкта ниндидер яшел үсентеләр күрәләр. Ә берничә елдан инде биредә яшь туйралар шаулап утыра. Шундый шаулыйлар, үзләренә тормыш бүләк иткән карт имәнгә рәхмәт укулары әллә кайдан күренеп тора.

Ул туйралар хәзер үзләре тамырларын торган саен тирәнгәрәк бораулый торган зур имәннәр инде. Алар, балаларына яшәү сулышы өргән карт имәнне уртага алганнар да, җил чыккан саен яфракларын лепердәтә-лепердәтә, аңа мәдхия укыйлар, мәкерле гарасаттан саклыйлар. Шәрә тау бите үзе бер дөньяга әверелә. Җәнлекләр, сыеныр урын эзләп, бирегә килә, кошлар оя кора, кешеләр җиләк-җимеш, гөмбә, утын җыя. Шау-шу, чыр-чу – үзе бер матур дөнья.

Аннан соң Нинук Пилкә бабасына күптән аптыраткан тагын бер соравын бирде:

- Бабакай, ни өчен бу урын Төлке тавы дип аталды микән? Аның төлкеләре кая киткәннәр соң? – диде.

- О-һо-һо! – дип куйды Пилкә карт. – Төлкеләр кая киткән дисең син. Авылда аучылар күбәйде бит, атып бетергәннәрдер…

Бу да дөрес иде. Әмма аның үзен дә бу җавабы бик үк кәнагатьләндермәде.

- Моны сөйләү өчен шактый вакыт кирәк булыр иде. Ләкин мин сиңа күз алдыңа китерергә ярдәм итә торган бер вакыйга турында сөйлим. Үзе бер тарих…

- Нәрсә ул тарих?

Пилкә карт, көрсенеп, тирән сулап куйды.

- Тарих ул синең дә, минем дә бик ерак бабаларыбызның кылган эшләре. Тарих ул безнең аяк астындагы туфраклар, таулар, урманнар, елгалар, авыллар… Шулай, шулай… Әйдә, таудан башлыйк әле. Без йөргән тау ничек атала әле?

- Төлке тавына барабыз, дидең бит…

- Әйе шул, - диде Пилкә карт. – Без хәзер аның башында торабыз. Төлке атамасы белән тагын нинди урын бар әле монда?

- Чокыр. Төлке чокыры, - диде Нинук.

- Нәкъ шулай, - диде Пилкә карт. - Ә тагын…

- Тагын, тагын… Тавы булгач, урманы да шулай атала торгандыр…

Пилкә карт үзенең бабаларыннан ишетеп тә, моңа кадәр беркемгә дә сөйләнмәгән бер вакыйганы исенә төшерде. Шуларны рәткә салып сөйләү өчен тамагын кыргалап куйды. Имән төбенә үлән җәеп, Нинукны да үз янына чакырып утыртты һәм сөйләп китте.

- Бик борынгы заманнарда бу урыннарда калын урманнарны кисеп, төпләп, басулар ачып мәҗүси арлар яшәгән, - дип башлады Пилкә карт.

- Бабакай, нәрсә соң ул арлар?

- Нәрсә түгел, кемнәр. Безнең бабайлар хәзерге удмортларны арлар дип йөрткәннәр…

- Арлар, удмортлар дисең, бабай, алар кая киткәннәр соң? Безнең авылда керәшеннәр генә яши бит.

- Авыр сораулар бирәсең, кызым! Кая киткәннәр, дисең, юк, киткәне – киткән, китмәгәне – монда калган. Иң мөһиме, алар исемнәрен авылга, тауга, инешкә биреп калдырганнар. Менә без Төлке тавы, Төлке чокыры, Төлке урманы дибез. Ә менә төлкенең удмортчага күчерсәң ничек була?..

- Белмим…

- Безнең тау астыннан бормалана-бормалана нинди инеш  ага әле?..

-Зичә, - диде Нинук. 

-Менә, менә! Зичә дигән сүз ул арча, ягъни удмортча төлке дигәнне аңлата. Бүгенге удморт җирендә дә Зичә елгасы агып ятканын беләм. Димәк, безнеңчә Төлке елгасы булыр иде бу. Менә ни өчен елга башланган урынга утырган авылга Зичәбаш дип исем кушканнар. Димәк, хәзерге телгә күчереп әйткәндә, безнең авыл Төлкебаш булырга тиеш. Әмма төптәнрәк уйлап карасаң, безнең борынгы бабаларыбыз удморт нәселеннән булган. Шуңа күрә авыл халкы исемне дә саклаган. Зичә инеше кырык дүрт чакырымга сузылып, Зәй елгасына Бүре-Сарай авылы тирәсендә коя. Менә сиңа тагын бер җәнлек исеме белән аталган авыл…

Авылга кайткан саен иң беренче әнә шул калкулыкка, андагы яшь имәннәр, алар уртасында әле дә булса гөмбәз-ябалдашы белән күккә ашкан, эреле-ваклы тамырлары белән җиргә береккән карт имән янына бара Нинук. Алар аңа бабасы Пилкә карт сөйләгән легенданы искә төшерә.

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: