Туганайлар

Албайда күптән көтелгән келәү узды

21 декабрь көнне Албайда келәү буласы дигән сөенечле хәбәр тирә-як авылларга да килеп җиткән. Яңа чиркәү ачылгандагы келәүдән соң биредә бер тапкыр да керәшенчә келәү булмаган икән. Келәүгә килгәннәр арасында күрше авыллардан да кешеләр бар.

Чиркәү чаңын урамнан ишетеп кергән әбиләрнең күзендә сөенеч яше иде... "Кеше тагын да күбрәк булыр иде", - диештеләр авыл хатыннары, кичтән 40 градус салкын булса, иртән күз ачкысыз буран белән сынады Алла. Олы кешеләрнең күбесе авылдашларын соңгы юлга озатырга киткән. Шулай да җазык әйтеп, өлеш алучылар байтакка җыелды. "И, үзебезнең керәшенчә келәү итүгә җитми инде,- диештеләр әбиләр. - Рәхәтләнеп попка сорау биреп була, ичмасам". Келәү уздырган отец Геннадий Сизовка рәхмәтләре чиксез иде: "Көннәр җылыткач килегез сез", - дип чакырдылар алар аның алдында яңа чиркәүнең салкынлыгыннан оялып. Олы яшьтәге түтиләрнең күбесе келәү ахырына кадәр басып тора да алмады. Үземә дә чиркәү эченә караганда тышта җылырак кебек тоелды. "Әллә ничә көн җылытылган чиркәү инде бу", - диюләренә дә ышанасы килмәде аякка ияреп кергән кар эрерлек тә җылы булмагач.

Келәү тәмамлангач, отец Геннадийны халык чорнап алды. Һәммәсе өйләрен укытырга чакыра. "Минем кайтыр юлым бик ерак, туганнар, көннәр кыска. Отец Михаил бар бит сезнең, чакырыгыз бергәләп шуны, - дигән киңәшенә: - Безгә керәшенчә уку кирәк иде шул, үзебезчә,"- дип җавап бирделәр түтиләр. - Кабат килүегезне көтеп калабыз, онытмагыз безне", - дип тә өстәделәр. Үзебезнеке, үзебезчә якын шул, ни хәл итәсен.

Тарихка күз салсак, албайлылар элек бик динле халык булган. 1874 нче елда чиркәү ачу тантанасында Василий Тимофеев та, Николай Ильминский да катнашкан. Албай тирәсендәге 4 керәшен авылына хезмәт итәргә тиеш була ул: Албай үзе, Албай Казаклары (Верхний Арняш), Югары Әрнәш (Большой Арташ), Түбән Әрнәш (Тёплое болото). Албай приходына караган авылларда керәшен мәктәпләре ачыла. Югары Әрнәштә ир балалар өчен мәктәп ачу тантанасында Николай Ильминский да була, алай гына да түгел, ул 1 ай буе балаларга үз дәресләрен бирә. 1880 нче елларда бу төбәктә кыз балалар өчен дә мәктәпләр ачыла.

XX гасырның 30нчы елларында Албай халкы чиркәү ябылуга каршы бунт күтәрә. Чиркәү өстенә күтәрелгән кызыл флагны төшерергә мәҗбүр итә авыл халкы. Аллага ышаныч, динне хөрмәтләү бик көчле булган дигән сүз. Бүген дә шушы ышанычны кайтарасы иде керәшеннәрдә.

Лидия ПАСЫЕВА,

Мамадыш, Албай.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: