Туганайлар

Актауга Покрау кайтты

Чистай районының керәшен авыллары белән якыннан танышуны дәвам итәбез. Бахта авылында булган идек инде. Бу юлы Актауга Покрау бәйрәменә бардык.

Өлкәннәр Покрауда кышның ничек киләсен сынаганнар бит. Әгәр 14 октябрь кояшлы, җылы икән, кыш та шундый булыр, дигәннәр. Быел Покрау көнне салкынча булса да (төнлә яхшы гына кырау да төшкән иде), кояш барыбер үзенең нурлары белән иркәләде. Җиһанда алтын көз... Әйтерсең, икенче яз. Һәр яфрак – чәчәк. Алла боерса, кыш та матур килер, дигән уй-өметләр белән, Чистай керәшеннәре янына юл тоттык.

Зур мәктәпнең зур проблемасы

Танышуны авылның мәктәбеннән башладык. Ике катлы, мәһабәт биналы Актау урта гомум белем бирү мәктәбен 2000 елда Президент Минтимер Шәймиев үзе килеп ачкан булган. Хәзер биредә башлангыч класслар гына, дүрт укучылары бар, киләсе елга икәү генә калачак. “Луч” поселогы урта мәктәбенең филиалы булып тора, ә  өлкән класс балаларын Текә тау мәктәбенә йөртеп укыталар. Дүрт баланы укыту өчен Актау мәктәбенең беренче этажы – ике кабинет, спортзал кулланыла. Балаларга белемне ике укытучы бирә, җыештыру һәм пешерү эшләрен тагын ике хезмәткәр башкара икән.

– Җиденче елымны директор булып эшлим. Мин килгәндә үк Актауда башлангыч мәктәп иде инде, укучылар саны сигездән артмады. Бөтен мөмкинлекләре һәм уңайлыклары бар, ләкин укучылар юк. Ялгыз калган йорт шикелле, мәктәп тә, укучылары булмагач, тиз туза. Бинаны тулысы белән җылытып, көн саен, диярлек, җыештырып, юып торсак та, искергәне күзгә ташлана шул, – дип, директор Наталья Беспалова безгә мәктәпнең һәр кабинетын күрсәтеп чыкты.

Наталья Владимировна белән укучылар саны аз булган мәктәпләрдә балаларның тиешле тәрбия алу-алмаулары турында да сөйләштек.

 – Укытучылар һәр бала белән аерым эшли. Бу бер яктан яхшы булса, икенче яктан караганда, укучылар бер-берсе белән ярыша, аралаша алмый. Коллективта эшләргә, яшәргә өйрәнми. Балалар белемне күбрәк җәмгыятьтә аралашып ала бит. Мондый кечкенә мәктәпләрдә уздырылган бәйрәмнәр дә тиешле дәрәҗәдә күңелле узмый. Шул берничә укучы концерт номеры белән чыгыш ясаса, аларны карап утырырга башка кеше дә юк бит.  Шуның өчен, мондагы укучыларны, бәйрәм рухын тойсыннар, дип, “Белем көне”, “Соңгы звонок”, “Яңа ел” чараларына Луч мәктәбенә алып барабыз, – дип сөйләде директор.

Мәктәп зур булгач, аны карап тору да зур чыгымнар таләп итә. 2000 елда ачылган бу уку йортын төзегәндә уйлап эш итмәгәннәр ахры, дигән фикер туды күңелдә. 90нчы елларда туучы балалар саны бермә-бер кимеде бит. 1168 квадрат метрлы, ике катлы һәм җиде гектардан да артык җире булган мәктәп кирәк булды микән бу авылга? Киләчәккә дөрес прогноз ясап, җыйнак кына, бер катлы бина төзегән булсалар, бүгенге чыгымнары да күпкә кимрәк булыр иде, минемчә.

Мәһабәт бинаның, шулай тик торып, тузганын күрү бик кызганыч. Нәрсәгә булса да кулланасы, яраклы итәсе иде аны, дип баш ваталар биредә. Хезмәт лагере, туризм үзәге ясау турында да сүзләр бар. Ләкин әле ныклап эшкә тотынганнары юк икән.

Дәрман бар, дәрт юк!

Актауга да замана җилләре кагылмый узмаган. Авылда 62 хуҗалык калган, 100ләп кеше яши. Яшьләр бик аз, шәһәргә юл алалар икән.

– Авылдан китүне эш юклыкка сылтау дөрес түгел. Теләге булган кешегә эш бар ул. Фермерчылык белән шөгыльләнергә дә була. Билгеле, маллар белән эшләү физик яктан да, мораль яктан да бик авыр. Ләкин шуннан тәм табып, рәхәтләнеп эшләүчеләр, табыш алучылар юк түгел. Хәзер яшьләр, шәһәргә китеп, җиңел акча эшләү ягында. Мондый хәл бездә генә күзәтелми, глобаль нәрсә ул, – ди авыл җирлеге башлыгы Ришат Мәгъсумов.

Актауда күп итеп мөгезле эре терлек асраучылар шактый, араларында 30-40 баш караучылар да бар икән. Кешеләрнең бакчаларындагы эскертләп өеп куелган мал азыкларын күреп шаккаттык. Терлек башын әле һаман да арттырырга исәпләре бар. Субсидияләрен алып торалар, басу-кырлары берсе дә буш түгел икән. Дәүләт сыер асрарга өндәсә дә, халык – аптырашта. Файдасы бармы соң? Сөтнең сату бәясе түбән, дип борчылалар. Ә бит сыер авыл кешесен төп туендыручы.

– Чистай авыл җирлегендә бер ел эчендә 164 пай җирен (якынча 1000 гектар) үзебезгә кайтардык. Аларны фермерларга бүлеп бирдек. Бу авылда да кооперативлар ясарга өндим, дәүләттән ярдәм дә булачак, дип карыйм, ләкин халык теләми. Һәрберсе үзенчә яши бирә, – ди Ришат Минневакыйфович.  

Никтер, Актау авылында бик тә үзенчәлекле халык яши икән, дигән фикер килде башка. Әйтерсең, беркемгә дә ышанмый торган, аерымланган халык болар. Күзләрендә ут чаткылары да күренми... Әллә эшләп арыганнар, әллә тормыштан күңелләре кайткан, әллә инде моның сәбәбе күпкә тирәндәрәк?..

Соңгы елларда популярлашып киткән үзара салым акчасына бу авылда урамнарны утлы иткәннәр, урыны белән юлларга щебенка салганнар. “Халыктан 100әр сум гына җыябыз. Бу бик аз. Менә Бахта авылында 1000 сумнарын да бирергә әзерләр”, - ди башлык. Киләчәктә салым акчаларына юл проблемасын хәл итүне дәвам итүләрен һәм чишмәләрен рәткә китерергә җыенуларын да әйттеләр. Чечняда кайнар нокталарда хезмәт иткән, спорт мастеры булган авыл башлыгы, яшь кенә булса да, бик актив. Туган ягын, эшен яратуы әллә каян күренеп тора. Актау авылын җанландырып җибәрүгә дә көчен кызганмый. Билгеле, бу эштә авыл халкының теләге һәм ярдәме, бердәм булуы бик мөһим.

Күпне күргән чиркәү

Покрау көн итеп авыл чиркәвендә, 80 елдан соң, беренче тапкыр керәшенчә иман укылды. Келәүне Чистай керәшен приходы священнигы отец Валерий Кузьмин алып барды.  Покрау – авылның престол бәйрәме, район-шәһәрләрдән авылдашлар да кайткан иде.

– Әби-бабайларым да, әти-әниләрем дә монда туган, шушында күмелгән. Элек бик яхшы бәйрәм итә идек. Хәзер сүлпән инде авыл, менә бүген отец Валерий килгәч, күңелле булды. Авылда службаларның булганы юк иде, менә берничә ел элек Тройсынга шушында җыелдык, - дип сөйләде Чистайдан кайткан Любовь түти Чебенёва.  

Актау авылының Алла Анасының Покрауга багышланган ике престоллы чиркәве (Богоявление пределы белән) 1834 елда торгызылган. Бүгенге көндә храм җимерек хәлдә, эшләми. Тәрәзәләре дә, ишекләре дә юк. Храмның эченнән тышкы ягы күренеп тора. Келәүләр соңгы тапкыр 1937 елда булган. Шул вакытта прихожаннарга “Биредә службалар бүтән булмаячак, монысы соңгы тапкыр”, - дип белдерү таратканнар. Совет чорында храмны склад итеп торганнар: тоз, ашлык саклаганнар. Чиркәүнең стеналарын шул тоз да ашаган, бер ягы бик нык зыян күргән. “Элек сарыклар шул тозлы стенаны ялый иде”, – дип искә алдылар авылның түтиләре.

Чиркәүнең алтаре да берара кибет булып торган. “Мәктәптән кибеткә йөгерә идек. Язын ташу вакытында кеше сөякләре дә чыга иде. Ул вакытта аңламаганбыз, чиркәү территориясенә күмелгән священник сөякләре булган алар”, – ди әбиләр.

Әлеге чиркәү бинасы мәдәни һәм тарихи архитектура объектлары исемлегенә кертелгән. Шуның өчен, биредә үзлекләреннән теләсә ничек ремонт ясау, закон буенча, тыелган. Билгеле, яңадан торгызу эшләре өчен, әлеге бина зур акчалар да сорый. Бәлки, киләчәктә, спорсорлар ярдәме белән, чиркәү янына кечкенә генә булса да часовня төзелер.

Кунак ашы, кара-каршы

Келәүдән соң, клуб ролен үтәүче мәктәп спортзалында Покрау бәйрәме гөрләде. Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы Ришат Мәгъсумов, Чистай керәшен оешмасы җитәкчесенең урынбасары Алексей Ефимов һәм Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова чыгыш ясадылар.

Бәйрәм чарасында Бахта авылыннан килгән “Карендәш” ансамбле “Покрау көн” күренешен күрсәтте. Бахта кызларының күзләре янып тора, малай! Покрау пирогларына кадәр үзләре пешереп килгәннәр бит. Чистайдан “Багалмам” ансамбле (җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Вячеслав Митрофанов) кунакларны үзенчәлекле репертуарлары белән таныштырып, моңлы җырулар сузды. “Туктагыз инде” димәсәң, боларның да, кичкә кадәр “җыр капчыкларының” төбенә төшеп җитеп булмас, булдыралар!

Әлеге ансамбльләр актаулыларга, чынлап та, зур бәйрәм оештырдылар. Киләчәктә дә бер-берсенә кунакка йөрершергә сүз бирделәр. Чират – актаулыларда.
 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: