Туганайлар

Акдәдәйдән - Акбабайга

1956 нчы елның 14 декабрендә Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында, Максимовлар гаиләсендә икенче булып, ир бала туа. Аңа Николай дип исем кушалар. Беренчедән, кышкы Микулын тирәләре була ул, икенчедән, һәрбер керәшен гаиләсендә туган ир балаларга, нәсел дәвамчыларына, ата-баба исемен бирәләр. Әти-әнисе аңа бик сөенә, күп өметләр багълый, иң изге теләктә...

Николай, чиркәү аңлатканча, "җинүче" дигән сүз. Ул үсә, җиде яше тулып узгач авылдагы башлангыч мәктәпкә укырга килә. Сабыр холыклы, укырга омтылучан була.

Әни, аның бала чагы турында сорашканда: "Кушкан эшемне кечкенәдән җиренә җиткереп, вакытында башкарырга тырышты. Бала вакытта безне борчуга салырдай бер генә эш-гамәл дә кылмады. 5 нче класслардан ук үзен чиста йөртте, күлмәк якасын гел үзе юып киде. Мәктәпкә гел ак күлмәктән йөрергә яратты. Тәмәке тартмады, аракы эчмәде. Әрәм итмәде, әйбернең кадерен белде. Бер генә вакытта да, ялгыш та каршы, я тавышын күтәреп дәшкәнен белмим. Эштә дә, тормышта да киңәшчебез, таянычыбыз булды. Аны армиягә дә районга эшкә барган җиреннән алып киттеләр бит," - дип искә ала.

Башлангыч классларда укыганда ук киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын хәл итә ул. Укытучы булырга! Өченче класста язган сочинениесе "5/4" билгесе белән бәяләнгән. Бер хәреф хатасы бар. Ул анда укытучы һөнәренә булган ихлас хисләрен чагылдыра. Шушы һөнәрне сайлау омтылышы мәктәпне бетергәнче кимеми. Ике ел солдат хезмәте дә комачау итми.

1977 нче елда, ниһаять, аның хыялы тормышка аша - ул Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. Биредә ул "5" ле билгеләренә генә укый. Актив тормыш алып бара, иҗат итә. Миндә аның ВУЗга кергәч үзе өчен язган дүртюллыгы хәзер дә саклана:

Мин кайтырмын тиздән сезнең янга,

Укытучы булып, олаеп.

Һәр партадан, үткәнемнең кайтавазы булып,

Бала чагым карар елмаеп.

Мин үз-үземә еш кына сорау бирә идем: "Егет кеше була торып, нигә татар теле һәм әдәбияты бүлеген сайлаган дәдәм?" Соравыма җавапны еллар узгач таптым. Син - хис, матурлык җырчысы дәдәм. Тугры дус. Гадел хөкемдар. Үзеңә авырлык китерсәң китерәсең, әмма дөреслекне ярып әйтәсең. Чын күңелдән борчыласың. Икейөзләнмисең. Олы җанлы, шул ук вакытта кече күңелле дә. Авырлык алдында куркып калмыйсың, үҗәтләнеп, каршы барасың, җиңәргә тырышасың. Табигатьнең һәр матурлыгын тоясың, кадерен беләсең. Туганлык кадерен, туган йорт, туган нигез кыйммәтен синең кебек югары бәяләүче кешеләр сирәктер. Бер күтәрелеп йөзгә карауга ныклык бирәсең, эчке кичерешне аңлыйсың, үзеңне кызганмыйча, ярдәмгә ашыгасын.

Син тормышта минем Акдәдәм генә түгел, кумирым, шул ук вакытта иң гадел һәм кырыс тәнкыйтьчем дә. Мин гел сиңа сокланудан, синең белән горурланудан, сине олылаудан туктый алмам, ахры. Синең аша минем үземә дә татар теле һәм әдәбият фәненә ярату, хөрмәт күчте.

Бер генә кара эштән дә чирканмадың. Печән вакытымы, бакча, төзелеш эшеме - берсе дә сине куркытмый, киресенчә, рәхәтлек бирә. Үзеңдәге яшәү, хезмәт ямен башкаларга йоктырасың. Шундый кеше буладыр инде ул ана теле - туган тел укытучысы.

Хәзер инде күпләр сине хаклы рәвештә "укытучылар укытучысы" ди. Инде менә 60 яшең ишек биген тотты. Шушы яшеңәчә үзеңнең бөтен уең, хезмәтең белән һөнәреңә, халкыңа, илеңә тугры хезмәт иттең. Туган телебез өчен борчылудан туктамадың. Син бала чакта сайлаган һөнәреңә хезмәтеңдәге уңышларың, табышларың белән тугры калдың.

Без бала вакытта, син дә яхшы хәтерлисеңдер, әтиебез, еш кына, йөрәгеннән алып: "Балалар, укыгыз. Сез укырга тиеш. Сезнең бабагыз авылда беренче укытучы булды," - дия иде. Шөкер, аның васыяте үтәлде. Син зур хәрефле Укытучы булдың. Авылдашларыңа, сине якыннан белгәннәргә Коля булсаң, хезмәттәшләрең, укучыларың өчен син Николай Валентинович. Ходай сиңа тагын бик күп егәр бирсен.

Инде хәзер Акдәдәбез оныкларыбыз өчен Акбабай. Алар да сине, Акбабайларча олылап, яратып, хөрмәтләп кабул итә. Аны син үзең дә тоясын. Бу - үзе бер рәхәт. Син барыбызның да ышанычы, таянычы, киңәшчесе, кадерлебез, якыныбыз. Синдәй дәдәйләр сирәктер. Син тормышта бары матурлык өләшәсең. Сине хәтта авылдашлар да, олылап, Акдәдәй дия. Кайвакыт тел белән әйтә алмаганны каләм әйтә. Синең 60 яшьлек юбилееңа шушы язмам аша йөрәгемнән чыккан ихлас теләкләремне юллап калам.

Менә, дәдәй, юбилеең җитте.

Алтмыш яшең - Ходай бүләге.

Син саклаучы туган йорт нигезен,

Әни өчен тормыш терәге.

Син өйрәттең үз үрнәгең аша

Бу тормышта яшәү серләрен.

Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит,

Безне уйлап типкән йөрәгең.

Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,

Киңәшләрең булды үтемле.

Шуңадыр ул, яшибез без, тырышып,

Кызартмыйча синең битеңне.

Абынганда, җайлап аңлатасың,

Сабыр төбе алтын икәнен.

Син үзәге булсаң, без тармагы,

Җиргә берегеп үскән имәннең.

Алтмыш яшь ул ирләр өчен бары

Картлык чорның якты язлары.

Әле алда шаулап торган гомер,

Оныкларның күңел назлары.

Яраткан кечкенә сеңлең

Нина Фадеева.

Питрәч районы,

Керәшен Сәрдәсе авылы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: