Туганайлар

“Ак прәнникләрне сагынам”

Үтеп киткән елдагы вакыйгалар, истәлекләр турында күренекле затларыбыздан сөйләтү - газетабызның күркәм традициясенә әйләнеп бара. Бу юлы сүзне Татарстанның халык җырчысы, хөрмәтле карендәшебез Георгий Ибушевка бирергә булдык. "Алдан ук әйтеп куям: Парижны да күрмәдем, Канар утрауларына да бармадым. Искитәрлек вакыйгалар булды, дип тә әйтә алмыйм. Гади генә, тыныч кына, матур...


Үтеп киткән елдагы вакыйгалар, истәлекләр турында күренекле затларыбыздан сөйләтү - газетабызның күркәм традициясенә әйләнеп бара. Бу юлы сүзне Татарстанның халык җырчысы, хөрмәтле карендәшебез Георгий Ибушевка бирергә булдык.

"Алдан ук әйтеп куям: Парижны да күрмәдем, Канар утрауларына да бармадым. Искитәрлек вакыйгалар булды, дип тә әйтә алмыйм. Гади генә, тыныч кына, матур гына булып үтеп китте 2015 ел", - дип, тыйнак кына сүзгә кереште ул. "Күптән түгел яшь җырчылар катнашында зур концерт оештырылды. Миңа да җырларга куштылар. Өлкәннәрдән берүзем генә идем. Тамашачының мине ничек кабул итүен күреп, сөенечтән, күзләрем дымланды. Әле мин сафта икән, әле мин нык икән, әле мин җырлый алам икән, дигән ышаныч урнашты күңелдә. Артист өчен андый ышаныч-өметнең булуы - ул бик зур нәрсә.

Филармониядәге эш урынымны, коллективымны бик яратам. Республикабызның күп кенә шәһәрләрендә концертлар куябыз. Мәктәп балалары, студентлар каршында да еш чыгыш ясыйбыз. Шунысы куандыра: тыңлый беләләр, яратып кабул итәләр. Ә бит бүгенге яшьләрнең классик җырларны тыңламаулары, татар культурасын сөймәүләре турында ныклы бер фикер яшәп килә. Уйдырма фикер. Яшьләр белән күрешмәгән, аларны белмәгән кеше фикере.

Җәемне, һәрвакыттагыча, туган төбәгем - Владимир авылында үткәрдем. Җирдә казынып, шуннан тән һәм җан тынычлыгы алып, мул уңыш үстереп, берничә елга яшәреп килдем.

Быел да керәшеннәрнең иң зур бәйрәме - Җөри Питрауында булдым. Аннан күңел, ничектер, тынычланып, рәхәтләнеп кайта. Керәшеннең халык буларак барлыгын, культурасының байлыгын күрсәтә торган олы җыен бит ул Питрау. Милли киемнәребезне күреп, милли җырларыбызны ишетеп, аннан да битәр, ераклардан килгән карендәшләребез белән күрешеп, аралашулар үзе ни тора!

Узган елны "Туганайлар" белән бергә үткәрдем, дип тә әйтә алам. Һәр язма белән танышып, уңышларыбызга сөенеп, җитешмәгән якларыбызга көенеп яшәдем. Газетадан укып, төрле төбәк халкының нишләп ятканын белеп торасың. Үзебездә дә моны эшләргә кирәк, дип, күңелгә салып куясың. Тагын бер сөенечем белән бүлешим әле. ТНВ каналы минем турыда сәгатьтән артыкка сузылган яңа тапшыру чыгарды. Балачагымнан алып, бүгенге көнгәчә тормышым чагыла анда. Аннары, сольный концертымны да берничә тапкыр кабатлап күрсәттеләр. Әлеге тапшырулардан соң, урамда очрап, аркамнан сөеп, рәхмәт әйтеп узучылар, Интернет челтәрендә җылы язма калдыручылар күбәйде. Болар, билгеле, җаныма рәхәтлек бирүче, тормышыма ямь өстәүче күңелле вакыйгалар. Ә күңелсезләре турында искә алып тормыйбыз. Андыйларын онытуың хәерле.

Яңа ел теләкләренә килгәндә исә, иң беренче чиратта, илебездә тынычлык урнашсын иде, дип телим. Инде халыклар акылга утырсын, террактлар белән бәйле коточкыч хәлләр бетсен иде. Мөселманмы, христианмы син - эш бит кешенең нинди диндә булуында түгел. Үз динебезне тотыйк, башкаларныкын хөрмәт итик. Тыныч кына эшләп, балалар үстереп, матур гына яшәсәк иде - төп теләгем әнә шул.

Яшьләр бәбиләр күбрәк алып кайтсыннар, халык саны артсын. Кешеләр, ничек кенә фатирлы булыйк, дип, кайгырышып йөрмәсеннәр. Зур, бай, мөмкинлекләре чиксез илдә халык болай яшәргә тиеш түгел. Илебезнең ныклап аякка басуына чын күңелдән ышанам. Маймылланып яшәмәскә, кеше булып калырга Ходай безгә ярдәм итәр, дип уйлыйм. Кеше икәнлегеңне бер секундка да онытмыйча, кечкенә шатлыкка да нык итеп сөенә белеп яшәсәң, бәхет янәшәдә генә була ул.

Бүгенге көндә кайберәүләр әллә нәрсә эшли бит. Өстәле нигъмәттән сыгылып торса да, юк, дип зарлана. Яңа ел якынлаша башласа, менә дигән мебелен чыгарып ташлап, башкасын кайтарып өя. Машинасын бертуктаусыз алыштыра.

Без кечкенә чакта Яңа елның күрке - яшел чыршы иде. Аны, бәйрәмгә берничә көн кала, трактор арбасына салып алып кайталар. Без бала-чага трактор артыннан йөгерешәбез. Бөтен авылга ылыс исе тарала. Аны авыл клубына урнаштыралар. Бусын күзәтеп тору - үзе күңелле тамаша. Кибет уенчыклары янына балалар үз куллары белән ясаган уенчыклар эленә. Бүләккә бирелгән тәм-том арасында иң тәмлесе - ак прәнникләр. Тәме бүгенге көнгә чаклы тел очында саклана. Миңа тиздән 60 яшь тула. Кая барсам да, шул чактагы кебек прәнникләрне эзлим мин. Ак прәнник күрсәм, кырыен кимереп, тәмен тикшереп карыйм. Ни кызганыч, сабый чактагы кебекләрен очратканым юк.

Яңа елны каршыларга чит илләргә китүчеләрне аңлый алмыйм. Ул бит, пилмәннәр, бөккәннәр ашап, Президент сүзләрен тыңлап, гаиләң белән бергәләп өстәл артында утыра торган бәйрәм. Бөтен кешеләр дә әнә шундый ямьлелекне аңласыннар, күңелләрендә җылы нур кабыза алсыннар иде. Алай булганда, тормышыбыз да рәтләнер, яшәвебез дә күпкә мәгънәлерәк булыр иде. Барыгызны да Яңа еллар белән, кадерле карендәшләрем!"

Язып алды: Мария МАРТЫНОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: