Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аерылышу өчен пошлина күләме ир һәм хатынның һәркайсыннан 5 мең сумга күтәрелергә мөмкин

Шулай ук исем, фамилия һәм әтисенең исемен үзгәртүне теркәү бәясен 1,6 мең сумнан 5 мең сумга кадәр арттырырга киңәш ителә.

Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнаркомитеты РФ Хөкүмәтенең Салым кодексына төзәтмәсен хуплады. Аның нигезендә аерылышу өчен пошлина күләме ир һәм хатынның һәркайсыннан 5 мең сум тәшкил итәчәк. Хәзер аның күләме – 650 сум. Бу хакта «Шәһри Казан» яза. 

Шулай ук исем, фамилия һәм әтисенең исемен үзгәртүне теркәү бәясен 1,6 мең сумнан 5 мең сумга кадәр арттырырга киңәш ителә. Ә гражданлык хәле актына төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү, шул исәптән таныклык бирү  650 сумнан 700 сумга кадәр күтәреләчәк. Моннан тыш, Гражданлык хәле актын теркәү турындагы таныклыкны кабат бирү пошлинасы – 350 сумнан 500 сумга кадәр, физик затларга вәкаләтле органнар архивларыннан белешмәләр бирү пошлинасы 200 сумнан 350 сумга кадәр арттырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев