Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

77 яшьлек Нина әби квадроциклда җилдерә

Балык Бистәсе районының Иванай авылында яшәүче Нина Яковлева күрше Мәшләк авылына кызы Лизаларга кунакка баргач, оныгының квадроциклын йөртергә өйрәнгән

Балык Бистәсе районының Иванай авылында яшәүче Нина Яковлева күрше Мәшләк авылына кызы Лизаларга кунакка баргач, оныгының квадроциклын йөртергә өйрәнгән.

— Йөртүе ансат. Газын кул белән көйләргә була. Пасха бәйрәменә дә шул квадроциклга утырып, җыр җырлап, бер чиләк йомырка җыйдым, — ди Нина түти. Хәзер аңа 77 яшь.

Ире белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, ире арабыздан иртә китеп барган.

— Иремә инсульт булды. 9 ел аны карадым. Шул чакта ир-атлар эшенә дә өйрәндем. Ат та җиктем, сыер да саудым, — ди Нина түти.

Бүген дә тик торганы юк, тавыклар карый, тәмле ризыклар пешерә. Бәйрәм җитсә, кунаклар каршы ала. Янында төп ярдәмчесе — улы Георгий.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев