Туганайлар

50 ел - "дебет" белән "кредит"ны туры китереп

Ноябрь аенда иң төгәл профессия вәкилләре - бухгалтерлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Хәер, билгеләп үтә, дип әйтү бу очракта дөреслеккә бик үк туры килеп бетми. Чөнки һөнәри бәйрәмнәр календаренда (Россиядәге) Бухгалтер көне дигәне аерып күрсәтелмәгән.

Буталчык бәйрәм

10 ноябрь - Халыкара бухгалтерия көне дигәне бар -барын. Нәкъ бу датаның билгеләнүе 15 гасыр ахырында Венециядә басылып чыккан "Все об арифметике, геометрии и пропорции" дигән китапка бәйле. Әлеге хезмәтнең авторы Лука Пачиоли, беренчеләрдән булып, бухгалтер учеты нигезләрен эшли. Бухгалтер һөнәрен сайлаган кешенең бик төгәл, таләпчән булырга тиешлеген дә искәртә ул. "Документта дебет белән кредит өлеше туры килгәч кенә, хезмәткәр тыныч күңел белән йокларга ята ала. Шуны эшләп бетермичә, йокларга ята икән, ул инде чын бухгалтер түгел," - дип яза Пачиоли.

Россиядә исә "Бухгалтер көне" дигән официаль һөнәри дата билгеләнмәсә дә, бухгалтерларның күпчелеге аны 21 ноябрьда искә ала. Моннан тыш, Мәскәү бухгалтерларының 16 ноябрь көнне, кемнәрнеңдер тагын, "Бухгалтер учеты турында" дигән Федераль Законга бәйле рәвештә, 25 яки 28 нче числоларда бәйрәм итүе билгеле. Уенын-чынын бергә кушсак, ноябрь - бухгалтер бәйрәмнәре айлыгы булып чыга.

Һөнәрләре шулкадәр төгәллекне сораса да, бәйрәм мәсьәләсендә әнә шундый буталчыклык күзәтелә. Хәер, моның өчен аларның үзләрен гаепләп булмый. Барысы өчен уртак булган закон кирәктер.

Иң мөһиме - коллективтагы тынычлык

Алда әйтелгәнчә, бәйрәмнәр мәсьәләсендә араларында төрлелек күзәтелсә дә, профессиональ эш өлкәсендә бик төгәл, конкрет кешеләр алар. Тукай районында чыгып килүче "Якта юл" газетасы бухгалтеры Федора Афанасьевна Фәтхуллина белән сөйләшкәч, моның шулай икәненә тагын бер кат ышанасың.

"Тумышым белән Тукай районы (элеккеге Чаллы районы) Борды авылы кешесе мин. Үз авылыбыз мәктәбендә 8 классны тәмамладым. Математикадан безне Валентина Николаевна Утяшова укытты. И, яратып та йөри идем аның дәресләренә. Бер уйласаң, цифрлар гына бит инде, саннар белән генә эшлисең. Менә шул саннар белән эшләүнең ничек рәхәт икәнен аңыбызга сеңдерә алды укытучыбыз. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында да көчле математик укытты. Чернов абый дип йөри идек үзен. Соңыннан гына белдем - Борды кешесе булган икән. Шул Чернов абый тора да миннән сорый, тора да миннән сорый. Нинди гаебем бар, нигә гел миңа бәйләнә икән бу, дип рәнҗи идем кайчак. Техникумны бетергәндә, үзе әйтте: " Башың бар, математикаң шәп. Ялкауланмасын, өстәмә эшләсен, дип, синнән күбрәк сорадым, нәтиҗәсенә куанам. Алга таба да белемеңне үстер, тукталып калма," - дигән сүзләрне җиткерде ул. Аның киңәшләрен гомер буена күңелемдә йөрттем.

Бухгалтерлыкка урау юллар аша киленде. Хезмәт юлымны агроном булып башладым, аннары авыл советында эшләдем. КамАЗ төзелеше чорында Чаллыга күчәргә туры килде. Тагын бер техникум бетердем, институтка кердем. Бухгалтерлык эшен шулай нык ярата идем, дип әйтә алмыйм. Ничектер, еллар үткәч, шактый тәҗрибә туплангач кына, яраткан һөнәремә әйләнде. "Призваниең" икәнен аңлау өчен, синең ул эшне яратуың гына җитми, кайда, нинди коллективта хезмәт куюың да зур роль уйный. Хезмәт стажым - биш дистәгә якынлаша. Шул дәвердә төрле коллективларда эшләргә туры килде. Бүгенгесе сыман, иҗат кешеләре янында да, иҗаттан бөтенләй ерак кешеләр белән дә эшләдем. Укыган кешеме - укымаганмы, иҗат белән шөгыльләнүчеме - гади эшчеме - иң мөһиме - коллективыңда тынычлык, бер-береңне аңлау, юл куя белү кирәк. Алай булмаганда, хезмәтеңне никадәр яратып, белеп башкарсаң да, нәтиҗәсе син теләгәнчә булмый.

Мин "Якты юл"га декреттагы кеше урынына вакытлыча гына, дип килгән идем. Ходайга шөкер, "вакытлыча гына" дигән эш инде җиде елдан артыкка сузылды. Редакцияләрне "ТАТМЕДИА" Ачык акционерлык җәмгыятенә берләштерү башланган еллар. Бөтен нәрсәне яңабаштан эшләргә кирәк. Бухгалтерия системасын гына үзгәртәсе түгел, бөтен кадрларның аңын, эшкә мөнәсәбәтен үзгәртәсе. Акционерлык җәмгыяте икән, син инде ничек булса да, акча табу юлларын табарга, хезмәтеңне тиешле бәядән сатарга өйрәнергә тиеш. Менә шулай " базар мөнәсәбәтләре"нә кереп кителде. "Бухгалтериянең атасы" Пачиоли китабында әйтелгәнчә, "дебет" белән "кредит"ны туры китерә алмыйча, төнге йокыдан саташып торып утырган чаклар әле хәзер дә кабатлана. Бухгалтерия Үзәкләштерелгән системага тоташтырылгач, эш бераз җайланды. Хата китсә, шунда ук күренә һәм аны төзәтеп була. Отчетларны махсус программа кабул итә. Тик бу системаның безнең эшне кыенлаштыра торган яклары да җитәрлек. "Кыен" дип куркып тормыйбыз: юлын эзлибез, табабыз, чишәбез. Менә шулай".

"Три в одном"

Федора Афанасьевна турында "Якты юл" газетасы редакторы Инзилә Әхмәтгәрәева түбәндәге сүзләрне җиткерде.

"Федора Афанасьевна эшкә керешкәндә, финанс хәлебез дә шактый авыр, психологик халәтебез дә шәптән түгел иде. Яңа экономик шартларга күчәргә азапланган чор. Программалар катлаулы, компьютер белән тиешле дәрәҗәдә эшли алырмы, дигән шик тә бар иде. Бухгалтериянең дөрес алып барылуы - предприятиене тотрыклы итә, киләчәген билгели торган ныклы нигез ул. Редакциянең кайсыдыр хезмәткәре эшкә килмәсә, аның юклыгы күренми дә калырга мөмкин. Ә менә бухгалтер килми калса, бөтен эш туктала. Без Федора Афанасьевнаны "Три в одном" дип йөртәбез. Ул, бухгалтер эше белән бергә, кадрлар эшен дә алып бара, түләүләр буенча да җаваплы, редакциягә килгән-киткәннәрне дә көйли. " Бүген көн үттеме - үтте"гә йөрүче түгел, " булсын" дип йөрүче. Программаны бик яхшы белгән очракта да, кайберәүләргә бухгалтериянең чын асылын белү җитми. Ә менә Федора Афанасьевна шушы белемгә, тәҗрибәгә ия.

Кеше буларак та, бик күркәм холыклы ул. 15 ел - бианай, 18 ел биатай белән яшәгән. Сабыр, үпкәли белми, үпкәләсә дә, үткәреп җибәрә торган олы йөрәкле кеше. Әлеге матур сыйфатлары аңа кайда да дуслар табарга, гаиләсендә дә җылы мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм иткәндер. Шундый кеше белән янәшә эшләү - минем өченгә дә зур мәртәбә".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: