Туганайлар

40 елдан соң очрашу

Без, Алабуга районы Морт авылы урта мәктәбенең 1976 нчы елгы чыгарылыш укучылары, быел 9 октябрьдә, мәктәпне тәмамлауга 40 ел уңаеннан, Менделеевск шәһәрендә очрашу уздырдык. Бу очрашу безне яңадан мәктәп елларына алып кайтты. Чәчләр агарса да, маңгайлар сырланса да, үзебезне яшь, көчле, матур итеп хис иттек. Әйтерсең, яшьлек кире кайтты. Очрашуга...

Мәктәп еллары турында һәркемнең күңелендә мәңге онытылмас булып уелып калган мизгелләр була. Минем беренче тапкыр мәктәпкә килүем хәзер дә күз алдымда. Беренче укытучым Анастасия Ивановнаның йөзен, аңа бүләк итеп алып килгән чәчәкләрне (бархатцылар иделәр), буялган парталарны мин хәзер дә ачык хәтерлим. Артисткаларга тиң, соклангыч, матур иде ул. Без аңа үзебезчә, татарча, Настя апа дип эндәшә идек.

Кара савытының, "перочистка" дип аталган чүпрәк кисәкләренең, "промокашка" кебек башка кирәк-яракның нәрсә икәнен хәзерге укучылар белмиләр дә. Ә без, 1966 елның 1 сентябрендә мәктәпкә укырга килгән беренче класс укучылары, шулар ярдәмендә карага каләм манып, беренче хәрефләребезне яздык, укырга өйрәндек.

Мәктәп еллары бик тиз узып китте. Таралыштык. Укыдык. Гаиләләр кордык. Инде тормышның көзенә кереп барабыз. Настя апабыз да хәзер олыгайган, чал чәчле, ләкин элеккегечә матур һәм мөлаем. Һәрберебезне таныды, һәрберебезгә әйтер җылы сүз тапты. Ә мәҗлестә үзенә сүз биргәч, йомшак тавышы белән салмак кына сөйләп китте. "Балалар, - диде ул, - әгәр мин сезнең кайсыгызны да булса үпкәләткән булсам, "5"ле урынына - "4", "4"ле урынына - "3", "3"ле урынына - "2"ле куйган булсам, гафу итегез. Ул вакытта мин үзем дә күп нәрсәләрне белми идем. Сезнең белән бергә өйрәндем". Билгеле, мондый сүзләрне бары тик тормыш тәҗрибәсе бай булган, акыллы, белемле, тыйнак укытучы гына әйтә ала. Безнең өчен Настя апа иң акыллы, иң белемле, иң дөрес кеше иде һәм хәзерге көнгә кадәр дә шулай булып кала.

Мәҗлестә Настя апа җырлады да, безнең белән бергә биеде дә, хәтирәләрне дә яңартты. Инде 91 нче яше белән барса да, күңеле элекке кебек яшь аның. Ул хәзер дә безнең өчен үрнәк. Акылы камил, хәтере әйбәт, яхшылыкны истә тота, ачу сакламый. "Синең әбиең, килеп керү белән самовыр куя, өстәл янына чакыра иде", - дип искә алды ул минем Газзәбикә әбиемне.

Настя апаның горурланырлык укучылары күп. Минем үзебезнең сыйныфташыбыз Назим Нурулла улы Әхмәтов турында әйтеп китәсем килә. Авылыбыз үзәгендәге Балавыз чишмәсен төзекләндерүче дә ул, классыбыз укучыларын берләштереп, бу очрашуның башында торучы да ул. Рәхмәтебез зур аңа.

Кадерле беренче укытучыбыз Анастасия Ивановнага ныклы сәламәтлек телибез. Элеккегечә мөлаем, матур булып калсын, үз балаларының һәм укучыларының изгелеген күрсен, җан тынычлыгы белән, озын-озак гомер бирсен Ходай.

Фәридә Гөбәйдуллина - Газизова, Казан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: