Туганайлар

25 ел - күп тә түгел, аз да түгел

Питрау бәйрәмнәре чоры быел озакка сузылды. Электән престол бәйрәме Питрау булган авылларда ул, үзгәртелмичә, 12 июль көнне узды. Ә бәйрәм чарасы, фестиваль рәвешендәгеләрендә, ял көннәренә яраклаштырып, төрле числоларда үтте. Иң соңгысы - 23 июльдә Чаллы шәһәрендә булды.

Беренче тапкыр Питрау үткәрелүгә 25 ел - ягъни юбилей икәнен күз алдында тотып, Чаллы керәшен җәмгыяте Питрауны быел зур колач белән оештырды. Ул Яр буе паркы мәйданында узды. Кич буена Чаллының үзәк мәйданында керәшен җырлары яңгырады, кызыклы уеннар, бәйгеләр, тамаша барды. Халкыбызның яраткан җырчылары Лена Бичарина, Галина Казанцева, Владимир Васильев, Алина Прокопьева, керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле, "Моңлы Чаллы" җыр театры, дистәләгән шәһәр-районнардан килгән фольклор ансамбле җыручылары, яшь башкаручылар иң шәп җыруларын бүләк итеп, халыкны сөендерде.

Инде август уртасы җитсә дә, Питрау темасына яңадан әйләнеп кайтырга булдык.

Керәшенне таныту бәйрәме

Моннан 25 ел элек беренче тапкыр оештырылган Чаллыдагы Питрау ул гади бер бәйрәм генә түгел, ә Татарстан Республикасында яшәүче бөтен керәшеннәрнең "без бар!" дип, үзләре турында аваз салулары иде. Чаллының күпмилләтле зур шәһәр икәнен исәпкә алсак, чыннан да, керәшен культурасын, сәнгатен илебез халыкларына күрсәтү, таныту булды ул. Беренче Питрау белән соңгысы арасында 25 ел вакыт аралыгы ята. Шул вакыт эчендә нинди үзгәрешләр булган? Алга китеш күренәме, әллә бер урында таптанабызмы? Әлеге сораулар белән Татарстанның халык артисты, яраткан җырчыбыз Галина Казанцевага мөрәҗәгать иттек.

- Галина Александровна, Сез, беренчеләрдән булып, Чаллыда Питрау бәйрәмен оештырган кеше. Укучыларыбызны, киредән, шул көннәргә кайтарыгыз әле.

- Җәмәгатьчелекнең керәшеннәргә карата җүнле карашы да булмаган заман иде ул. Шул чакта Анна Асанова - 3 бала анасы - керәшен җәмгыятен җитәкләргә ризалыгын бирде. Әлбәттә, бер төркем актив карендәшләрнең ( шул исәптән минеке дә) үтенече буенча. Керәшенгә хас матур сыйфатларны, асылыбызны, яшәү рәвешебезне, манераларыбызны, традицион культурабызны, дөрес форма табып, җәмәгатьчелеккә күрсәтергә кирәк иде. Питрау вариантына тукталырга булдык. Моннан тыш, чиратта, гәҗит-журнал чыгару, мәктәп, балалар бакчалары программаларына керәшен компоненты кертү, сәнгатебезне саклау һәм үстерү буенча юнәлешләр билгеләү кебек дистәләгән мәсьәләләр үзенең чишелешен көтеп тора иде. Ямаш Игәнәй, Николай Антонов шикелле алдан күрүчән көчле шәхесләребез, беренчеләрдән булып, безнең рәткә килде. Аннары, Райчка белән Николай Ипеевлар, аларның туганнары, якыннары кушылды. Алар да бик ару кешеләр булып чыкты.

Коймасы, капкасы, сәхнәсе булган ачык театр эшли иде ул чакта. Бәйрәмне үткәрергә әнә шул урынны сорадык. Кайбер артык "патриот" керәшен туганнарыбыз, капка янына басып, башка милләт кешеләрен кертмәскә дә маташып торганнар хәтта. Аларны да аңларга була: бернинди хокукы булмыйча, күпме гомерләр "беркем түгел" керәшеннәргә үз бәйрәмнәрен үткәрергә рөхсәт бирсеннәр әле! Ул чактагы керәшен хәрәкәте олы йөрәк, зур кайгырту, чын мәгънәсендә дөреслек белән, бер тиен түләүсез алып барылды. Хәтерлим әле, бәйрәмгә халык җыелганчы, дип, йөгерә-йөгерә эскәмияләр, сәхнә такталары юып йөрдек. Арабызда иң тырышып, шул ук вакытта, бу хәлләргә иң сөенеп йөрүчеләр - Таня Миронова, Анна Асанова, Анна Колчериналарбулды. Бөтен әзерлек эшләре беткәч, сәгать икедә капканы ачтык. Килгән халыкны күрсәгез - бәйрәм буласы мәйданга яше-карты агылды да агылды.

Билгеле, ул чактагы бәйрәмне бүгенгесе белән чагыштырып булмый. Хәзер аның масштаблары да, оештырылу дәрәҗәсе, аппаратурасы да, тотылган акчалары да бүтәнчә. Тик туксанынчы еллар башында керәшеннәрнең үзаңнары уяну, оештырган чараларга килүләре активрак иде. Халык арасында шундый әйтем дә йөрде: "Ике кеше бер-берсен тартып чыгарганны күрсәгез - ул ике керәшен булыр, этеп төшергәнне күрсәгез - башка милләт булыр," - диләр иде.

Нәрсәгә сөенергә - нәрсәгә көенергә?

Керәшен хәрәкәтенә ул еллардан бирле кемнәр генә килмәде дә, кемнәр генә китмәде. Китүчеләре дә үз өлешен кертеп, үз эзен калдырып китте. Виталий Агаповны мин юл башында торучыларның берсе дип саныйм. 90 нчы елларда аның кечкенә генә бизнесы бар иде. "Синең әле бу эшең башланып кына килә. Киләчәктә, керәшен җәмәгатьчелеге өчен, берәр ярдәм оештыра алмассыңмы?" - дип мөрәҗәгать иттем үзенә. Киләчәкне көтеп тормады - шунда ук күпмедер сум акчасын бирде. Әлеге акчага Санк-Петербург музеена барып, андагы керәшен экспозицияләреннән фотографияләр төшереп, керәшен костюмнарының эскизларын эшләтеп кайттылар.

Аннары, Виталий сәхнәгә күчте - халык сәнгатен күрсәтә башлады. Фольклор гына да түгел, эстрада гына да түгел - үз жанрын тудырды. Безнең һәр бәйрәмебез театр рәвешендә бара бит. Пасхада күкәй җыючы бала белән йорт хуҗасы арасында дисеңме, Нардуганда киенеп кергән кешеләр белән хуҗалар арасында дисеңме, ә туйларны, солдат озатуларны әйтеп тә торасы юк. Менә шушы халык сәнгатен Виталий Агапов, матур итеп, театр элементлары да кертеп, олы сәхнәгә менгезде.

Питрау бәйрәмен алар башта Райчка Ипеева белән алып бардылар. Аларга бу роль бик тә туры килеп тора иде. Берсе җитди, традицион алымга өстенлек бирсә, икенчесенә җор теллелек, шаянлык хас. Һәр икесендә индивидуальлек тә, халык белән эшләгәндә кирәк була торган "обаяние" дә җитәрлек.

Соңгы елларда Райчка Ипеева күренми, Виталий Агаповка яшь кызлар ярдәм итә. Бик тере, чая кызлар. Нәкъ үз урыннарында. Быел Агапов беренче мәртәбә шундый зур мәйдан алып эшләүгә иреште. Моңа кадәр аны безгә биргән кеше юк иде. Кайларда гына үтмәде Чаллы Питравы, ә мондый масштаблы урында - беренче тапкыр! Дөрес, халык әз булды. Моның сәбәпләрен анализламый калмаслар. Тик шунысы бәхәссез : бәйрәмне оештыруга, әзерләүгә, ансамбльләр китертүгә һәм башкаларга искиткеч хезмәт кертелгән. Мондый зур эшкә алынырга, грандиозный итеп җырып чыгарга олы йөрәк кирәк. Виталийда андый йөрәк бар икән, мин моңа исем китеп, шул ук вакытта, "безнең җегет бит бу!" дип, горурланып карадым. Билгеле, Чаллы җитәкчелеге дә, керәшеннең асыл җегетләре дә кырыйда калмагандыр - булышканнардыр. Үзеңнең олы йөрәгең, тәвәккәллегең булмаса, сине башыңнан арлык акчага күмеп куйсалар да, аны җиңеп булмый. Ә ул әнә баштан аякка хәтле үзе җырып чыкты. Монда инде, малай, хочешь, не хочешь - "Молодец!" дигән сүзне әйтми булмый.

Халыкның җыелмавына килгәндә исә, 25 ел үткәрелү - тарих күзлегеннән караганда, әле бик зур вакыт аралыгы түгел. Гасыр башларында сабантуйга да кеше күпләп җыелмаган. Быел бәйрәмнең зур стадионда оештырылуын белми, ишетми калучылар да күп булды. Һәр елны үткәрелү урынын үзгәртү - безнең файдага түгел. Аннары, бәйрәм соңга калынды. Бәйрәмнең исеме Питрау икән,ул инде хотя бы шул атна эчендә үткәрелсен. Тагын бер сәбәпне күрсәтми булмый - мондый бәйрәмнәрдә чын керәшенчәлек кимеде. Ансамбль җыручылары да керәшен борылышларын, башкару манераларын югалтып баралар. Бәйрәмгә йөрүче бүтән халыклар өчен - безнең асылыбызны, үзенчәлекле булуыбызны күрү кирәк. Ә без татарчалашып барабыз. Татар ансамбльләре, артистлары бездән башка да җитәрлек. Безгә үз төсебезне, үз җөзебезне сакларга кирәк. Менә шулай!"

Галина Казанцева Питрау мәсьәләсендә менә шуларны әйтте. Мактавын да, киңәшен дә искә алып, киләсе Питрау бәйрәмнәрен халык белән тулы зур стадионнарда үткәрергә язсын иде.

Бәйрәмннән фоторепортаж та карагыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: