Туганайлар

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне!

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне! Бу - батырлар һәм кыюлар көне!

Бүген без батырларча ил чикләребезне яклаган һәм хәзер дә яклап торучы, хәрби бурычларына тугрылыклы калучыларыбызны олылыйбыз. Сезгә һәрчак бүгенгедәй үрнәк булуны, сәламәт яшәүне, бәхеткә ирешүне, тынычлык, гаиләгездә аңлашу һәм мәхәббәт телибез. Кыенлыклар алдында туктап калмагыз, һәрвакыт батыр һәм җитез булыгыз!

Кадерле, ир-атларыбыз!

Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!

Сез көчле, сез батыр, сез - безнең куаныч!

Сез - алтын багана, гаиләдә сез - терәк !

Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк !

Сезнең тормыш юлыгызда,

Очрамасын киртәләр.

Гел шатлыклар,гел бәхетләр

Алып килсен иртәләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: