Туганайлар

2022 елдан ниләр көтәргә: ипотека, кертем һәм пирамидаларга бәйле сораулар

Иң гади ысул – банк кертемнәре. Катлаулырак, билгеле бер квалификацияне, белемне таләп итә торганы – кыйммәтле кәгазьләр. Башлап җибәрү өчен федераль займ облигацияләре кулай, алар банк кертемнәренә караганда бераз югарырак керем бирә һәм шул дәрәҗәдә үк ышанычлы

2022 елда валюта базарында тетрәнүләр көтәргәме, торак базарында хәлләр ничегрәк булырга мөмкин, акчаны кая салу яхшырак – бу хакта Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы профессоры Игорь Кох "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына сөйләгән.

Сум нишләр?
Күпләр девальвация булмаячакмы, сум яңадан ишелмәсме дип борчыла. Игорь Кох сүзләренчә, мондый ихтималлык һәрвакыт бар. Тик ул ихтималлык агымдагы елда шактый аз дип бәяли белгеч:  “Моңа бернинди алшартлар да юк. Барлык масштаблы девальвацияләр глобаль финанс кризислары фонында узды. Бу 1998, 2008 һәм 2014 елларда Россиянең төп экспорт товарларына бәяләрнең кискен үзгәрүе, бөтен дөньяда икътисадның кискен төшүе фонында булды. 2022 елда мондый хәл көтелми кебек. Дөнья һәм Россия икътисады катгый кризиска тәгәрәсен өчен бернинди алшартлар да юк әле.

Дөрес, геосәяси проблемалар бар, һәм аларның киләсе елда ничек ачылачагын фаразлап булмый. Шуңа күрә яңа санкцияләр кертелсә, кинәт геосәяси хәл кискенләшсә, Ходай күрсәтмәсен – берәр төрле хәрби каршы тору башланса, нәтиҗәләр бөтенләй көтелмәгәнчә килеп чыгарга мөмкин. Бу хәл булмас дип өметләнәбез. Ә масштаблы девальвациягә чиста икътисади алшартлар юк.

Әмма искитәрлек берни дә булмаса да, ел дәвамында шул ук сум курсы 10-15% чикләрендә күтәрелергә-түбәнәергә мөмкин. Бу нормаль халәт, моны ниндидер гайре табигый нәрсә дип карарга кирәкми.”

Фатирга бәяләр төшәрме?
Кох ипотека алу кимер дип фаразлый. Моны ул ставкаларның һәм бәяләрнең югары булуы белән бәйли. “Соңгы ике елда бәяләр бик тиз артты шуңа сатып алу мөмкинлеге дә, күчемсез милекнең җәлеп итүчәнлеге дә кимеде. Минемчә, ипотека кредитының үсеш темплары да булганга караганда күпкә түбәнрәк булачак,” – ди профессор. 

Беркемгә дә сер түгел, Казанда фатирлар бик кыйммәтләнде. Әгәр торакка сорау кимесә, бәяләр дә төшәргә мөмкин, ди  Игорь Кох. Әмма зур үзгәрешләр көтәргә кирәкми дип ассызыклады ул. 

Акчаны кайда сакларга?
Әгәр кешенең кулланмый торган акчасы булса, аны кайда саклау яхшырак? Өйдә матрас астына яшерергәме, банкка салыргамы, әллә кыйммәтле кәгазьләр яки күчемсез милек сатып алыргамы? 

- Һәрхәлдә, өйдә калдыруның мәгънәсе юк. Инвестицияләү өчен инструмент сайлау кешенең нинди суммага ия булуына, аның нинди вакытка инвестицияләргә җыенуына һәм башка шартларга бәйле, шуңа күрә биредә абсолют киңәшләр була алмый. Һәр очрак өчен аерым эш варианты булачак. Иң гади ысул – банк кертемнәре. Катлаулырак, билгеле бер квалификацияне, белемне таләп итә торганы – кыйммәтле кәгазьләр. Башлап җибәрү өчен федераль займ облигацияләре кулай, алар банк кертемнәренә караганда бераз югарырак керем бирә һәм шул дәрәҗәдә үк ышанычлы.

Күчемсез милек быел алай ук җәлеп итмәс. Бәяләр үсеше алдагы еллардагы кебек булуы икеле. Шуңа да карамастан, әгәр дә сез 20-30 елга исәп тотып акча кертергә җыенсагыз, ул вакытта күчемсез милек дә кулай вариант булырга мөмкин.

Кыйммәтле кәгазьләрне сатып алырга моның нәрсә икәнен азмы-күпме аңлый һәм мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итә ала торган кешеләргә генә тәкъдим итәм. Үзегез аңламаган җиргә акча кертмәгез, - дип киңәшләрен бирде Кох. 

Финанс пирамидалары юкка чыгармы?
Профессор фикеренчә, финанс пирамидаларыннан кешеләр сабак алмаган. “Ул оешмалар эшчәнлеге финанс яктан белемсезләрне алдауга, ягъни булачак клиент нәрсә ишетергә тели – шуларның барысын да сөйләп, акчасын алуга корылган. Пирамидалар элек тә булган, киләчәктә дә юкка чыкмаячак. Шуңа күрә кешеләргә, капкынга эләкмәс өчен, финанслар өлкәсендә белемнәрен арттырырга һәм андый оешмаларны әйләнеп узарга кирәк,” – дип йомгаклады Игорь Кох.

Дания Нәгыйм әзерләде, ШК

Фото: © Егор Никитин / ИА «Татар-информ»

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: