Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

16 ел элек «Питрау парлары»н тарантаслы атларга утыртып мәйдан буенча әйләндергәннәр

Мамадыш районының Җөри авылы янындагы Тырлау аланында республикадагы һәм тирә-як төбәкләрдәге керәшеннәрне үзенә җыя торган Питрау бәйрәме узган гасыр азагыннан башлап үтә.

Җыен дуслар җыелганда чәчәк ата гөлләр дә

Бәйрәм башланганчы Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районындагы Остроленко авылыннан килгән “Сарашлы” фольклор ансамбле җырчысы Вера Фролова белән сөйләштек.

– Без, нагайбәкләр дә, үзебезнең керәшен бәйрәмнәрен зурлап үткәрәбез... Биредә Остроленко көйләрен җырлап китмәкче булабыз, – диде ул.

Бәйрәм, һәр елдагыча, “Ак калфак” көенә мәйдан уртасына арбасына кунаклар төялгән атлар керү белән башланып китте.

Татарстан премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева үзенең чыгышында:

– “Әйдә, әйдә? Кайда, кайда?” дигән сорауга республиканың һәр кешесе: “Әйдә, Җөридәге Питрауга!” дип җавап иде бүген. 80нче елларда өлкә газеталарының берсенә шушы авылдан хат килеп төште. Анда онытыла барган Питрау бәйрәмен яңарту кирәклеге турында язылган иде. Шул еллардан бирле, Албай, Җөри авыллары бәйрәмне үткәрә башлады. Питрау мондый зур масштабны алыр дип ул чакта уйлап та булмый иде. Халык үзе яратып саклый икән, җырларыбыз, моңнарыбыз, бизәкләрен арттырып, баетылып, мәңге яшәр, – диде.

“Питрау- 2007” бәйрәменең иң тантаналы мизгеле керәшен әләмен күтәрү булды. Үзебезнең герб төшерелгән әләмне үзебезнең гимн астында “Кама” урман хуҗалыгының элекке директоры И.Захаров белән Албай авылының элекке җитәкчесе, Питрау бәйрәмен саклап калучы М.Никифоров күтәрделәр.

Питрау көнендә кешеләр дә, табигать тә бәйрәм иткән. Кояш бу көнне кешеләргә – кояш балаларына аеруча юмарт булган. Геннадий Макаров һәм аның егетләре башкаруындагы көйләрдә, “Сәйдәш” җыр һәм бию ансамбленең “Кояш – ут” композициясендә, төрле биюләрдә шул чагылды.

“Питрау чибәре” конкурсында катнашучы кызлар бизәкле чиләкләрен сыгылмалы көянтәләренә элеп, көяз генә атлап, мәйдан буйлап, үзләрен күрсәтеп үттеләр.

“Питрау-2007” чибәре” таҗына Диана Мишкина (Мамадыш) лаек булды. Икенче урын – Менделеевск кызы Светлана Черновага, өченче урын Юкәче кызы Вероника Капитоновага бирелде. Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Иванов җиңүчеләргә плазма телевизорлар тапшырды.

Питрау җыенының абсолют батыры, узган елдагыча, Нурлат көрәшчесе И.Аббасов.

Җөри мәктәбе кызлары, район, республика һәм Россия ярышларында җиңү яулаган Римма Тараканова белән Альбина Любимова, ирекле көрәштә җиңеп, телевизорлы булдылар.

Керәшен йорты янында, төнге караңгылыкны ярып, ялкын телләрен күккә сузып, зур учак яна. Үзәк мәйдан өстендә, тирә-якны яңгыратып, салют тавышы тарала...

(М.Мартынова. “Туганайлар” газетасы, 19 июль, 2007 ел).

Җыеннарда җыелыштык

Җөри авылы болынлыгында уздырыла торган, даны еракларга киткән Питрау бәйрәме быел 9нчы тапкыр кунак төшерде. Аның республикакүләм уздырыла башлавына – 2 ел. Хәтта чит илләрдән дә кунаклар бар иде. Бәйрәмне тагын да югарырак дәрәҗәдә уздыру өчен, мамадышлылар үзләре дә грант отты.

Бәйрмнең олы кунагы, Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, “Бәрмәнчек” керәшен фольклор ансамбле эшен башлап оештырып җибәрү өчен, дәүләт сертификаты һәм асыл затыбызның берсе булган галим Татьяна Дунаевага олы юбилее уңаеннан бүләк тапшырды.

Яңалыкларның берсе – бәйрәм башланганда фольклор ансамбльләре белән бергә, мәйданга “Питрау” персонажы керү булса, икенчесе – "Питрау парлары”н тарантаслы атларга утыртып мәйдан әйләндерү.

Быел Питрауның көрәштәге төп батыры автомобиль белән генә түгел, Питрау символы төшерелгән чын алтыннан коелган медаль белән дә бүләкләнде.

Яңгыр коеп, табигать көйсезләнеп алуга карамастан, Питрау гөрләп үтте. Очкынланып, биеккә үрелеп ялкынланган учак тирәсендә җир-биюләр таң беленә башланганчы дәвам итте.

...Чибәр-чибәр кызлар сайладым

Быел “Питрау чибәре” конкурсы җиңүчеләре югары бәяләнде, шуңа күрә таләпләр зурдан иде. Шулай да куркып калмаганнар, 13 чибәр матурлыкта, осталыкта көч сынашты. Камал театры артисты, конкурсны алып баручы Олег Фазылҗанов “түз, йөрәгем, түз” дия-дия, берсеннән-берсе чибәррәк керәшен кызларын сәхнәгә чакырды.

Конкурсның беренче сынавы – үзеңне тәкъдим итү (“визитка”). Чибәрләр, һәммәсе диярлек, үзләре белән шигъри юллар аша таныштырдылар. Бертөрлерәк килеп чыкты. Дүсмәт кызы Юлия белән Балтачтан Альмираның чыгышы гына җанлырак булды.

Конкурсның бер номинациясе – керәшен милли ризыгы әзерләү. Бу номинациягә тел-теш тидерерлек түгел иде. Кәләй кызы Ольганың сыйлары 10 төрле булып, өстәл уртасында самавыры да бар иде... Кр.Бараннан Наталья табагы белән бал чыгарып утыртты... Чибәрләрнең икесе – Җөри кызы Альбина һәм Балтачтан Альмира сыйларын, нәкъ үзебезчә, керәшенчә җырлап чыгардылар. Чибәркәйләр, җырлап сыйлау – безнең “коронный жест”, югалтмыйк без аны! Ә менә Чия башыннан Алиса бүгенге Питрау бәйрәменең җырлап-биеп күңел ачу гына түгел икәнен әйтеп, иң элек, иртүк әби-бабайларны искә алып, таба исе чыгарып, коймак пешерү кирәклеген дә искә төшерде...

Конкурсның тагын бер сынавы: җыр-бию осталыгын күрсәтү... Чибәрләр арасыннан берсе дә чын керәшенчә “ышкып бию”не күрсәтмәде. Зыян юк, соңгы Питрау түгел, онытылган биюләр дә Питрау сәхнәсенә менәр әле.

Быел чибәрләр арасыннан беренче урында – Юкәчедән Регина Павлова, икенче чибәр – Чаллыдан Оксана Горбунова, өченче чибәр – Менделеев районыннан Лиана Миронова.

(В.Максимова. “Туганайлар” газетасы, 17 июль, 2008 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев