Туганайлар

13 cентябрь - фашизм корбаннарын искә алу көне

Фашизм корбаннарын искә алу көне илебез халкы өчен иң күңелсез даталарның берсе. Бу көнне без сугыш кырында ятып калганнарны, ачтан үлүчеләрне дә, концлагерьларда, тоткынлыкта җәзаланып үтерелүчеләрне дә искә алабыз. Әлеге искә алу көне (ул 1962 елдан сентябрьнең икенче ял көнендә билгеләп үтелә) дип, сентябрь аен билгеләү очраклы түгел. Беренчедән, Икенче...

Фашизм корбаннарын искә алу көне илебез халкы өчен иң күңелсез даталарның берсе. Бу көнне без сугыш кырында ятып калганнарны, ачтан үлүчеләрне дә, концлагерьларда, тоткынлыкта җәзаланып үтерелүчеләрне дә искә алабыз.
Әлеге искә алу көне (ул 1962 елдан сентябрьнең икенче ял көнендә билгеләп үтелә) дип, сентябрь аен билгеләү очраклы түгел. Беренчедән, Икенче Бөтендөнья сугышы нәкъ менә 1939 елның 1 сентябрендә Германиянең Польша җирләренә басып керүеннән башлана. Сугышның бөтенләй тәмамлануы да 1945 елның 2 сентябренә туры килә.
Икенче Бөтендөнья сугышында 62 дәүләт катнаша. Ул вакытта җир йөзендә 72 ил булуын искә алсаң, әлеге афәт бөтен дөньяга кагылган, дигән сүз. Сугышның югалтулары да коточкыч зур була: 27 миллион солдат яу кырында ятып калса, 50-55 миллион гади кешенең гомере ачлык, концлагерьлар, сугыш хәрәкәтләре вакытында өзелә. Иң күп кеше СССРда, Кытай, Германия, Япония һәм Польшада үлә.
Хәзерге көннәрдә дә кыска хәтерле адәмнәрнең фашизмны яңартырга тырышуына каршы тору, берләшү өчен дә билгеләп үтелергә тиешле көн бу. Әлеге көнне сугышта катнашкан һәр ил искә ала.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән бу елда әлеге датаны искә алу аерата әһәмиятле. Без бу көнне фашизмга каршы көрәштә геройларча һәлак булган карендәшләребезне дә искә алабыз.
Ринат АРХИПОВ (Мәннан)
Батыр
Никита
Советлар Союзы Герое
Никита Токарликовка
багышлана.
Егерме икенче июнь.
Иртәнге сәгать дүрттә
Фашистлар тыныч тормышка,
Вәхшиләрчә, ут төртә.
Чәлпәрәмә килә барсы
Шул мизгелдә, шул көнне:
Өмет, хыял, очрашулар,
"Сөям" дип бер-береңне...
Ватанга куркыныч яный!
Ир-егетләр - сугышка!
Вөҗдан белән фәкать бергә
Булсалар гына, бары тик
Юллар илтер уңышка!
Миллионлап халык китте
Газиз илен якларга:
"Җирләребезне беркайчан
Бирмәбез, дип, ятларга!"
Илеңне дошман таптаса,
Аннан да зур юк хурлык.
Сугышларда җиңеп чыгар
Ныклы, кырыс дөреслек!
...Егет Кәләй авылыннан.
Артиллерист ул. Сержант.
Бер атудан танкларны
Юк итәргә биргән ант!
Балтыйк диңгезе янында
Бара каты сугышлар.
Көнбатышка куып баргач,
Бик ачулы фашистлар.
Чигенергә юллары юк -
Артларында киң диңгез.
Бар көчләрен туплаганнар,
Зур һөҗүмгә бар нигез!
...Менә илле танк килә -
Дөбердәп безнең якка.
Иң алда - макталган "Тигр",
Гөрелтесе колакта.
Инде якын... Сержант ата.
"Тигр" - төтен эчендә!
Тагын ата...Танк яна!
Тагын ата берсенә...
Фашистлар туктап калалар.
Караңгы төн дә җитә.
Иптәшләре үлеп ята,
Яралы аяк, җилкә...
Тагын дошман танклары
Килә аның өстенә.
Исән калган бер туптан ул
Тагын ата тиз генә.
...Иртән килде яңа көчләр!
Никита туп янында,
Кан эчендә җирдә ята,
Зур яра аягында.
...Әлмәт ягы гел тау, урман,
Тасмадай туры юлы.
Гел ак таштан биналары,
Ә халкы - алтын куллы!
Икенең берсе - нефтьче,
Кара алтын чыгара,
Матур тормыш шатлыклары
Балкып чыга урамга.
Сарайларда - җыр, биюдер:
Кичләрен, эштән кайткач,
Паркларда парлар йөри.
Талларында - сандугач!
Һәйкәл янында гел кеше -
Агай-эне, малай-кыз.
Таш күкрәгендә, Кояштай,
Ялтырый Алтын Йолдыз!
Батырлык беркайчан үлми,
Йөрәкләрдә саклана.
Яшь буыннар үрнәк ала,
Батыр белән соклана!
Кыю
тупчы
Советлар Союзы Герое
Самуил Тапиковка
багышлана.
Минзәлә районыннан ул,
Яңа Мәлкән авылы.
Данлыклы тупчы. Капитан.
Танкның көч-куәтенә
Тиз арада тап булды.
Ленинград тирәсе,
Польша.
Йөзләп-йөзләп киләләр.
Җир түгел, һава дерелди! -
Бар нәрсәне үз юлында
Изеп-таптап китәләр.
Дивизион командиры
Тупларын каты "җигә":
Нимес танклары, факел
Сыман, янып кына тора
Самуил булган җирдә!
...Менә 45нче ел.
Кичә Висла елгасын ул
Беренчеләрдән булып.
Коточкыч дошман уты да
Калдыралмый туктатып!
Фашист танклары килә
Бу батырлар өстенә,
Очкычлары бомба сибә
Унышар тапкыр көненә
Очып-очып - түз генә!
Инде тәүлек буе сугыш -
Төнен дә, көндезен дә.
Иптәшләре һәлак инде -
Самуил берүзе калды:
Ышаныч тик үзеңә!
Бер атуда танк яна,
Икенчесе күренә,
Тагын туптан төгәл ата,
Тагын танк яна. Батыр
Пулемётка үрелә.
Фашистлар якынлашалар
Өч яктан. Инде якын!
Шул арада көчле шартлау,
Җир тетри, якты ялкын...
Һәлак була бу сугышта
Батыр капитаныбыз...
Алтын Йолдыз белән аны
Бүләкли Ватаныбыз!
Безнең халык йөрәгендә
Бер дә сүнмәс ут яна.
Ул изге ут - сөю уты! -
Барлык батыр улларына,
Бердәнбер Ватанына

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: