Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Канатлы кызлар

Санфирова Ольга Александровна - Икенче Белорус фронтының 4нче һава армиясе 325нче Осовец Кызыл байраклы Суворов орденлы төнге бомбардир авиацион дивизиясе 46нчы гвардия Кызыл байраклы Суворов орденлы Тамань авиацион полкның эскадрилья командиры, гвардия капитаны. Гвардия капитаны Санфирова Ольга Александровнага үлгәннән соң күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены...

Санфирова Ольга Александровна - Икенче Белорус фронтының 4нче һава армиясе 325нче Осовец Кызыл байраклы Суворов орденлы төнге бомбардир авиацион дивизиясе 46нчы гвардия Кызыл байраклы Суворов орденлы Тамань авиацион полкның эскадрилья командиры, гвардия капитаны.
Гвардия капитаны Санфирова Ольга Александровнага үлгәннән соң күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены (1945), Кызыл Байрак ордены (1943), Александр Невский ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1943) һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Ринат АРХИПОВ
(Ринат Мәннан)
 
1
Зәңгәр күктә сирәк-мирәк
Ап-ак болытлар.
Əйтерсең, күктә дә чәчәк
Аткан шомыртлар!
Аэродром йөзә-гүли
Тәмле исендә.
Əллә сөю, әллә шомырт
Шулай исертә?..
Җылы караш һәм кыз ала
Штурвалны кулга.
Əй, чибәр дә инде үзе
Очучы Ольга!
Кашы - кыйгач, ә күзләре -
Йолдызлы алар!
Йөрәге - чәчәк кенә гел, -
Алсу розалар!
Бер минуттан җитез очкыч
Күздән югала,
Егете яшел чирәмдә
Кул болгап кала.
Тиздән алтын көзләр җиткәч,
Булыр туйлары,
Тыныч тормыш, өмет белән
Тулы уйлары.
 
2
Көтмәгәндә ерткыч булып
Фашист ташлана,
Бар хыялларны җимереп
Сугыш башлана!
Ир-егетләр мылтык тотып
Китә яуларга.
Гүзәл Ватанның чикләрен,
Данын якларга! ...
Ике айдан егетеннән
Ольга ала хат:
"Явыз дошманны куарбыз,
Ил булыр азат!"
Кыз йөрәге дә омтыла
Изге бурычка,
Үзе теләп утыра ул
Шанлы очкычка.
Кесәсендә егет хаты
Аны җылыта.
Бик биектән нимесләрне
Бомбага тота.
Ул сугыша Җиңү көне
Якынлашсын дип;
Илкәендә якты кояш
Янә атсын дип!
 
3
Очкыч төнге күкне кисә
Бомбалар төяп,
Алар фашистның башына
Төшәчәк, димәк.
Бастыра кыз дошманнарын
Утлы табага:
Фашистлар сафлары белән
Оча һавага! ...
Гаубица ата башлый
Очкычны күргәч.
Дөрләп яна самолёты
Снаряд тигәч.
Мотор туктый.
Очкыч төшә
Җиргә үкертеп.
Ольга штурман-кызга әйтә: -
Карыйк утыртып...
Утлы канат куакларга
Бәрелеп төшә.
...Аңнарына килгәч, кызлар
Озак көлешә:
"Шатлык бит исәннәр калгач,
Рәхмәт Ходайга!
Тагын сугышырбыз әле
Киткәч болайга!.."
 
 
4
"Өстерәлеп дошман кача
Көнбатыш якка.
Бәгырькәем, сөюне син
Кадерләп сакла..."
Ольга хатны салып куя
Күкрәк кесәсенә.
"Миннән дә дошманга бүген
Эләгер менә!"
Кулына штурвал ала
Һәм очып китә.
...Командир бер тәүлек көтә,
Өч тәүлек көтә...
Кайтмый Ольга, кайтмый бүтән
Фашист ягыннан -
Якты өмет, очкыч...
Барсын Фашист яндырган!
Гроднода* бер урам бар,
Чәчәк-сиреньдә.
Батыр кыз исемен йөртә!
Мәңге яшәр батырлыгы
Туган илендә.
-----------------------------
*Гродно - Белоруссиядәге шәһәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев