Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

“Информсводка”лар йөрәк аша узды

Зәй шәһәрендә яшәүче Ольга Павлова - сугыш елларын кичергән буын вәкиле. Җиңү таңын якынайтуда аның да өлеше бар. Бүгенге көндә Ольга түти хәерле, бәхетле картлык кичерә: күптән түгел үзенең 91 яшен тутырды. Аны котларга күп туганнары, дуслары, күршеләре җыелды. Ольга әби Югары Лоҗыда төпләнеп яшәп калган рус гаиләсендә туып-үскән. Әти-әнисе...

Зәй шәһәрендә яшәүче Ольга Павлова - сугыш елларын кичергән буын вәкиле. Җиңү таңын якынайтуда аның да өлеше бар. Бүгенге көндә Ольга түти хәерле, бәхетле картлык кичерә: күптән түгел үзенең 91 яшен тутырды. Аны котларга күп туганнары, дуслары, күршеләре җыелды.
Ольга әби Югары Лоҗыда төпләнеп яшәп калган рус гаиләсендә туып-үскән. Әти-әнисе кашык ясау осталары булган. Гаиләдә 6 бала, өлкәне - Ольга.
- Сугыш башланганда миңа 16 яшь иде. Әти сугышка китте. Әни 6 бала белән калды, - дип сөйли Ольга әби.
Татар телен яхшы белә ул. Югары Лоҗы, Бигеш мәктәпләрендә укыган. Ике телне әйбәт белгәнгәдер, аны бик теләп типографиягә, аннан "Кызыл Зәй" район газетасына секретарь итеп алалар. Ул елларда редакция һәм типография яраклаштырылган биналарда, Иске Зәйнең ак чиркәвендә урнаша. "Кызыл Зәй" латин графикасы нигезендә басыла. Бөек Ватан сугышы чорында газетада "Совинформбюро" сводкалары басыла. "Барысы да фронтка" девизы астында халык алдына фронтка икмәк, ит, сөт, җылы кием, акча белән ярдәм итү бурычы куела. "Совинформбюро" сводкалары йөрәк аша узды", - ди Ольга әби.
1943 елдан башлап озак кына вакыт газета белән Кәрим Канафин җитәкчелек итә. Ул чорда газетада басылган язмаларны Ольга Павловна әле дә исендә саклый. Хәтере яхшы, күрәсең. Кичләрен калып, төннәрен дә эшләргә туры килә аңа. Ачлы-туклы Ольга бөтен тапканын әнисенә кайтарып бирә. Эне-сеңелләре өчен төп таяныч, терәк була ул.
"Җиңү хәбәрен ишеткән көннән дә сөенечлерәк хәл булуы мөмкин микән?!" - ди Ольга Павлова. Әлеге хәбәр редакциягә тиз килеп ирешә. Бистә халкы радио төбенә җыелып, хәбәр тыңлый, елый-елый, бер-берсен кочаклый, куанычларының чиге булмый. Бу мизгелне Ольга әби бик яхшы хәтерли. "Ул көнге сөенечнең чиге юк иде, елыйбыз да, көләбез дә. Җиңү шатлыгы озак барды әле", - ди ул.
Әтисе сугыштан кайтмый аның. Язмыш Түбән Биш авылы егете Елизар Павлов белән бәйли. Гаилә әле - бер, әле икенче урынга күченеп йөри. Гаиләдә ике ул, ике кыз үсә. Агроном булып эшләгән Елизар Павловны зәйлеләр әле дә хәтерли булыр. Ул район авыл хуҗалыгы бүлегендә дә хезмәт куя. "Елизар Иванович бик яхшы, гаилә җанлы кеше иде", - дип искә ала Ольга әби ирен.
- Ольга - әни, җизнәбез әти кебек булды безгә, - ди сеңлесе Вера.
Бүгенге көндә дә Ольга әби сеңелләрен җыйнап, аларга киңәш-табыш биреп яши. Үзе сәламәт, күңеле көр, зиһене яхшы аның. Ялгызы матур гына яшәп ята. Җиңүнең 70 еллыгын каршылыйсы иде әле, - ди ул, елмаеп.
Рәзимә КАШАПОВА,
"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев