Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Елена Вяльбе - Симашев музеенда

"Ялта-Зәй" чаңгы үзәгендә спорт хөкемдарларының Бөтенроссия уку-семинары бара. Семинарда өч мәртәбә Олимпия, ундүрт мәртәбә Дөнья чемпионы, Россия чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбе катнашты. Аңа кадәр Елена Валерьевна Югары Баграж мәктәбендә оештырылган Олимпия чемпионы Федор Симашев музеенда булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе Рәзиф Кәримов белән Татарстан чаңгы һәм биатлон федерациясе вице-президенты,...

"Ялта-Зәй" чаңгы үзәгендә спорт хөкемдарларының Бөтенроссия уку-семинары бара. Семинарда өч мәртәбә Олимпия, ундүрт мәртәбә Дөнья чемпионы, Россия чаңгы федерациясе президенты Елена Вяльбе катнашты. Аңа кадәр Елена Валерьевна Югары Баграж мәктәбендә оештырылган Олимпия чемпионы Федор Симашев музеенда булды. Аны башкарма комитет җитәкчесе Рәзиф Кәримов белән Татарстан чаңгы һәм биатлон федерациясе вице-президенты, "Ялта-Зәй" чаңгы үзәге директоры Эдуард Галиев озатып йөрде.

Кунакларны Иске Зәй бистәсеннән "Җиләк" - керәшен, Бигештән "Бигәш" татар фольклор, мәктәп коллективлары бик җылы итеп, ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршылады. Укучылардан оештырылган тынлы оркестр кунакларны рухландырды, хисләндерде. Елена Валерьевна танышуны мәктәп биләмәсендә чемпионга багышланган стелладан башлады. Федор Симашев фотосурәте куелган стелла кырында кунаклар озак уйланып басып торды, алар аның янәшәсендә бергәләп фотосурәткә дә төште. Музей кунакларны зур үзгәрешләр, яңадан-яңа экспонатлар белән каршылады. Чемпионның кызы Юлия биредә бер ай элек кенә булып, аны әтисенең шәхси әйберләре, хат-язмалары, фотосурәтләре белән тулыландырып киткән иде. Спорт үсешенә зур өлеш керткән якташыбыз Федор Симашев хөрмәтләүгә лаек, музей исә нинди дә мәртәбәле кунакларга күрсәтерлек. Елена Вяльбе һәм Рәзиф Галиевич Симашев музеен, андагы экспонатларны зур кызыксыну белән карады, мәктәп коллективы, укучылар белән якыннан аралашты, якташ чемпион турында истәлекләрне шулай бөртекләп җыеп, бер урынга туплап, кадерләп саклауларына рәхмәт белдерде. Спортны үз иткән Рәзиф Галиевичны кечкенә авылларның берсендә үскән сала баласының шулай үҗәт, максатчан булуы сокландырды, ул чемпионның үткәне, тормыш юлы, казанышлары белән аерым кызыксынды. Якташыбызның чаңгылары да битараф калдырмады аны. Елена Вяльбе узган көз "Ялта Зәй" чаңгы үзәгенә килгәч, җай булуга, Симашев музеенда булачакмын дип вәгъдә биргән иде. Әйткән сүз - аткан ук, ул бу килүендә беренче булып музейны карарга булды. Музей исә анда зур кызыксыну уятты.

-Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дип хак әйтәләр. Үткәнне, якташ күренеклеләрне белү кирәк ул. Федор Симашев белән миңа очрашырга туры килмәде. Кешелекле, кече күңелле, үтә көчле якташыгыз белән хаклы горурлана аласыз. Зәй - чаңгычыларга бай төбәк - бу төбәктән янә шундый легендар чаңгычы үсүенә өмет бар. "Ялта Зәй" чаңгы үзәгендә чемпионга багышланган мини музей бар барын, ә менә туган авылы мәктәбендәгесе тәэсирлерәк, күңелдә калырдай, - ди Елена Валерьевна, музейга соклануын белдереп.

Ул биредә алган тәэсирләрен тәкъдимнәр дәфтәренә күчерде. Мәктәп директоры Михаил Иванов әлеге мәктәптә спортка, аеруча чаңгы спортына зур игътибар булуы, биредән өметле чаңгычылар үсүе турында сөйләде. Кунаклар мәктәпнең спортзалында да булдылар. Мәктәп коллективына чемпион якташларын онытмаганнары, хәтер яңартулары өчен рәхмәт белдерделәр, музейны тулыландыруда шулай армый эшләүләрен, Симашев дәвамчыларын үстерүләрен теләделәр.

Рәзимә Кашапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев