Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Бер язмышның тарихы

Бөек Ватан сугышы ветераннарының, аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы кабул ителгәч, бу категориягә керүче өлкәннәрнең күңелләрендә өмет-ышаныч туды. Менә бит, алар турында онытмаганнар, олыгайган көннәрендә җылы, якты өйләрдә яшәсеннәр, дигәннәр, дип, хөкүмәт җитәкчеләренә рәхмәтләр укыдылар. Тик бу якты, җылы йортларга кереп урнашу өчен, әллә нинди документлар җыярга...

Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылында гомер кичерүче 89 яшьлек тол әби Фаина Сабировага да, квартирлы булганчы, кочак-кочак белешмәләр җыярга туры килә. Гомер буе Сабирова булып яшәгән әбинең дөрес фамилиясе Габделсабирова икәнлеге, загс кенәгәсендә Сабиров Тимофей Насыйрович дип теркәлгән иренең, чынлыкта, Габделсабиров Габделразыйк Габделнасыйрович булуы ачыклана. Бу турыда Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева түбәндәгеләрне сөйләде.

- Дәһшәтле сугыш дәвам иткән көннәр. 1943 елда Хуҗа Хәсән авылының 20 яшьлек кызы - Фаина Данилованы Иваново шәһәрендәге электростанция төзелешенә җибәрәләр. Кайбычтан алар бер вагон кеше китәләр. Мондагы тәртипләр сугыштагы кебек була. Нормаң үтәлмәсә, эшкә соңга калсаң - икмәк карточкаңнан колак кагасың. Шулай көн-төн эшли торгач, ике ел үтеп китә. 1945 елның язында ул госпитальдә дәваланып чыккан бер егет белән таныша. Башкорт егете икән, үзен Тимофей дип атый. 1942-1943 елларда партизан отрядында бүлек җитәкчесе булган, аннары 24 нче танк полкында сугышкан. Кулы каты җәрәхәтләнеп, катлаулы операция кичергән. Җәрәхәте төзәлеп беткәнче, төзелештә эшлисе икән. Ике йөрәк шунда ук бер-беренә тартыла. Фаинаның күңелен эчтән бер корт кимерә-кимерүен: әти-әнисе Тимофейның башкорт икәнен белгәч, ни диярләр? Куып чыгармаслармы? Алар авылында әлегәчә башка халыктан кыз алу, егет өйләндерү юк иде бит... Егетнең исеме Тимофей булу аны тынычландыра. 1946 елның августында Иваново шәһәре загсында аларның никахларын теркиләр. Ирле-хатынлы булып, юлга чыгалар. Хуҗа Хәсәнгә кереп, Фаинаның әти-әнисенең ризалыгын алып, Башкортстанга яшәргә кайтып китү була исәпләре. Тик Хуҗа Хәсәнгә кайткач, әле яңа гына әтиләре үлгәнен беләләр. Җимерек хуҗалыкны күтәрергә ир-ат кулы кирәк - Фаина белән Тимофей әти-әни нигезендә яшәп калалар. Партизан таныклыгында ничек язылса, шул данныйлар белән паспорт бирелә. Бер-бер артлы җиде балалары туа. Туу таныклыкларында әтиләренең исеме - Тимофеевич дип языла. Хуҗа Хәсән авылында 36 ел яшәп, аның Габделразыйк исемле булуын якыннары гына белә. 1982 елда Габделразыйк абый үлгәч, үлеме турындагы таныклыкта аның исем-фамилиясе - Габделсабиров Габделразыйк Габделнасыйрович дип языла. Сугышта катнашучыларның тол хатыннарын тораклы итү буенча прог-рамма чыкмаса, Фаина түти дә гомеренең ахырына чаклы Сабирова булып калыр, балалары да Тимофеевич дигән отчество йөртерләр иде. "Ятып калганчы, атып кал", дигән мәкаль бар халыкта. Фаина түтинең кызы - Раиса Родионова яңадан документлар җыю эшенә керешә. Үзе дә икенче группа инвалид Раисага бу эшне башкарып чыгу бер дә ансат булмагандыр... Ивановодагы загс архивына, Смоленскидагы партизан хәрәкәте архивына, 24 нче танк полкына запрослар ясала. Башкортстанның Борай районы военкоматыннан тиешле кәгазьләр кайтартыла. Болар нигезендә, Сабиров Тимофей Насыйровичның - Габделсабиров Габделразыйк Габделнасыйрович икәне, аның тормыш иткән хатыны Габделсабирова булуы турында суд карары чыгарыла. Әлеге документлар Фаина әбинең торак шартларын яхшырту өчен нигез була. Хуҗа Хәсән авылында ветераннар өчен салынган йортлар янында шулай итеп тагын бер йорт калкып чыга. Аны Иске Тәрбит авылыннан Васильев җитәкләгән ташчылар бригадасы салып бирә. Эшнең сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел. Өйдә шәһәрдәге кебек бөтен уңайлыклар да бар. Фаина түтигә шушы матур яңа өендә, шатлана-шатлана, бәхетле картлык кичерергә язсын. "Нәкъ очтомакта яшәү инде бу, Тимофеем гына бу көннәрне күрә алмады", дип, ире өчен көрсенеп куя ветеран әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев