Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Батырлык онытылмый

3 июль көнне Севастопольне немец фашистлары кулыннан азат итүгә 70 ел тулды.

1941-45 нче елгы Бөек Ватан сугышы тарихында 250 көнгә сузылган Севастополь оборонасы аерым бер урын алып тора. Сугыш башланганчы Севастополь диңгез һәм һава көчләреннән саклану чараларына гына ия була. Ә инде июль аеннан шәһәрне коры җирдән дә саклау чаралары күрелә башлый. Тиз арада шәһәр тирәли 33 километр озынлыкта танкларга каршы канаулар казыла, 56 километр чәнечкеле тимерчыбык сузыла, 6900 мина куела, 82 артиллерия дотлары урнаштырыла.

1941 елның октябрендә Кырымны алгач, немецлар 30 октябрь көнне тиз арада Севастопольне дә яулап алырга ниятләп карыйлар. Ләкин шәһәрне саклаучылар үзләреннән күпкә көчле булган немецларга каршы нык торалар. Дошман тагын 1941 елның ноябрь-декабрь, 1942 елның май-июнь айларында шәһәргә көчле удар ясый. Ләкин немецларның, безнекеләргә караганда ике тапкыр артык солдатлары, өч тапкырга артык артиллериясе, ун мәртәбә күбрәк танк, самолетлары булса да, оборонада торучылар шәһәрне саклап кала.

Хәрби-политик һәм стратегик яктан бик тә мөһим була бу оборона. Дошман биредә күп кенә көчен туплап, Кавказга таба үтеп китә алмыйча тора. Алай гына да түгел, Севастополь өчен барган сугышларда ул 300 мең кешесен, күп санлы техникасын да югалта.

Тарих битләренә кереп калган Севастополь оборонасы геройларының берсе, Чистай районы Югары Кондрата авылында туып-үскән генерал Петр Георгиевич Новиков күпләребезгә яхшы таныш. 16 яшеннән, Гражданнар сугышы башлангач, үз теләге белән Кызыл Армия сафларына китә ул.

Һәм шул көннән башлап, Петр Новиков хәрби кеше булып гомерен илгә хезмәт итүгә багышлый. Бөек Ватан сугышын ул полковник дәрәҗәсендә каршылый, ә 12 октябрьдә инде аңа генерал исеме бирелә. Севастополь оборонасының соңгы командиры да нәкъ менә ул була. Төрле, объективмы, субъективмы сәбәпләр аркасында, дошманның көчле ударына каршы көрәшне җитәкләү аның җилкәсенә салына. Ныклы характерлы, курку белмәс генералны солдатлар да, командирлар да ярата һәм аңа ышаналар. Тәҗрибәле, тирән хәрби белемле генерал-майор Новиков Севастопольне саклап калуга үзенең бөтен көчен, тырышлыгын куя. Икенче Бөек Ватан сугышы тарихы кат-кат өйрәнелсә дә, әле дөреслек белән ачыласы битләре күп. Генерал-майор Петр Новиковның батырлыгы турында без әле тагын да ишетербез.

Севастополь оборонасы өчен 30 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Алар рәтенә Петр Георгиевич Новиков исеме дә өстәлсә, керәшеннәр арасыннан чыккан геройлар саны тагын да артыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев