Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

“Айбагыр” сине юксыныр...

4 март көнне Иске Гришкино авылында автомобиль катастрофасында һәлак булган Иван Русаков белән хушлаштылар.

Иванны соңгы юлга озатырга халык ташкындай агылды. Тормыш юлын башлап кына җибәргән, 22 яшен генә тутырган гади авыл егете ничек бу кадәр халыкны җыйган соң? Эш аның тормышны, авылдашларын яратуында, дуслары өчен тугры дус, якыннары өчен ышанычлы терәк, укучылары өчен хөрмәтле укытучы булуындадыр. Аның үлемен бөтен авыл өчен зур югалту дип санаган авылдашлары Иванның нык ихтыяр көчле, гаҗәп тә тырыш, үз дигәненә ирешә торган егет булганлыгын кат-кат искә алды.

Без Иван белән август аеннан гына таныш. Керәшен тарихында беренче тапкыр балалар өчен лагерь оештыру хыялы тормышка ашкач, безнең алда, балалар җыюдан башка, алар белән эшли алырлык, үз халкының тарихына, үткәненә һәм киләчәгенә ихтирам бе-лән карый торган чын керәшен егетләрен һәм керәшен кызларын табу проблемасы килеп туды. Иске Гришкино авылыннан безгә быел гына инс-титут бетергән яшь специалист - авылдашлары Иван Русаковны тәкъдим иттеләр. Аргументлар берничә иде: бер айдан үзе балалар белән эшли башлаячак булачак педагогка эш тәҗрибәсе, үз көче, үз тырышлыгы белән көн күрүче ятим егеткә аз булса да "поддержка", аның белән бергә киләчәк бер төркем Гришкино балаларына "күз-колак", ә аларның ата-аналары өчен "җан тынычлыгы" һәм "гарант"... Тәкъдим итүче якның аргументларына кабул итүче якныкы да өстәлде: спортчы, лагерь балаларына ирләр тәрбиясе бирә алырлык бердәнбер егет кеше...

Чыннан да, Иван үзе белән ияртеп килгән Гришкино малайлары өчен генә түгел, республиканың төрле районнарыннан һәм Чиләбе өлкәсеннән килгән кызлар-малайлар өчен дә ышанычлы дуска, саклаучыга, яклаучыга әйләнде. Спортка тартылган балалар барысы да аның янында тупландылар. "Иван абый, ты был самый клевый...", "Помним, любим, скорбим..." Моны "вконтакте" социаль челтәренең "Айбагыр лагере" группасында торучы балалар яза.

Ул сентябрь аенда гына физкультура укытучысы булып эшли башлаган Ижевка мәктәбе балаларына килгәндә, бу фаҗига алар өчен дә, мәктәп коллективы өчен дә зур югалту булгандыр. Яшь педагог, эшли генә башлавына карамастан, дәүләттән грант откан. Республика, район спорт ярышларында мәктәпнең, Менделеев районының данын яклаган. "Узган атнада гына аның гранты буенча мәктәпкә бер машина спорт инвентаре кайтты", диделәр безгә.

"Иван белән күршеләр булдык, - дип искә алды Иске Гришкино мәктәбе директоры Юрий Камашев. - Киләсе уку елыннан үзебезнең мәктәпкә кайтарабыз, дип уйлашкан идек. Әтисез үскән бала буларак, киңәш-табыш итеп, булышып яшәдек. Берәр нәрсә ниятләсә, үз дигәненә ирешә торган, ышанычлы егет иде. Берзаман шулай, әле мәктәптә укыганда, сүз чыкты. "Ничек тә булса үсәргә иде миңа", - ди бу. "Спорт белән шөгыльләнергә, турникта подтягивание ясарга кирәк сиңа", - дидем. Ишек төпләренә турник ясап куеп, көн саен 30-40 подтягивание ясый башлады бу. "Кояш" ясап әйләнүләрне әйтмим дә инде. Көн саен таңнан торып, биш-алты километрга йөгереш ясый. Линейка белән үлчәп, баганага сызып барабыз. Биш сантиметрга үсте егетебез. Спортка кереп китүе дә шуннан булды. Аның көчле, ихтыярлы буласы килә иде..."

Гришкино авылы "Бигәшкәй" ансамбленең биючесе, спортчы егет белән генә түгел, авылның бер киләчәге, өмете белән дә хушлашты бу көнне. Аек акыллы, сау-сәламәт, типсә тимер өзәрлек, авылның, халкының киләчәге турында уйлаучы, дөнья проблемаларын җилкәсенә салырга әзер торучы, балалар тәрбиясе белән шөгыльләнүче ирләр күпме соң бүген безнең авылларда? Нәсел-нисбәтебезнең үзәген, тамырын сау-таза тотучы тагын бер ир-егетебезне югалттык. Замана фаҗигасе...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Керәшеннәр Айбагыр лагере хушлашу автокатастрофа Иван Русаков