Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Сау бул, белем йортыбыз!

Әле кайчан гына чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау чылтырап, аларны Бердәм дәүләт имтиханнарына озаткан иде. Инде бу сынаулар да артта калды. Кемдер үзе теләгән баллны җыйгандыр, кемгәдер андый бәхет быелга эләкми калгандыр. Быел имтиханнар "честный" үткән, былтыргы кебек "ЧП"лар булмаган, диләр. "2"ле алганнан гына дөнья бетми Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү-үткәрмәү...

Әле кайчан гына чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау чылтырап, аларны Бердәм дәүләт имтиханнарына озаткан иде. Инде бу сынаулар да артта калды. Кемдер үзе теләгән баллны җыйгандыр, кемгәдер андый бәхет быелга эләкми калгандыр. Быел имтиханнар "честный" үткән, былтыргы кебек "ЧП"лар булмаган, диләр.
"2"ле алганнан гына дөнья бетми
Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү-үткәрмәү турында бәхәсләрнең бүгенгә кадәр тукталып торганы юк. ЕГЭ вакытында бик белемле бала да югалып калырга мөмкин, чөнки психологик стрессны төрле кеше төрлечә кичерә. Ярар, боларына тукталып тормыйк, яхшымы-яманмы, 2014 елгы БДИ нәтиҗәләре инде билгеле. Аларны үзгәртеп булмый. Мәҗбүри предмет буенча имтиханда "2"ле билгесе алган 460 укучы да (Татарстанда) "икенче дулкын"да имтихан тапшырып, тагын бер тапкыр "утны-суны" кичте. Мондыйлар өчен уңай билге балларының шкаласын бераз төшерделәр. Рус теленнән уңай билге алу өчен, башта 36 балл таләп ителсә, соңыннан аны 24кә, математикадан 24 тән 20 баллга кадәр киметтеләр. Ике тапкыр имтихан биреп тә, уңай билге ала алмаган укучылар мәктәпне бетергәнлеккә белешмә генә алып чыга. Мондый белешмә белән кая барып була?
Техникумнарга, колледжларга (9 класс аттестаты белән).
Егетләргә армиягә китәргә.
Эшкә урнашып, киләсе елга бәхетне тагын бер тапкыр сынап карарга була.
Шуңа күрә, икеле алу әле ул дөнья бетте дигән сүз түгел.
Болары - быел бәхет елмаймаучылар турында булды. Ә имтиханнарын уңышлы бирүчеләрне бүген нәрсә борчый, алар нинди уйлар белән яши? Шулар хакында Тукай районы Борды авылы мәктәбенең чыгарылыш укучылары белән сөйләштек.
Аларның саны күп түгел - өч кенә бөртек. Шул өч бөртек баланың имтиханны ничек тапшыруына карап, мәктәп рейтингын билгеләгәннәрен дә, укытучылар, класс җитәкчесенең эшенә бәя бирелгәнен дә бөтен тулылыгы белән аңлый алар. Шуңа күрә имтиханнарга тырышып әзерләнгәннәр. Иң мөһиме - имтихан нәтиҗәләреннән үзләре канәгать. Ул көннәрдәге хис-кичерешләре турында менә ниләр сөйләделәр.
Без сезне онытмабыз
Алинә Ашрафуллина:
Ышанырга да, ышанмаска да белмичә утырам: чыннан да, бу мәхшәр артта калдымы? Иртәгә имтихан, дип, я булмаса, ничәлелек эшләдем, экранда нинди балл күренер дип, йокысыз төннәр үткәрәсе юкмы? Аллага шөкер, без моны җиңдек, борчылулар үткәндә калды.
Ә күңелдә рәхәт түгел. Ямансу, сагыш димме? Иптәшләремне, сөекле укытучыларымны, класс җитәкчемне, директор абыебызны, әллә кайчан икенче өебезгә әйләнгән мәктәбемне инде мин бөтенләйгә ташлап китәмме? Хисләрем ташып, күзләремә яшьләр бөялә.
Кадерле әти-әниләребез, укытучыларыбыз! Сезгә авырлык китергән чакларыбыз булгандыр, аларны шуклыкка гына санап, зинһар, безне кичерә күрегез! Ка- дерлеләребез, барысы-барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә! Мин Сезне беркайчан да онытмаячак- мын, дип, бөтен дөньяга ишетелерлек итеп кычкырасым килә.
Бер бишлек - минем тапочкада, икенчесе - әнидә
Альбина Бержебаева:
Бүген күңелемдә нәрсә? Билгеле инде, котылдым, дигән уй, тынычландыра торган рәхәт- лек. Имтиханнар биргән көннәремне онытасым юк. Аларны берәм-берәм күз алдыннан үткәрәм.
Рус теле. Иртән иртүк торып, белгән иманнарымны укыдым. Кичтән әзерләп куйган тимер "бишлек"ләрнең берсен тапочкама салдым, икенчесен әнигә тоттырдым. Бусаганы иң элек уң аяктан атларга икәнен дә исемнән чыгармадым.
Менә ул куркыныч конверт. Авыр биремнәр эләгерме, җиңелләреме? Әкрен генә биремнәрне алам. Беренче карашка, сораулары таныш күренә. "А" вариантыннан "В" га, аннары "С"га күчәм. Биремнәрне укыган саен, үземне ниндидер бер чоңгылга төшә баргандай хис итәм. Беттем икән, кереп батам икән, дигән котчыккыч уй башымны кисеп үтә. Аннары: "Җыйнал, фикерләреңне тупла, син бит моны беләсең", - дигән тавыш ишетелгәндәй була. Эшли башлыйм.
Вакыт чыкты, дип кенә әйтмәсеннәр. Бер секундка күтәрелеп, имтихан үткәрүчегә карап алам... Сочинениемнең ахырын төгәлли алмыйм, кирәкле сүзләр баштан чыгып киткән. Нәрсә дип кенә бетерергә соң? Ул арада, вакыт чыкты, эшләрегезне тапшырыгыз, дигән тавышны ишетәм... Ничек? Мин бит әле өлгермәдем, дияргә телим. Тик бу сүзләрнең әһәмияте юк - кәгазьләрем инде комиссия кулында.
Өч имтиханым да шушы халәттә үтте. Өчесенең дә нәтиҗәләрен көткәндә, үлеп беттем, күземнән йокы китте. Ниһаять, бары да артта калды. Рәхмәт теге "бишлек"ләргә, тәки ярдәмнәре тиде бит. Имтиханнар беткәч, икесен дә тартмага салып куйдым. Институтта укыганда да ярдәмнәре тияр, әлегә шунда торып торсыннар.
Чыгарылыш кичәсе булмады
Ирина Чернова:
Кечкенәдән врач буласым килә, медицина институтына барырга хыялланам. Шуннан да гуманлырак һөнәр иясе бармы дөньяда? Юк бит.
Быел безгә "не повезло". Былтыр имтиханнар вакытында күзәтелгән гаделсезлекләрнең авырлыгы быел безгә төште. Уку елы башлангач та, укытучыларыбыз шуны кабатлады:
- Быел таләпләр бик каты буласы. Бары үз башыгызга таяныгыз. Моның өчен көн-төн укыгыз, - диделәр.
Тырышырга туры килде. 9 нчы класстан соң киткән классташларыбызга үпкәләп тә ала идек. Янәсе, алар китмәсә, укытучылар бездән көн дә сорамаслар, "над душой" тормаслар иде. Хәзер генә аңлыйбыз: көн дә сорагач, телисеңме-теләмисеңме - көн дә әзерләнергә туры килә. Нәтиҗәсе, укытучыларга түгел, үзебезгә бит.
Аттестатлар алган көнне 9 дан китүчеләребезгә карата үпкәбезне тагын яңарттык. Күбәү булсак, гөрләтеп, чыгарылыш кичәсе үткәрер идек, теплоходта чыгар идек. Казанда яшәүче танышларыбызның кызлары әнә чыгарылыш кичәсенә туйга әзерләнгән күк әзерләнгән, ди. Өч меңгә күлмәк, мең ярымга туфли, тагын шулкадәргә бижутерия алган, ике мең сумга прическа ясатырга язылган. Чыгарылыш кичәсен кафеда үткәрү өчен, кеше башыннан ике мең сум җыешканнар. Лимузиннарда утырып, шәһәр буйлап йөргәннәр. Җыеп әйткәндә, әтиләренең кесәсеннән түгәрәк суммадагы акча чыккан.
Мин, билгеле, мондый чыгарылыш турында хыялланмыйм. Матур гына итеп, ашханәдә утырырга, аннан табигатькә чыгарга була. Моның өчен, өч кыз гына әз шул... Тугызынчыдан китмәсәләр, сигезәү булыр идек.
Ярар, уфтанудан, аларга үпкәләүдән файда юк инде хәзер. Соңгы звонок көнне әти-әниләр, укытучылар белән бергәләп бәйрәм ясадык, аннан соң, Чаллыга барып, төрле аттракционнарда булдык. Безгә шул җитмимени?! Иң мөһиме - теләгән җирләребезгә укырга керә алу! Ходай ярдәменнән ташламасын.
Юлларыгызга ак җәймә
Менә шулай, шәһәрдәге яшьтәшләре егермешәр меңгә төшкән чыгарылыш кичәләре үткәреп ятканда, әти-әниләренә әллә ни авырлык китермичә генә, тыйнак кына итеп мәктәпне тәмамлаган бу өч кыз. Алдагы юлларында уңышлар телик үзләренә. Ике як иңнәрендәге пәриштәләре һәрчак яннарында булсын, бәла-казалардан сакласын. Сикәлтәле тормыш юлларында югалып калмасыннар. Биек очышлар Сезгә, чыгарылыш сыйныфы укучылары!
Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев