Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Күңелләребез аруланды

Тукай районы, Борды авыл халкы исеменнән редакциябезгә хат килеп төште. Хатта карендәшләребезнең Качману бәйрәмен ничек итеп уздырулары турында язылган иде

Качману безнең өчен зур бәйрәм.  Бу көнне чиркәүләрдә изгеләндерелгән су зур көчкә ия, ел буе бозылмый да. Ә  бәкедә су чумылу җанны, тәнебезне сихәтләндерә, җазыкларыбыздан азат итә, дип саныйбыз без.

18 январьдан 19 январьга чыккан төндә Иван Кузьминның авыл каршындагы күлендә качману үтте.  Качману төненә авылыбызның яшьләре махсус бәке ясаганнар. Шул урынга бару өчен юл ачканнар,  бәке кырыенда җылы бүлмә булдырганнар.  Утлар  кабызып авылга ямь керттеләр. 

Төнге сәгать 12 гә халык җыелды. Авылыбызның иман  йортына йөрүче өлкәннәребез службага бастылар. Шул вакыт бар җирдә тынычлык урнашты.  Тик Вера Андреевнаның: “Дөньялар тыныч булып бәйрәмнәребезне үткәрергә язсын. Яшьләребез гореф-гадәтләребезне онытмасыннар. Һәр көнебез сөюлек белән үтсен иде”, - дигән сүзләре һавада яңгырады.  Су аруландырылды. Шуннан соң ару суда чумылучылар тезелде.  Иң беренче кыю йөрәкле егетләребез,  алардан соң көчле рухлы хатын-кызларыбыз чумылды.  Кайберәүләр изге су белән бит-кулларын җуып, изге теләктә тордылар.  Чумылу урыныннан читтәрәк әзерләнгән чәй өстәлендә коймак белән чәй эчтек.  Бергәләшеп, куанышып, шаян сүзләр сөйләшеп көлешеп-җырлашып таралдык.

Иртән сәгать 8 гә халык иман йортына җыелды.  Авылга матур чаң тавышы яңгырады. Священник Вячеслав алдан әзерләнгән һәм кешеләр дә алып килгән суларны аруландырды.  Барлык килгән кешеләр, кунаклар һәм күрше авыллардан да килүчеләр чумылып, изге сулар алып, илгә-көнгә тынычлык, җаннарыбызга саулык теләп таралыштык.

Бәйрәмебезне шулай матур итеп оештыручыларга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев