Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Карендәшебез Эдгар Филипповның гаҗәеп хезмәт җимешләре - фото

Быел яңа уку елы башында Казан Суворов училищесының 75 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Училище Бөек Ватан сугышының иң авыр чорында, 1944 елда ачылган. Бу зур тантанага багышлап, училищеның Родионова паркы скверында ике скульптура барлыкка килде. Аларның авторы – Эдгар Филиппов җитәкчелегендәге, өч кешедән торган скульпторлар группасы.

- Быелның февраль аенда мине, Россия рәссамнары берлеге членнары, аталы-уллы Павел һәм Андрей Бойколар белән бергә, Суворов училищесы начальнигы, генерал-майор Валерий Миронченко янына чакырып алдылар, - дип сөйләде “Туганайлар”га карендәшебез Эдгар Филиппов. - Очрашу бик җылы булды, һәм безгә училищеның паркында символик һәйкәл-сыннар ясау идеясен тәкъдим иттеләр. Миңа идея бик ошады, кызыклы да, романтик та, гадәти булмаган иҗади эш икәне алдан ук күренеп тора иде. Миңа генералның өстәлендә торган, 40-50 нче елларда ясалган, кечкенә генә статуэтка фигурасы ошады. Биюче кыз белән малай иде ул. Беренче композициянең прототибы итеп шушы статуэтка алынды да инде.
Ни өчен биюче кыз белән малай? Моның да үз тарихы, үз мәгънәсе бар. Образлар училищеның үткәне белән бүгенгесен бәйләп, данлы тарихын чагылдырырга тиеш. Ә бит Суворов училищесына кадәр, әлеге бинада “Институт благородных девиц” урнашкан булган. Аны 1841 елда үз акчасына Казан помещицасы Анна Родионова төзеткән. Үз заманына күрә бик тә затлы, грандиоз бинаның төзелешенә меценат хатын 280 мең сум акча тоткан. Биредә кызларга бик яхшы белем биргәннәр. Институтта инглиз, немец, француз телләре, физика, математика, матур язу, музыка, кул эшләре, ат өстендә йөрү күнекмәләре укытылган. Уку йортының тарихын үрелдереп күрсәтү идеясе училище начальнигы генерал Миронченкода туган. Туташлар институтында белем алучы кыз белән Суворов училищесында укучы егетнең парлап балда биюе – моннан да матур идеянең булуы мөмкинме?
Кыз белән егетнең образларын тудыручылар итеп Казан хореография училищесы студенткасы София Симонова һәм “суворовчы” егет Данила Нафиков алына.
-Эш башлар өчен кирәкле материаллар тупладык, тегүчеләр София өчен 40 нчы еллар стилендә махсус укучы кыз формасы тектеләр.
Егеттә дә, кызда да дисциплина ягы бик яхшы куелган булып чыкты. Алар зур ихтыяр көче күрсәттеләр, эш графигын бозмыйча эшләделәр, озаклап позаларда тордылар, тырыштылар, - дип сөйли Эдгар Александрович.
Өч ай дигәндә, натураль кешеләр зурлыгындагы өч фигура барлыкка килә. Кыз белән егеттән кала, кайчандыр нәзакәтле кызлар һава сулап йөргән, ә хәзер егетләр тренировкаларда шөгыльләнгән паркта училищеның меценаты Анна Родионова истәлегенә, саклаучы канатлы фәрештә образында, монумент барлыкка килә.
Бу Эдгар Филипповның Казан шәһәрендәге беренче эше. Йошкар-Олада “Йошкина кошка”, Зеленодолда “Сабый белән аист” скульптуралары, Свияжск утравындагы композицияләр, Әлмәттә, Зеленодолда корылган фонтаннар... “Боларның барысы да кызыклы эшләр булды, һәрберсенең үз тарихы бар, - ди ул. - Тик соңгы композиция иң мөһиме, кызыклысы, ул әлегә үзем өчен иҗатымда беренче урында тора. Суворов училищесының данлы юбилеена өлешем керүгә чиксез шатмын, һәм кечкенә чагымда ук кулыма пумала белән буяулар тоттырган әти-әниемә бик тә рәхмәтлемен”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Матурлыкны танып күрсәтә, таныштыра белү үзе бер - МАТУРЛЫК та, БАТЫРЛЫК та, РӘХМӘТ, "ТУГАНАЙЛАР"ГА!