Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә зур төзекләндерү эшләреннән соң Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә ачылды

Үзәк китапханәне ачу, күркәм бәйрәм чарасы буларак, барлык китап сөючеләрне үзенә җыйды

Истәлекле вакыйгага зәйлеләр шатлыгын уртаклашырга кайткан районыбыздан чыккан күренекле якташларыбыз – Рабит Батулла, Хатыйп Миннегулов, Наил Дунаев, Фаяз Хуҗин, Геннадий Максимов һәм Никифор Тукмачев, гомумән, республикабызның мәртәбәле кунаклары фатыйха биреп, китапханәнең һәрвакыт укучылар белән тулы торуын теләделәр.
Агымдагы елның сентябрь аенда гомуми мәйданы 1931 квадрат метр булган Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең эшли башлавына 30 ел булды. Биш ел  элек бинаның түбәсе ремонтланып, яңа тәрәзәләр куелган иде. Быел китапханәнең барлык тузган коммуникацияләре алыштырылды, бүлмәләрендә төзекләндерү эшләре башкарылды, бинаның тышкы ягы бераз үзгәртелде. Китапханәне төзекләндерү өчен  ТР Министрлар Кабинеты карары белән республика бюджетыннан 18 миллион 732 мең 59 сум акча бүлеп бирелде.
- Бу зур күләмдә ярдәмне алуда район башлыгы Разиф Кәримов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевнең өлеше зур булды, - ди мәдәният идарәсе башлыгы Сәрия Батршина.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев