Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә актив хезмәт ветераны Семен Гудошников вафат

Хезмәт ветераны, актив пенсионер Семен Михайлович Гудошников 80нче яшендә арабыздан китте

Семен Михайлович соңгы көннәргә кадәр район тормышында актив катнашты. Ул һәрвакыт тынгысыз булды, җәмәгать эшләрендә актив катнашты, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрде. Семен Гудошников партия органнарында, төрле оешмаларда җаваплы хезмәтләр башкарды. Кайда гына эшләсә дә, хезмәтен намус белән үтәде, актив гражданлык позициясе белән аерылып торды. 90нчы елларда ул илдә, шул исәптән Зәйдә  яңа оешкан мәшгульлек үзәген җитәкләде, әлеге структураның яңа шартларда эшләп китүен тәэмин итте.

Семен Михайлович районыбызда Мактаулы гражданин институты булдыруны башлап йөрде.Аның тырышлыгы белән  район үсешенә  зур өлеш керткән Зәйтүнә Кашапова, Вадим Мишин, Николай Баныкин, Владимир Малахов һәм Валериан Некратовка “Зәйнең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.  Семен Михайлович Зәй автоагрегат заводы һәм урман хуҗалыгыгында музейлар булдыруга зур көч куйды. Ул шулай ук районыбызның танылган шәхесләре исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә дә зур эш башкарды. Аның соңгы эшләренең берсе – Алексеевка авылында зират булдыру.

Семен Михайлович Зәй керәшен җәмгыяте эшчәнлегендә дә актив катнашты: төрле чаралар, бәйрәмнәр, йолалар, гореф – гадәтләрне саклау, үстерүдә яшьләргә һәрвакыт төпле киңәшләрен бирде.

Ул район матбугаты белән дә тыгыз элемтәдә булды, даими рәвештә шәһәр-район тарихы,  күренекле якташларыбыз турында язып торды.

Семен Гудошниковның  исеме безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Хуш, Семен Михайлович, урының оҗмахта булсын!

Николай Шамионов, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев