Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районына кылган экспедициянең дүртенче көне (видеорепортаж)

11 августта Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәге белгечләре Сәвәләй авылында булган.

Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәге белгечләре Марина Казакова, Геннадий Макаров һәм Илюзә Галиуллина Сәвәләй авылы халкына гына хас борыңгы көйләрне яздырып алганнар.

"Иң мөһиме Сәвәләй авылының борыңгыдан килгән йоласы, визит карточкасы булган Боламык бәйрәменең ничек үткәнен белдек. Бәйрәм боткасы - Боламыкны авыз иттек. Шулай ук, Сәвәләй халкының горурлыгы булган Изге Тын иңү хөрмәтенә төзелгән гаҗәеп храмны да күрү насыйп булды. Сәвәләйдән соң Якты Күл авылына ашыктык. Биредә дә безне якты йөз белән каршы алдылар. Авыл клубында бик яхшы экспонатлар җыелган музей төзегәннәр, аны да күрдек. Авылның җыручы түтиләре Якты Күл авылына гына хас йолалар, гореф-гадәтләр турында бай мәгълүмат бирде. Аеруча биредә уникаль җыру көйләрен яздырып ала алдык", – дип хәбәр ителә Җырчы Җәкәү җорты сәхифәсендә. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев