Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районы авыллары буйлап экспедиция тәмам (фоторепортаж)

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре биш көн эчендә Зәй районының унике авылында булып кайтты.

Алдагы язмаларыбызда экспедициянең беренче көннәре турында сөйләгән идек. 

11 августта экспедиция Сәвәләй һәм Якты Күл авылларында дәвам итте. 

Белгечләр Сәвәләй авылы халкына гына хас булган көйләрне яздырып алганнар. Ә иң мөһиме - Сәвәләй авылының борыңгыдан килгән йоласы, визит карточкасы булып торган Боламык бәйрәме белән дә танышып, бәйрәм боткасы - Боламыкны авыз итткәннәр. Шулай ук, аларга Сәвәләй халкының горурлыгы булган Изге Тын иңү хөрмәтенә төзелгән гаҗәеп храмны да күрү насыйп булган.

Сәвәләйдән соң, делегация Якты Күл авылына юл тоткан. Биредә дә Казан кунакларын якты йөз белән каршы алганнар. Алар күп төрле экспонатларны үз эченә җыйган авыл клубындагы музей белән танышкан. Шулай ук, авылның җыручы түтиләре Якты Күл авылына гына хас йолалар, гореф-гадәтләр турында бай мәгълүмат биргән.

Соңгы көнне делегация Түбән Биш авылына барган. Җирле халык белән борыңгы гореф-гадәтләрне, җыруларны, йолаларны бергәләп искә төшереп, барлаганнар. Түбән Биштә дә бай экспозицияле музей эшли икән. Анда костюмнар, борыңгы сөлгеләр, чаналар, сандыклар һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары бар.

Соңыннан, делегациянең члены, фольклорчы-галим Геннадий Макаров балаларны думбра һәм гөслә уен кораллары белән таныштырган, ә Марина Казакова "Бәрәкәт" яшьләр бүлегенең эшчәнлеге турында сөйләп киткән.

Көн Иске Зәй бистәсендә урнашкан туган як тарихын өйрәнү музее белән тәмамланган. Анда да керәшен культурасына багышланган күргәзмә бар.

Биш көн эчендә кунакчыл Зәй ягында бик күп мәгълүмат тупланылды. Безне якты йөз белән каршы алган Зәй районы мәдәният бүлегенә, Район мәдәният йортына һәм барлык авыл җирлекләренә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, - диде Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре.

Ләкин эш әле шуның белән генә тәмамланмый. Белгечләрне экспедиция вакытында җыелган материалларны барлап, эшкәртеп, өйрәнеп, кабаттан нәтиҗәләр ясап, зур җыентык чыгару буенча эш көтә. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев