Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй авыллары буйлап экспедиция — икенче көн (фото, видео)

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Сарсаз-Баграж, Урта Баграж, Югары Баграж һәм Поповка авылларында булды.

Экспедициянең икенче көне бик продуктив һәм уңышлы узган. Делегация бер көн эчендә дүрт авылга барып, андагы кешеләр белән танышып, тарихи объектларны карап кайтырга, шулай ук, фольклор коллективларның иҗатын тыңлап, яздырып алырга өлгергән. 

Авылларның һәммәсендә искиткеч музейлар эшли. Аларда керәшеннәрнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган экспонатлар җыелган. Борынгыдан калган күлмәкләр, көнкүреш кирәк яраклары дисеңме, барысы да биредә күз карасыдай кадерләп саклана. Бер экспонаттан борыңгы тамганы күрү бәхете дә тәтеде безгә. Искитмәле җыр үрнәкләре, бәйрәм-йолалар турында да яздырып алдык, — дип хәбәр итте Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре.

Экспедициядән фото- һәм видеорепортаж да әзер. Аларны карап узарга тәкъдим итәбез.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев