Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзе нечкә хисле, үзе усал...(10 январь – Ямаш Игәнәй туган көн)

Сарман районы Ләке авылында туып-үсеп, олы тормышка аяк баскан Ананий Нестерович Маловны поэзия дөньясында Ямаш Игәнәй исеме белән беләләр. Январь салкыннарында туса да, күңелендә кешеләргә карата искиткеч җылы хисләр саклый торган олы йөрәкле кеше була Ананий дәдәй. Шушы хисләрен шигырь юлларына салып, укучыларына җиткерә.

И Каләмем!

Сиңа соңгы үтенечем:

Җаннан күчер

Ак кәгазьгә бөтенесен!.. - дип яза ул.

Аны авылдашлары да, каләмдәшләре дә сагынып искә алалар. Алар күңелендә Ананий дәдәй сабыр, гадел, игелекле зат булып яши. Нечкә хисле шагыйрь итеп кенә түгел, ә таләпчән публицист буларак та хәтерли аны укучы. Шагыйрь поэтик тел белән үтә җитди мәсьәләләрне күтәрә. Шундый шигырьләреннән берсе белән танышыгыз.

Нәрсә булды сиңа, адәм заты?

 

Бер-береңне, адәм, үтермә, дип,

Күпме сөрән салдым дөньяга мин.

Ә син исә дөнья бәяседәй

Асыл киңәшемне тыңламадың...

Мин бит сиңа үз сүземне түгел,

Ходай сүзен бары кабатладым.

Син кыясың һаман адәм җанын,

Һәм коясың сабый бала канын.

Нигә соң син вәхши кыланасың,

Телеммени юкка телгәләвем?..

Җаным өзгәләнә күрә торып,

Колакка да сүзем элмәгәнең...

Нәрсә булды сиңа, адәм заты,

Нигә ботарлыйсың туганыңны?

Бәлки синең нәселеңнән түгел,

Иблис алыштыргандыр каныңны?!

Һич юньлегә түгел, бетерүгә,

Адәм затын илтә канлы шөгыль.

Бугазыңа тәкъдир тотынганчы,

Тиз, каһәрле кәсебеңнән тыел!

Бер-береңне, адәм, үтермә, дип,

Күпме сөрән салмыйм, дөньяга мин.

Тик җан өзгәләнә, күрәм сүзем -

Колагына беркем элмәгәнен...

 

Быел март аенда Ямаш Игәнәйнең арабыздан киткәненә 20 ел була. Ике дистә ел элек язылган шигырьләренең бүгенге көн проблемалары белән тәңгәл килүенә шаккатырлык! Гүя Ананий дәдәй дөньяларның кай якка, ничек үзгәрәсен алдан белгән дә, шул турыда сөрән сала, чаң кала!

Әй, үткән гомер, диген... Әле кайчан гына ул, озын ак чәчләрен җилфердәтеп, каршы искән җил белән шаярып, Чаллы урамнарын урый иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев