Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Замана студенты

“Студент” сүзе латинчадан “тырышып эшләүче” дип тәрҗемә ителә. Дөрестән дә, хәзерге заман студентлары дигәндә, тырышып укучы, үз өстендә ныклап эшләүче яшь егетләр һәм кызлар күз алдына килеп баса.

Замана югары таләпләр куя. Универсаль булыр өчен аларга бар өлкәдә дә үзләрен күрсәтергә кирәк: студент яхшы укырга, уку йортының тормышында актив катнашырга, иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнергә тиеш. Бары тик шундый актив темпта яшәсәң генә уңышка ирешәсең. Мин замана студенты дип, Алабуга шәһәрендә укучы Ирина Тимофееваны атар идем. Без аның белән керәшен яшьләренең дүртенче форумында таныштык.

Бүгенге көндә яшьләр үз тормышларын Интернетта актив чагылдырып баралар. Иринаның да шәхси битенә керсәң, нинди студент тормышы алып баруы, кемнәр белән аралашуы, нинди проектларда, бәйрәмнәрдә катнашуын күреп була.

Ирина Балык Бистәсе районының Трой Урай авылыннан. Бу авыл төбәкнең иң гүзәл җирләренең берсендә урнашкан. Трой Урай үз киңлекләрен Кама буена җәелдергән. Мондый табигать кочагында туып үскән кешеләр иҗат юлы сайламыйча булдыра да алмыйдыр. Унынчы классны тәмамлагач, Ирина Алабуга шәһәренең мәдәният һәм сәнгать колледжының “Дизайн” бүлегенә укырга керә. Остазы — танылган рәссам Илья Максимов. “Чыгарылыш класстан китүемә үкенмим. Мәктәптә укыганда рәсем ясарга ярата идем. Кечкенәдән халык биюләренә йөрдем. Шуңа күрә дә алдагы тормышымны сәнгать белән бәйләргә уйладым”, - ди ул.

Иринаның студент еллары бик күңелле һәм актив үтә. Кечкенәдән керәшен ансамбленә йөрү теләге булган аның. Алабуга колледжы бу хыялын чынга ашырырга булышкан. Хәзерге вакытта Ирина “Айбагыр” керәшен ансамбленә йөри.

Студсовет члены, шунда ук иҗтимагый эшләр министры вазифасын башкара. Бөтенроссия “Патриоты России” проектында координатор булып тора. Төрле чаралар оештыра, үзе дә катнаша. “Бездән башка бер чара да узмый ахры”, – дип көлә ул.

2018 елда Вожатыйлар мәктәбен үтә. Һәм 3 ай Кырымның бер лагеренда вожатый булып эшли.

Буш вакытында тырнак бизәү белән шөгыльләнә. Палитрада гель-лаклар белән рәсем, Флип - флоп стилендә портретлар ясый, һәм иң кызыклысы — кашыкларга авыл пейзажлары төшерә.

Студент чоры – тормышның иң кызыклы мизгеледер. Ул зачётлар, экзаменнар, аларга әзерләнү төннәре, “бомба” ясау, укытучыга сиздермичә күчереп утырулар. Иринаның да сессия вакытында кызык вакыйгалары булгалаган. Шуларның берсен безгә дә сөйләде. “Безнең семестр ахырларында проектларны презентацияләү була. Бу көнгә каршы төндә безгә “ут каба”. Шундый төннәрнең берсендә кулына карандаш тотып, йоклап киткән курсташ кызым йокыаралаш сөйләшеп, котыбызны алды”.

Өченче курсны тәмамларга Иринага ярты ел калып бара. Зачёткасында бары тик бишле билгеләре генә, тиздән кулына кызыл диплом алачак. 25 январь көнне “Ел студенты” конкурсында “Дизайн” бүлеген тәкъдим итәчәк. Киләчәк тормышын шулай ук иҗат белән бәйләргә уйлый ул.

Иринаның бер генә дә буш вакыты юк. Булса да ул аны максималь рәвештә файдалы үткәрергә тырыша. Билгеле, бар студентлар да үзләренә бирелгән мөмкинлекләрдән Ирина кебек файдалана белми. Шуңа күрә дә Ирина кебек студентларның керәшен яшьләре арасында булуы бик куанычлы хәл. Уңышлы сессияләр телим сиңа, Ирина!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Умница так держать!!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Привет так держать с праздником! С днем студента ???