Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юкәче авылы Май чабуга кунаклар төшергән

Бу хакта язып авылдан Валентина Кушбашева хат юллаган

Узган шимбәдә Мамадыш районының Юкәче авылы шау-гөр килгән: иртән-иртүк дәртле җырлар яңгырап, халыкны үзенә әйдәгән. Күрше авыллардан да җыелганнар.

“Май чабуны бөтен шартын китереп үткәрү, тиешле югарылыкта оештыру өчен Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков бар хәстәрлеген күргән. Алып баручылар Гөлназ һәм Рөстәм Гыйниятовлар үзләренең җыр-моңнары белән бәйрәмгә көч-дәрт биреп тордылар, кызыклы уеннарны күпләп оештырдылар. Аны күңелле, истә калырлык итүгә барыбыз да кушылдык: кемдер учак ягып, казан асты, ботка пешерде, тәбикмәк чыжлатты, шашлык кыздырды, кайнар чәй белән сыйлады... Күпләрнең балачакка әйләнеп кайтасы килеп, шау-шулы уеннарны, бала-чаганың таудан шуганын күзәтте. Чана юлы кибеттән тау буйлап чишмәгә кадәр выжлатып алып төште. Ике кеше капчык киеп йөгерү, кыршау әйләндерү һәм башка кызыклы уеннарда көч сынашып, олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Бәйрәмебез кунаклары – Алабуганың “Дуслык” керәшен ансамбле чыгышын бик яратып карадык. Алар кич белән мәдәният йортында да сәхнә тоттылар", - дип яза Валентина Кушбашева.

Авыл халкы онытыла барган Май чабуның соңгы елларда яңадан кайтарылуына, йолалар яңартылуына сөенүен белдерә. “Әби-бабаларыбыз тирән мәгънәле нинди генә бәйрәмнәр үткәрмәгәннәр шул. Халык бик канәгать калды. Кышны менә шулай күңелле итеп озату матур традициягә әйләнсен иде. Яз белән бергә күңелләребез дә яңарсын, алга таба бары тик яхшылык кына булуына ышанып яшик!” – дип искәртә Валентина Кушбашева.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев